Балалар сәяхәттә ныгый
Узган елның октябрь аенда мәчет каршында «Мосафир» туристлар клубы эшли башлады. Анда балалар табигать шартларында учак кабызырга, тауларга сәяхәт вакытында үз-үзеңне ничек тотарга, саклану чараларына, куркынычсызлык кагыйдәләренә һәм башкаларга өйрәнәләр. Малайлар әтиләре һәм тәҗрибәле инструктор белән Таганай паркына сәяхәткә барып кайтканнар инде. Шушы көннәрдә алар Пермь краеның Сылва елгасы буенча 27 чакрым араны катамараннарда йөзеп үткәннәр. Кызыклы сәяхәттә балалар, әтиләре — барлыгы 31 кеше катнашкан. «Бу балалар өчен ял итү мөмкинлеге дә, зур тәҗрибә дә. Әлеге сәяхәткә без ярты ел дәвамында әзерләндек. Елга киң, агымы да тиз. Шуңа күрә маршрутыбыз кызыклы булды. Без елга буенча аска таба йөздек. Анда 30-50нче елгы ташландык паровозлар җыелган урын бар. Балалар аларны күреп таң калдылар. Соңыннан без Ермак тавы янында тукталдык. Анда малайларны альпинизм серләренә өйрәттек. Катнашучыларның һәрберсе дә бик канәгать калдылар», – диде сәяхәтне оештыручыларның берсе Салават Мөхәммәтшин.
Мондый сәяхәтләр – әтиләр һәм уллар арасындагы мөнәсәбәтне дә ныгыта, балаларга чын ирләр тәрбиясе бирергә менә дигән мөмкинлек тә. Хәзер яшь туристларны Кабардино-Балкариядә урнашкан Безенги альпинизм лагерена алып барырга телиләр.