Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Балалары аларның юлын дәвам итә
23.05.2018

Балалары аларның юлын дәвам итә

“Балаларда хезмәткә мәхәббәтне бары шәхси үрнәгең белән генә тәрбияләп була”, – диләр Кильмаковлар гаиләсе. Аларның тормыш юллары моңа дәлил булып тора.
Ижау шәһәренә Кильмаковлар династиясеннән беренчеләрдән булып Флүрә Ягъфәр кызы килә. Тумышы белән Оренбургтан булган кыз Бугуруслан нефть техникумын тәмамлаганнан соң, “Удмуртнефть»кә юллама белән эшкә килә. “Ул елларда нефть һәм газ табу операторы булып хатын-кызлар эшләде. Ә ир-атлар авыр физик хезмәтне башкардылар. Алар бораулаучылар, кранчылар булып эшләделәр. Читтән килгән кешеләргә тулай торак бирделәр. Бик күңелле яшәдек”, – дип искә ала Флүрә апа. Алты елдан соң ул 7нче һөнәри техник училищеда мас­тер булып эшли башлый. Соңыннан 31нче училищега күчә. Лаеклы ялга чыкканчы яшьләрне нефть табу серләренә өйрәтә.
1975 елны Сәгыйдулла Сәгыйт­дин улы үзенең яратканы артыннан Удмуртиягә килә. Ул Бугурусланда техник училищены тәмамлап, армиядә хезмәт итә. Аннан соң Бугуруслан нефть һәм газ табу ида­рәсендә бораулаучы булып эшли. Ә “Удмуртнефть” оешмасында 37 ел хезмәт итү дәверендә насос станциясендә машинист, оператор һәм мастер, “Киенгоп” нефть әзерләү җайланмасы һәм парк җитәкчесе булып эшли. “Коллективыбыз бик яхшы иде. Һәркем үз эшен төгәл башкарды”, – дип искә ала Сәгыйдулла абый.
Кильмаковларның балалары гаилә традицияләрен саклыйлар һәм дәвам итәләр. Кызлары Эльвира 2000 елда “Удмуртнефть” оешмасында электрон хисаплау машинасында оператор булып эшли башлый, хисапчы ярдәмчесе була. “Әти-әни безгә һәрвакыт үрнәк булып тордылар. Әти — бик эшлекле кеше. Бүгенге көндә дә аны элеккеге хезмәттәшләре хөрмәт итәләр. Ул безне намуслы, ярдәмчел булырга өйрәтте. Ә әни безнең өчен әдәплелек үрнәге булып торды. Ул — бик тәҗрибәле укытучы. Кечкенәдән үк әти-әниебез белән горурланабыз”, – ди кызлары. Бүгенге көндә Эльвира Сәгыйдулла кызы “РН-Учет” заказчиклар белән эшләү төркемендә эшли. Аның ире Рөстәм Мәүлетбаев — “Урал-Транс” оешмасында шофер. Егерме яшьлек уллары Ратмир сәнәгатьтә техпроцессны автоматлаштыру һөнәрен сайлаган. Алты яшьлек Самиралары үсеп килә.
Уллары Илнар әтиләре Сәгый­дулла Сәгыйтдин улы юлыннан киткән. Ул балачакта янгын сүндерүче булу хыялы белән янса да, гаилә традицияләре көчлерәк булып чыга. 2012 елны Кама институтын тәмамлый. “Удмуртнефть” оешмасы минем өчен – тотрыклылык ул. Ә иң мөһиме — яхшы коллектив, кызык­лы эш”, – ди Илнар. Ул буш вакытларын хатыны Эльмирага һәм яшь ярымлык улы Камилгә багышлый.
Кильмаковлар гаиләсенең “Удмуртнефть” оешмасында эшләү стажы — 75 ел. “Без эшебезне яратып башкардык. Бу сыйфатыбыз балаларга да күчкән”, — ди Флүрә Ягъфәр кызы. “Удмуртнефть” оешмасы үзенең ветераннарын онытмый. Безне еш кына бәйрәмнәргә чакырып хөрмәтлиләр”, – дип сүзгә кушылды Сәгыйдулла Сәгыйтдин улы. Мондый тырыш, үз һөнәрләренә тугры кешеләрне ничек хөрмәтләмисең инде?!

Гүзәл Максимова, Ижау шәһәре.