Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Балалар фестивале
28.03.2013

Балалар фестивале

Можга шәһәрендә төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Шәһәр хакимиятенең мәгариф бүлеге милли оешмалар белән берлектә 13 март көнне Балалар иҗат йортында «Халыкара туган тел көне»нә багышлап зур фестиваль оештырды. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Бәйрәмне мәгариф бүлеге җитәкчесе Григорий Владимиров ачып җибәрде. Можга татарларының милли-мәдәни автономия рәисе урынбасары Фәридә Аникина татар теленең халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе булуын ассызыклады.

Бу фестивальдә шәһәребез  мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче удмурт, татар, мари, чегән, таджик балалары катнашты. Алар һәрберсе үз туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Биюче бии-бии остара, ди безнең халык. Алина Девятых (8нче гимназия) татар халык биюен бик оста һәм матур итеп башкарды. Артур Девятых (8нче гимназия) баянда татар халык көйләренә тезмәләр уйнады. Зилә Сафина җитәкчелегендә “Кояшкай” ансамбле, Розалия Панфилова (8нче балалар бакчасы) “Кое янында” дигән татар халык биюен башкардылар. Радик Гыйльмуллин (9нчы мәктәп) сәнгатьле итеп шигырь укыды.   Татар балаларының фестивальдә актив катнашулары безне бик сөендерде.

Фәния Гыйззәтуллина, Можга шәһәре