Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Балалар бакчасына — чиратсыз
14.03.2013

Балалар бакчасына — чиратсыз

     Балалар бакчасына - чиратсыз

Балалар бакчасына — чиратсыз

Ижау шәһәре башлыгы Александр Ушаков башкалабызның узган елда социаль-икътисади үсешенә йомгак ясау җыелышында сөйләгән чыгышында 2012 елда эшсезлекнең 18%ка кимүен, шул ук вакытта вакансияләрнең эшсезләргә караганда 3 тапкыр артыграк булуын, ижаулыларның уртача хезмәт хакы 16,6%ка артып, 22 774 сум тәшкил итүен билгеләп үтте.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 55 торак йорт капиталь төзекләндерелгән, 74 лифт алмаштырылган. Новоажимова, Союзная, Лихвенцев, Пушкинская, Набережная (көньягы) урамнары төзекләндерелгән. 46 берәмлек коммуналь техника, шәһәр автопаркына 64 яңа автобус сатып алынган. 2012 елның 1 сентябренә 3 яшькә кадәрле барлык балалар мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренә юллама белән тәэмин ителгәннәр. Ижауда табигый үсеш күзәтелә. Узган ел 10 185 (5174 малай, 5011 кыз) бала туган. Бу, 2011 ел белән чагыштырганда, 2875кә күбрәк.

“Ижауда ел саен 3 балалар бакчасы сафка басачак. Һәм 3 елдан соң ясле төркемнәренә дә чират калмаячак”, — диде Удмуртия Президенты Александр Волков шәһәр башлыгы сүзләрен куәтләп.