Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Балалар Сабан туе
19.07.2012

Балалар Сабан туе

Татар халкының иң яраткан, иң матур һәм күркәм борынгы бәйрәме — ул Сабантуй.

Элек аны язгы кыр эшләре башланып китү хөрмәтенә оештырган булсалар, хәзер исә ул, мәгълүм булганча, чәчү эшләреннән соң уздырыла. Бу бәйрәм турында Багдадтан Болгарга илче итеп җибәрелгән мәшһүр сәяхәтче Ибн Фадлан 921 елда ук үзенең хезмәтләрендә язып калдырган. Бүгенге көндә Сабантуй республикабызның иң зур халыкара бәйрәме булып тора.

23 июнь көнне Можга шәһәре паркында дуслык болынында балалар Сабан туе уздырылды. Бу чара тапшыру алып баручы Раушания Фәйзрахман кызы Шакирова һәм «Иман» яшьләр оешмасы әгъзалары котлавы һәм матур сүзләре белән башланып китте. Сабантуй программасы җыр-биюләр, ярышлар һәм бәйгеләр белән үрелеп барды. Концертта Суфия Гыйззәтуллина шаян җыр башкарды, «Иман» татар яшьләре оешмасының Можга бүлекчәсе әгъзасы Гөлназ Габдуллина татарча һәм башкортча биеде, ә Ижау вәкилләреннән Алинә Фатыйхова татар биюе белән чыгыш ясады. Шулай ук Можганың булачак эстрада йолдызы Суфия Закирова һәм яшь аккордеончы Данил Двоеглазов та катнашты. Сабантуй кысаларында капчык киеп йөгерү, көянтә белән су ташу, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып ярышу, аркан тарту, капчык сугышы кебек бәйгеләр дә бик күңелле үтте.

Бәйрәмне уздыруга өлеш керткән күпсанлы иганәчеләргә аерым рәхмәт белдерәсебез килә.

Ленар Галеев, «Иман» татар яшьләре
берлегенең Можга бүлекчәсе рәисе