Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Балалар бәхетле һәм сәламәт булсыннар!
31.05.2017

Балалар бәхетле һәм сәламәт булсыннар!

Хөрмәтле Удмуртия Республикасы халкы!
Сезне искиткеч якты, матур бәйрәм — Балаларны яклау көне белән чын күңелдән котлыйм! Бүген безнең республикада балалары булган барлык гаиләләргә, шул исәптән керемнәре түбән булган, күп балалы, инвалид балалары булган гаиләләргә дә закон нигезендә ярдәм каралган. «Удмуртия Республикасында күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү”, «Удмуртия Республикасында балаларның сәламәтлеген һәм үсешен саклау чаралары”, «Исерткеч эчемлекләргә, нар­котикларга һәм агулы матдәләргә бәйлелекне профилактикалау» турындагы кануннарның үтәлешенә, балаларын яхшы тәрбияләүләре өчен «Ана даны», «Ата-аналар даны» билгеләре белән ел саен лаеклы әти-әниләрне бүләкләүгә зур игътибар бирелә.
Шулай ук мәгариф үсеше безнең игътибар үзәгендә. Балалар уңайлы, заманча шартларда белем алырга тиеш. Шуңа күрә Удмуртия мәктәпләрендә икенче сменада укуны бетерү бурычын куйдык. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен федераль ярдәм белән яңа мәктәпләр төзелә. Өч яшьтән җиде яшькә кадәр балалар юлламалар белән тулысынча тәэмин ителгән.
Яшь гаиләләргә, булачак әти-әниләргә ярдәм итү өчен Удмуртиядә «Яшьләр фатиры» проекты уңышлы тормышка ашырыла. Әлеге проект нигезендә инде 2420 гаилә фатирлы булды. Бу юнәлештә эш бүгенге көндә дә дәвам итә.
Күп гаиләләрдә ике, өч бала туу шатландыра. Бүген республикада 19 мең күп балалы гаилә бар. Аларда 61 меңнән артык бала тәрбияләнә. Ышанам: дәүләт ярдәме белән аларның саны арта гына барачак. Максатчан эш алып баруыбыз нәтиҗәсендә, балалар тууы буенча Удмуртия Республикасы Россия Федерациясен­дә 19нчы урында булса, Идел Буе федераль округында — 3нче урында.
Без, депутатлар, алга таба да Удмуртиядә яшәүче ата-аналар, балалар үзләрен кайгыртуны тоеп яшәсеннәр, балалар сәламәт һәм бәхетле булып үссеннәр өчен кануннарны камилләштерү өстендә эшләячәкбез.

Владимир Невоструев, УР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге сәркатибе.
.