Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Балалар өчен вакыт кызганмыйк!
26.08.2021

Балалар өчен вакыт кызганмыйк!

Скулшутинг, буллинг, колумбайн… Бу сүзләрне күпләр беренче тапкыр ишетә торгандыр. 11 май көнне Казан шәһәренең 175 нче мәктәбендә Илназ Галәвиев атыш оештырып, коточкыч фаҗигадә 7 бала, 2 укытучы һәлак булганнан соң, бу сүзләр ешрак кулланыла башлады. Удмуртиянең психик авыруларны дәвалау хастаханәсенең балалар психиатры На­талья Александровна Мадьярова белән әңгәмәбез балалар тәрбияләүгә, яшүсмерләр белән мөнәсәбәтләр коруга карата булган фикерләрнең астын өскә китерде. Кызык өчен генә сез дә балагыз белән мөнәсәбәтләрегезгә читтән карагыз әле. Нинди авырлыклар бар, тәрбия бирүнең дөрес юлын сайладыгыз микән, сез яшүсмер балагызга карата гаделме, аны яхшы беләсезме?

— Наталья Александровна, яшүсмерләрне шундый тет­рән­дергеч гамәлләр кылырга нәр­сә этәрә?

— Казан мәктәбендәге атыш турында уйлап фикер йөрткәндә, “скулшутинг” төшенчәсенә тукталу дөресрәк булыр. Скулшутинг ул – мәктәпләргә кораллы һөҗүм. Чит илләрдә мәктәпләрдә атыш ачу очраклары XX гасыр башыннан бирле билгеле булса, соңгы елларда Россиядә дә күзәтелә башлады. 1999 елда АКШның Колорадо штатының Джефферсон округындагы «Колумбайн» мәктәбе укучыларының сыйныфташларына коралланган һөҗүмнәре бөтен дөньяны тетрәндерде. Шул очрактан соң, кулларына корал алып, сыйныфташларына атучы укучыларның гамәлләрен хуплаучы, аларны үз геройлары итеп күреп, аларга охшарга тырышучы яшьләр “колумбайн” хәрәкәтен барлыкка китерде.Үзен кимсетелгән, кыерсытылган итеп санаган яшүсмер: “Ату оештырган яшьтәшләрем үз проблемаларын чишү юлын тапкан икән, нигә мин булдыра алмыйм?” — дип уйлап, план кора, үзен кыерсытучыларның исемлеген төзи башлый. Ә мәктәптә укучыларның бер-берсен ирештерүләре “буллинг” дип атала. Сыйныфта яки коллективта бер укучыны сайлап алалар да, аны һәрвакыт мыскыл итеп, кыерсыталар. Экстремизмга беренче сукмаклар шунда салына башлый инде. Соңгы елларда Удмуртиядә дә тәртип саклау органнары мондый дулкынга бирелеп, кораллы һөҗүм әзерләүче яшүсмерләрне вакытында табып, туктатып кала алдылар. Башка сыймаслык мондый гамәлләр кылырга нәрсә этәрә? Бу сорауга беркайчан да төгәл генә җавап биреп булмый. Тик шулай да төрле өлкә белгечләре иң беренче сәбәп итеп, балалар депрессиясен атый. Әти-әниләр: “Балаларга депрессия каян килсен инде?” — дип уйлыйлар. Ә бу урында: “Без үзебезнең балаларны яхшы беләбезме соң?” — дип сорыйсы килә. Аларның нәрсә уйлап, нинди фикердә булулары белән еш кызыксынабызмы? Бүгенге әти-әниләрнең балалары белән сөйләшергә вакытлары бик аз кала. Күпвакыт алар эштән арып кайтып, балага үзе генә уйнарга кушалар, аның тормышы белән кызыксынмыйлар, баланы тыңларга да вакыт таба алмыйлар. Шулай итеп, алар үзләре үк баладан читләшәләр. Шуннан сабый үзен кирәксез тоя, үз проблемалары белән ялгызы кала, депрессиягә бирелә. Хастаханәдә дәваланучы балалар да иң беренче чиратта: “Мин әти-әнигә кирәкмим, алар мине күрми-ишетми. Мин нәрсә эшләсәм дә, аларга барыбер”, — дип зарланалар. Балалар бит алар максималистлар, ни генә булса да, күңелләренә якын алалар.Аларга чебен дә фил булып күренә. Нәкъ шушы вакытта әти-әни баланың терәге булырга тиеш. Совет заманында гаилә җәмгыять белән бер фикердә иде. Әти-әнинең максаты – илебез өчен кирәкле, тәртипле, чын кеше тәрбияләү иде. Ә хәзерге ата-аналарның карашлары икенче, алар өчен беренче урында акча эшләү тора. Алар өйгә кайткач, страус кебек кыланалар. Янәсе, эштән кайткач, өйдә ял итәргә кирәк, комачауламагыз. Моның нәтиҗәләре турында мәктәпләрдә атулар булгач, балалар үз-үзләренә кул сала башлагач кына уйлана башлыйбыз.

— Яшүсмернең депрессиягә бирелгәнлеген ничек аңларга була?

— Депрессия ул — куркыныч психологик авыру. Аны вакытында дәваламасаң, ул авыр форма­га күчеп, олы яшьтә куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөм­кин. Яшүсмерләрдә депрессия күре­нешенең беренче билгеләре: апатия, аралашудан баш тарту, укуга битараф карау, аппетит бозылу. Еш кына яшүсмернең бөтен нәрсәгә карата кызыксынуы югалуның сәбә­бен белергә теләп, ата-аналар аңа басым ясый, тәнкыйтьли. Олылар боларны ялкаулык билгесе итеп кабул итә һәм ачулана башлый, тик бу дөрес түгел! Үскәндә, баланың холкы формалаша, ул гел тормыш турында уйлана, үзен һәм калганнарны бәяли башлый – шушы вакытта яшүсмерләрнең күбесе депрессиягә дучар була, үз-үзләренә кул салу, яшьтәшләренә зыян китерү турында уйлана.
Еш кына яшүсмер кызлар үз фигураларыннан канәгать булмыйча, сылу булырга теләп, ашамый башлый. Берничә килограммга ябыккач, тагын да ябыгып, идеаль фигура булдыру турында хыяллана. Менә шул вакытта алар психологлар суицидның бер төре дип санаган анорексия чире белән авырыйлар. 11 нче сыйныфта “биш­ле”гә генә укучы кызның гәүдә авыр­лыгы 20 кг калып, реанимация бүлегенә эләкте. Шул вакытта аның әнисеннән: “Балагызның шундый дәрәҗәгә җитеп ябыгуын ничек сизмәдегез?” – дип сорадым. Ул: “Мин көне буе эштә, аны күргән дә юк. Ач йөрми ул, акча һәрвакыт җитәрлек бирәбез. Ә кичтән чыгып киткәндә, киң кофталар, чалбарлар кигәч, ябыклыгы сизелмәде. Чәчләре коела башлагач, төс-бите үзгәргәч кенә күз төште”, — ди. Сөяккә калган балаңны ничек күрмисең инде?! Анорексия – кичектерелеп торган үлем инде ул. Анорексия — күпчелек очракта үзләренең кумирларына, актрисаларга яисә модельләргә охшарга тырышкан үсмер кызлар авыруы дип санала. Ач торудан буыннар атрофиясе барлыкка килә, кызлар тиресен тарттырып куйган скелетка охшап кала, эчәкләр эшләми башлый. Мондый аяныч хәлгә килеп җиткән кызларны күп очратырга туры килә. Аллага шөкер, без, табиб­лар психологлар белән берлектә аларны кире тормышка кайтарабыз. Һәрвакыт элемтәдә торабыз, вакытында ярдәм кулы сузган өчен әти-әниләрдән рәхмәт сүзләре ишетәбез.

— Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Удмуртиядә психик авырулар буенча хәлләр ничек?

— Үз-үзенә кул салып үлүчеләр саны буенча Идел буе федераль округында Удмуртия инде күптәннән беренче урында, ә Россия буенча — 9-10 нчы урында. Быел коронавирус вакытында үзизоляция режимында яшәгәндә яшүсмерләр депрессиягә бирелде. Дөнья белән хушлашу өчен дарулар эчүчеләр, биек йортларның түбәләреннән сикерүчеләр, кан тамырларын кисүчеләр күп булды . Ә авыруларга килгәндә, безнең регионда акыл ягыннан зәгыйфьләр күп. Моны табиблар йод җитмәү белән дә, эчкечелек киң колач җәйгәнлек белән дә бәйлиләр.

— Халык электән үк психик авыруларны дәвалаучы хастаханәләр турында уңай фикердә түгел. Психиатрия бүлегенә эләксәң, сине дәвалау түгел, тагын да ныграк авыру ясаячаклар, “яшелчә”гә әвереләсең дип уйлыйлар. Монда эләгү оят санала, дисәк тә була…

— Өлкәннәрнең нәкъ шундый фикердә булуы балаларга төзәтеп булмаслык яра сала. Бүгенге көндә психотерапевтлар җәза бирүчеләр түгел. Максатыбыз – дәвалау. Бер­вакыт психотерапевтка бер яшүсмер кыз килде. “Минем үз-үземә кул саласым килә, башымда әллә нинди уйлар, яшисе килми, әти-әни ишетми. Ярдәм итегез миңа”, — дип башлады сүзен. 14 яше тулмау сәбәпле, без аның әти-әнисенә шалтыратырга мәҗбүр булдык. Озак та үтмәде, әнисе тузынып керде дә, кызына: “Психбольницага килгәнсең, башың белән уйлыйсыңмы син? Монда эләксәң, бернинди уку йортына да укырга керә алмаячаксың, эш турында әйткән дә юк инде”, — дип кычкыра башлады. Психик авыруларны дәвалаучы хастаханәләрдә бар мәгълүмат та дәүләт сере булып саклана. Әлеге мәгълүмат бары тик суд эшләре барышында кирәк булса гына, тиешле органнарга бирелә. Шуңа күрә психотерапевтларга килүдән һич курыкмаска кирәк. Җәмгыятьтә мондый хастаханәләргә карата караш үзгәргән очракта гына, үз-үзләренә кул салучылар, скулшутинг, колумбайн агымнары дулкыннарына бирелүче яшүсмерләр саны да кимер иде.
Әйе, беребез дә террорчы да, экстремист та булам дип килми бу якты дөньяларга. Тик шул бала чагында алган күңел җәрәхәтләре, интернет киңлегендәге начар мәгълүматлар, әти-әни мәхәббәтенә сусау, алар ягыннан игътибар җитмәү – барысы да эчкә җыелып барып, кайчан да булса, ыргылып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә дөнья куабыз дип, балаларны күз уңыннан ычкындырмасак иде. Иң гүзәл балалык чорында җылы сүзләребезне кызганмыйча, алар белән чын күңелдән аралашырга вакыт тапсак иде. Киләчәктә үкенерлек булмасын!

Гүзәл Шакирова.