Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Балаларыгызны саклагыз!
20.07.2015

Балаларыгызны саклагыз!

Ел саен ил күләмендә 2270 бала, бәхетсезлеккә юлыгып, дөнья куя. Балаларның гомере ни сәбәпле өзелә соң? Шушы хакта республиканың Сәламәтлек министры урынбасары Людмила Гузнищева, Балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Алексей Бородин, Балалар ортопедия бүлегенең травматологы Максим Каменскийлар катнашында пресс-конференция узды.

Агымдагы елда гына Удмуртиядә 5 бала югарыдан егылып үл­гәннәр. Ижауда июнь башында 6нчы каттагы фатирның тәрәзәсеннән егылып төшкән җиде яшьлек малай бәхеткә каршы исән калган. Ул тәрәзә төбендә уйнап утырганда, мос­кит челтәренә таянган. Ә челтәр малайның авырлыгын күтәрмәгән. “Малай күлмәктә туган. Мондый югарылыктан төшкәндә балалар имгәнә, аеруча умыртка сөякләре, кул- аяклары сына. Нәтиҗәдә, инвалид булып калалар. Җиде яшьлек малай уртача гына җәрәхәт алган”, — ди Максим Каменский.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ачык тәрәзәләр, мос­кит челтәрләре аркасында харап булалар икән. “Әгәр бала ачык тәрәзәнең куркынычлыгын аңламый икән, тәрәзәләрне ачмаска кирәк. Кечкенә балалар булганда, москит челтәрен бөтенләй куймаска кирәк”, — дип, киңәш бирделәр алар.
Соңгы вакытта бакчаларда куелган бассейннарда да балаларның гомере өзелгән очраклар булган. “Ана берничә минутка гына игътибарын читкә юнәлткән, ә бала шул арада тончыгырга өлгергән. Өй бассейннары тирән булмаса да, сабыйларга күп кирәкми. Авыл җирлекләрендә өлкәннәрнең күзәтүеннән башка су коенган балалар арасында батучылар еш очрый. Быел Удмуртия районнарында 4 бала батып үлде инде”, — ди Алексей Бородин.
“Балаларның велосипедларда йөрүләре бик матур күренеш. Тик әти-әниләр сабыйларына велосипед, скутер алып биргәч, юл йөрү хәрәкәтләрен дә аңлатсыннар иде. Быел 4 сабыйның гомере юл һәлакәтендә өзелде”, — дип дәвам итте Людмила Алексеевна.
Бу хакта табиблар, полиция хезмәткәрләре телевизордан, радиодан чаң кагып торсалар да, кызганычка каршы, хәл уңай якка үзгәрми икән. Елдан-ел балаларның үлеме арта. Яңа туган балалардан алып 10 яшькә кадәр балалар арасында җиде баланың берсе, ә 10-15 яшьлекләр арасында биш баланың берсе имгәнә.
…Пресс-конференция узганга күп тә узмады, Ижау шәһәренең Союзный урамындагы йорт­лар­­ның берсендә яшәүче яшь ярымлык сабыйның иртәнге 5тә бишенче каттан егылып төшүе хакында хәбәр килеп иреште. Сабыйны күршесе тапкан. Ашыгыч ярдәм машинасы чакырт­кан. Тик малайны коткара алмаганнар. “Фатирдагы өлкәннәр барысы да йоклаганда, малай диван аркасына басып, тәрәзә төбенә күтәрелгән. Фатирда эссе булгач, өлкәннәр тәрәзәне ачып йоклаган булганнар. Ананы яхшы яктан гына тасвирлыйлар. Әмма бүгенге көндә тикшерү эшләре бара.
Бала үстерү бик җаваплы эш. Аларга карта игътибарлы бул­масаң, күз ачып йомганчы бәла килеп чыгарга мөмкин. Төзәтә алмаслык хаталар ясаганчы, аны булдырмавың хәерлерәк. Ата-аналар, сабыйларыгызны сак­лагыз!

Рилия Закирова.