Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Балалар хокуклары — игътибар үзәгендә
30.03.2017

Балалар хокуклары — игътибар үзәгендә

Александр Соловьев Ольга Авдеева белән эшлекле очрашу уздырды.
Удмуртия Республикасы Башлыгы каршында балалар хокук­лары буенча вәкаләтле вәкиле Ольга Авдеева Александр Соловьевка балаларның хокукларын һәм законлы ихтыяҗларын тәэмин итү тармагы торышы турында сөйләде. Ул елдан-ел мөрәҗәгать итүчеләрнең артуына басым ясады. Узган ел 929 гариза һәм хат кабул ителгән, бу 2015 елга караганда 20%ка артык. Аларның барысы да билгеләнгән тәртиптә тикшерелгән. Ел дәвамында рес­публика районнарында Эчке эшләр министрлыгы, УР Иҗтимагый палатасы, опека һәм попечительлек органнары вәкилләре катнашында гражданнар белән очрашулар уздырылган. “Гаиләләрнең катлаулы матди хәленә бәйле күп сорау­лар туа. Без мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышабыз. Тик авырлыклар җитәрлек. Мине актив төзелеш алып барылучы шәһәр һәм шәһәр яны микрорайоннарында инфраструктура үсеше борчый. Тиздән яңа төзелгән микрорайоннарда балаларны белем бирү учреждениеләренә урнаштыру мәсьәләсе кискенләшәчәк. Бу проблеманы хәл итү турында республика һәм шәһәр җитәкчелеге алдан ук уйласын иде”, — диде Ольга Авдеева.
Республика Башлыгы әлеге хәлнең контрольдә булуы турында әйтте. “Социаль тармакта яңа объектлар төзелешен планлаштырганда, республика һәрчак халык мәнфәгатьләрен күз уңында тота. Мисал өчен, Берш урамында 1200 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзеләчәк. Балалар бакчаларына юлламалар белән тәэмин итү эше дә оешкан төстә бара”.
Җинаятьчелек проблемасы аерым тема булды. Елдан-ел балаларга карата кылынган һәм яшүсмерләр тарафыннан эшләнгән җинаятьләр саны кими. Әмма ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүчеләр саны арта. Узган ел гаиләләрдән балаларны тартып алу очраклары да арткан.