Балаларыбызга күңел җылыбызны кызганмыйк
Республика наркология диспансерына килеп, наркомания темасына мәкалә язарга теләвемне әйткәч, биредә эшләүче белгечләр: “Бу язманы кем өчен әзерлисез? Нинди аудиторияне күздә тотасыз?” — дип сорадылар. Мин башта: “Яшьләргә!” — дип җавап бирдем. Аннары: “… һәм аларның ата-аналарына”, — дип өстәдем. Минемчә, ата-ана һәм бала, йомгактагы ике катлы җеп кебек, тормыш юлыннан бергә үрелеп барырга тиеш. Шулай булганда бернинди афәт тә куркыныч түгел…
…Язлар җиткәч, тәрәзә төпләребездә яшел үсентеләр барлыкка килә. Без аларны кадерләп, сулар сибеп, тиешле ашламасын салып, зур өметләр баглап үстерәбез. Аннары шушы кечкенә генә савытта үсеп утыручы үсентеләрне зур, киң түтәлләргә күчереп утыртабыз. Бу үсентеләргә яңа сулыш ача. Әмма тотрыксыз һава торышы, кинәт кенә ябырылучы корткычлар, тагын әллә никадәр көтелмәгән тискәре шартлар килеп чыгарга мөмкин. Җылы өйнең тәрәзә төбендә үсү түгел инде ул!..
Сүзне яңа туган сабыйга күчерәсе килә. Бала туа. Без аның тууын түземсезлек белән көтәбез, әзерләнәбез, дөньяга килүенә чиксез сөенәбез, матурдан-матур ефәк биләүләргә салабыз. Бар җылыбызны, назыбызны бирәбез. Аннары Ходай тарафыннан бирелгән бәхет йомгагыбыз – сабыебыз барлыгына күнегәбез, кайчакта шулкадәр күнегәбез, хәтта бала үсә барган саен, аны куркыныч афәтләр дә күбрәк сагалап торуы турында онытабыз.
Күптән түгел Удмуртия Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансерында булып, нарколог, реабилитация бүлеген җитәкләүче Светлана Блинова һәм психолог Альберт Уразбахтин белән аралашканнан соң туган уйланулар бу.
“Абау, балаларыма мондый урыннарда дәваланып йөрергә язмасын!” — дип, соры төстәге бина эченә сак кына үтәм. Мине ачык йөзле милләттәшем Альберт Фәрит улы каршы алгач, тынычлана төшәм. Аңа биргән беренче соравым да үзенә кагылышлырак яңгырый: “Сез монда күптән эшлисезме? Ни өчен наркоманнар белән эшләргә алындыгыз?”
“Психолог булу өчен кешеләрнең күңелен аңлау кирәк. Кешеләрнең холыклары, максатлары төрле. Кемдер матди табыш өчен көйләнгән. Уңышлы булу, бизнес булдыру аларга җиңел уңай бирелә. Ә психолог булу өчен кешеләргә кирәкле булам, ярдәм итәм дигән максат беренче урында булырга тиеш. Әйләнә-тирәдәгеләрнең борчуын бүлешү, аларга ярдәм итәргә тырышу, җылылык, матур мохит булдыру теләге мине мәктәптә укыганда ук психолог һөнәрен сайларга этәрде. Менә 13 ел инде биредә хезмәт итәм. Психологның эше – кешеләргә авыр чакта психологик ярдәм күрсәтү. Эчкечеләрне, наркоманнарны дәвалаучы психологның эше бик үзенчәлекле. Медицина күзлегеннән караганда, алкоголизм, наркомания дәвалап булмый торган авыру, аннан котылу мөмкин түгел. Бары тик ремиссия генә булырга мөмкин, ягъни наркотикларны кулланудан туктау. Ә наркотик, исерткеч эчемлекләр кулланган кешенең психикасында аның эзе гомерлеккә кала. Без булдыра алганча, наркоманиягә, алкоголизмга бәйле кешеләрнең тормышка карашын уңай якка үзгәртергә этәргеч ясыйбыз, хастаханәдән чыкканнан соң, тагын шушы юлга басмасын өчен киңәшләр бирәбез. Реабилитация үзәге латин теленнән тәрҗемә итсәк, “торгызу” дип атала. Без наркоманнарны рухи яктан торгызырга, сәламәт мохиткә яраклаштырырга тырышабыз.
Мин беренче тапкыр чын наркоманны 90нчы елларда күрдем. Бу вакытта мин үзем дә яшүсмер идем. Ул чакта илдә, шул исәптән Удмуртиядә дә наркомания чәчәк ата башлаган иде. Мин мәктәптә укыганда, кайбер яшьтәшләрем наркоманиягә кереп киттеләр һәм күбесе шул сәбәпле бу якты дөнья белән бик иртә хушлаштылар. Хәзер күрсәтелә торган профилактик чаралар 90нчы, хәтта 2000нче елларда да үткәрелмәде. Яшьләр наркоманиянең нәрсә икәнен, нинди күңелсез нәтиҗәләргә китергәнен аңламыйча, бу куркыныч юлны сайладылар. “Бер генә тапкыр татып карыйм да туктыйм”, — дип башлап, үзләре дә сизмәстән чыга алмаслык ятьмәгә эләктеләр. Күп кенә яшьләрне бүгенге көндә дә популяр булган «бу тормышта бар нәрсәне дә татып карарга кирәк» дигән ялгыш фикерләү харап итә һәм бик аянычлы тәмамлана. Кем төрмәгә эләгә, кем гепатит һәм башка йогышлы авыруларга дучар була, кемдер, артык доза кабул итеп үлә, кемдер үз-үзенә кул сала. Наркомания кешене физик, психик яктан бик нык какшата, кеше яшәү мәгънәсен югалта, аларда рухи кыйммәтләр бөтенләй калмый. Чөнки наркомания кешенең баш мие күзәнәкләрен үтерә. Без, белгеч буларак, мондый авыр хәлдә калган кешене югалтмау өчен, аны эчке киеренкелектән чыгару өчен көрәшәбез. Наркоманнар тора-бара наркотикларсыз яши алмый, үз хәлен үзгәртә алырлык көче дә, теләге дә калмый”, — дип сөйли Альберт Уразбахтин. Ул яшүсмерләрнең наркотик кулланудан нинди газаплар кичерүләрен, тәннәре сызлануын, “Коткарыгыз, башка кулланмыйм”, — диюләрен тасвирлап сөйли.
Сүзгә аның хезмәттәше нарколог Светлана Блинова да кушыла: “Наркоманның тормышы икегә бүленә: наркотиклар кулланганга кадәрле һәм аннан соңгы тормыш. Әгәр наркоман үзендә көч табып, аны куллануны туктатса да, гомер буе башка кулланмаса да, элекке тормышына кайта алмый. Аның аңы, хәтере һәрвакыт шушы наркотик кулланган чакка алып кайта. Сәламәт кеше нинди дә булса депрессияләргә, ару-йончуларга каршы көрәшә, моннан чыгу юлларын таба. Бер эштән икенчесенә күчә, борчуларын оныттыручы яраткан шөгыле белән мавыга. Ә наркоман берәр авырлыкка юлыкса, тагын наркомания юлына әйләнеп кайта. Наркотикларга бәйле кеше тормышта бернигә дә шатланмый, кәефе күтәрелми. Бары наркотиклар турында уйлап кына яши. Шуңа күрә наркоманияне хроник авырулар рәтенә кертәләр.
Наркотиклар кулланмыйча яшәргә яңабаштан өйрәнергә кирәк була. Ихтыяр көче булганнар җиңә, әлбәттә. Әмма алар бик сирәк.
Наркомания хәзер башка төрле үсеш алды. Яшьләр төрле тозлар, спайслар формасындагы матдәләр куллана. “Мин бит наркоман түгел, мин наркотик кадамыйм, мин уколдан бөтенләй куркам”, — дип акланалар алар. Ләкин ул матдәләрнең шундый ук куркыныч, үзенә бәйләп куючы, тормыш төпкеленә тартучы икәнен аңламыйлар (“Дизайнерский” наркотик, синтетик наркотик дип атыйлар аларны). Алар бер кулланырбыз да онытырбыз, ташларбыз дип уйлыйлар. Әмма аннан котылу юлын тапмыйча, безгә киләләр. Синтетик наркотиклар — нык тәэсир итүче матдәләр. Бер-ике куллану белән үк аларга бәйлелек туа. Баш миенең күзәнәкләрен үтерә һәм аларны дәвалап булмый. Кеше уйлый, хәрәкәт итә алмый башлый. Хәтере, зиһене начарлана. Кешелек сыйфатлары да көннән-көн югала. Алар өчен туганлык хисе дә, җаваплылык та юкка чыга. Әледән-әле буш вәгъдәләр бирәләр, алдыйлар, урлашу юлына да басалар. Кирәкле дозаны алу өчен бар нәрсәгә әзер булалар. Наркотик эчтән генә кешене кимерә башлый, йоклый алмый, курку хисе арта, юкка да кызып китә, нервлары тотрыксызга әйләнә. Мәктәпкә йөрми, социаль тормыштан ерагая, якын кешеләреннән читләшә. Наркотик куллана башлаган яшүсмер бу хакта әти-әнисенә әйтергә, аларны борчырга курка. Ул үз проблемалары белән япа-ялгыз кала. Шулай яшүсмернең үз-үзенә кул салу очраклары да арта. Чөнки башкалар кебек укый, һөнәр үзләштерә, эшкә урнаша, киләчәген күз алдына китерә алмый. Бүгенге көндә наркоманнарның уртача яше — 18-36 яшь. Беренче тапкыр 12 яшьтә наркотик кулланучылар да бар”, – дип сөйли белгеч. Араларында бу афәттән теше-тырнагы белән котылырга омтылучылар да бардыр бит?” — дип кызыксынам.
“Наркоманнар белән сөйләшәбез. Киңәшләр бирәбез. Аларның һәрберсе диярлек: “Мин башка кулланмаячакмын!” — ди. Әмма бу тормышка ашмый. Мин биредә эшләү дәверендә шуны күзәтәм: барлык дәваланучы наркоманнарның 15 проценты гына: “Мин туктарга тиеш!” – дип, аңлы рәвештә нәтиҗә ясый һәм, чыннан да, туктый. Күбесенә әти-әниләре булыша”, — ди нарколог.
“Наркоманнар күпчелек нинди гаиләләрдән чыга?” — дип соравыма Альберт Фәрит улы: “Күп кенә наркоманнар — тәрбиясез, начар шартларда яшәүче эчкече ата-аналарның балалары. Моны тормыштагы мисаллар да, статистика да раслый. Әмма мул тормышта яшәүче, әти-әниләренең үз бизнеслары булган яшүсмерләр дә җитәрлек. Алар дәрәҗәле мәктәпләрдә укыйлар, заманча технологияләр белән кулланалар, матди кыенлыклар кичермиләр, тормышлары яхшы — нигә наркотикларга бәйләнәләр соң? Беренчедән, ул муллыкта яши. Аның кесәсендә һәрвакытта акчасы бар. Наркотик сатучы өчен ул — менә дигән табыш. Башта аны күнектерәләр, аннары акрынлап акча суыра башлыйлар. Кесә чыгымнарына дип бирелгән акчасы җитми башлагач, андый бала әти-әнисеннән төрле сәбәп табып акча сорый башлый. Бирмәсәләр, урлап алып чыгарга да күп сорамый. Менә шундый бай гаиләдә үскән балаларны наркоманнар “чупа-чупс” дип атыйлар. Ни өчен? Чөнки андый балаларны социаль яктан түбән булганнар бар яклап “суырырга” омтыла. Ә яшүсмер бер тапкыр наркотик татып караса, бәйлелек бик тиз барлыкка килә. Ә алга таба бу хәлнең нинди үсеш аласы ата-анадан тора: алар балаларының наркотик куллана башлаганын сизеп, тизрәк белгечләргә мөрәҗәгать итсәләр, аннан котылырга мөмкин, ә соңга калсалар, котылу икеле.
Бай гаиләдә баланың наркотикка тартылуының сәбәпләре дә бар. Бу хакта мин мәктәпләрдә, ата-аналар җыелышларында да сөйлим. Без матди кыйммәтләр өстенлек иткән дөньяда яшибез. Кешеләр акча артыннан куа, ә рухи кыйммәтләргә, баланы тәрбияләргә, ата-ана җылысы бирүгә вакыт калмый. Кайбер ата-ана баласы мәктәпкә йөрсә, кыйммәтле, танылган брендлы киемнәр кисә, тәмле ризык ашаса, кыйммәтле телефон, модалы гаджетлар белән кулланса — үзен баласына яхшы тәрбия бирә дип уйлый. Акча эшли ул, бүген айфон фәлән мең сум торса, киләсе елда ул тагын да кыйммәтләнә, ә балага яңарак айфон алырга кирәк. Ә акча эшләгәндә, аның баласы нинди кешеләр белән танышып, нинди юлда йөргәнен искәрергә вакыты калмый.
Балага аның белән аралашучы, тыңлый, аңлый торган компания кирәк, җылылык җитми. Баланың ач-ялангач булмавы, муллыкта үсүе бик яхшы, әлбәттә. Әмма аңа гаилә җылысы кирәк. Эштән соң ничек кенә арыган, кәефсез булсагыз да, һичшиксез, аның белән аралашырга иренмәгез. Аның дусларының кем булуы, ни белән кызыксынганын белеп торыгыз”, — дип киңәш бирә психолог Альберт Фәрит улы.
Светлана Блинова сөйләгән түбән-дәге вакыйга бигрәк тә күңелемә үтте.
“Наркоманнарның безгә үзләренең килү очраклары бик сирәк. Күпчелек аларны әти-әниләре алып килә яки полиция табып алып китерә. «Ашыгыч ярдәм» алып килү очраклары да күп. Бик авыр хәлдәгеләрен реанимациягә салабыз. Күпчелек мондый авыр хәлдә синтетик наркотиклар куллаган наркоманнарны китерәләр. Психолог ярдәменнән башка наркоманияне җиңеп булмый. Физик һәм психик бәйлелектән котылу наркоман өчен бик авыр. Әгәр кеше үзе дәваланырга теләмәсә, авыруны дәвалау бигрәк тә кыен. Әлбәттә, без наркоманның якыннары, әти-әнисе белән бергә эшлибез. Мондый чакта аларның үзләренә психологик ярдәм кирәк. Алар авыру белән үзләрен ничек тотарга белмиләр. Тик шунысы гаҗәпләндерә: күп кенә әниләрнең балалары белән шөгыльләнергә вакытлары юк. Мондый ата-анага нәрсә әйтәсең? “Безнең янга килегез әле, сезнең белән сөйләшәсе бар”, — дип чакырганда: “Гафу итегез, вакытым юк. Сез улыма миңа әйтәсе сүзләрегезне әйтегез, ул миңа җиткерер, килеп йөрергә вакытым тар”, — дип җавап кайтарды бер ана. Ана белән аралашасы сүзләр дәвалану курсы узып, өенә чыгасы улы аша җиткерелә торган сүз түгел бит инде. Үз балаңның язмышына ничек шулкадәр битараф булырга кирәк? Җаваплылыкны психологка, наркологка йөкләп куярга тырышкан ата-аналарга ни дә булса аңлату бик кыен. Упкын төбендә булган балаларын китерәләр дә: “Сез бит — белгеч, табиб, дәвалагыз”, — диләр. Андый әти-әни, минемчә, кайда да шулай. “Сез бит – укытучы, сез укытыгыз, минем үз эшем күп, борчымагыз”, — дип, үз җаваплылыгын укытучыларга сылтаучылар да шундыйлардан. “Мин бит сезгә баланы ышанып тапшырдым”, — дияргә дә күп сорамыйлар.
Ата-ана фаҗиганең нинди зур булуын аңламаса, баланы дәвалау кыен. “Бала ни өчен наркоман булган? Нәрсә җитмәгән? Кайсы җирдә ялгышлык киткән?” – дип, ата-анага уйланырга кирәк иң беренче чиратта. Күп кенә әниләр: “Мин наркотик бирмәдем бит аңа, мин аны ул юлга этәрмәдем”, — дип аклана. Әлбәттә, ата-ана баласының начар булуын теләми, шулай да, игътибарлырак булсыннар иде, вакытларын кызганмасыннар иде алар үз балаларына”.
Светлана Блинова наркоманиягә этәргән сәбәпләрне тирән анализлап карый: “Әлбәттә, ата-аналарның гына түгел, безнең камил булмаган җәмгыятебезнең тәэсире зур. Бала ялгыш юлга басмасын өчен, профилактик чаралар комплекслы булырга тиеш. Иң беренче эш гаиләдән башлана. Аннары, дуслар, сыйныфташлар, укытучы, массакүләм мәгълүмат чаралалары… Хәзерге телевидениене генә алыйк. Нинди генә бозыклыклар, начар фильмнар күрсәтелми? Ә яхшысын бик сирәк күрсәтәләр. Бала укудан кайтып, телевизор карый торган вакытта, бәлки, җинаять, начарлык күрсәтергә түгел, ә сәламәт яшәү образын пропагандалаган тапшырулар күбрәк кирәктер. Бала ачык мисалда нинди юнәлештә үсеш алырга, уңышларга ирешергә мөмкин булуын күрсен иде элек. “Галилео” дигән бик шәп тапшыру бар, аның аша балалар химия, физиканы кызык яктан үзләштерәләр иде. Менә шундый тапшырулар кирәк.
Бүген укучылар хәтта 9нчы, 11нче сыйныфларга җиткәндә дә, үзләренең кем булырга теләвен, нинди һөнәр сайларга кирәклеген белми. “Акча түләп укып, нинди дә булса югары белем алырмын әле”, — диләр кайберәүләр. Ә яратып башкарган һөнәр, җәмгыятькә файдалы булу теләге юк яшь буында. Ул төшенчә югалып бара, кызганычка каршы. Алар анда тотына, монда тотына, ә нәтиҗәдә берни дә килеп чыкмагач, күңел төшенкелегенә бирелә. 25 яшенә җиткәндә дә тормышта үз урынын тапмагач, шешә белән дуслаша”.
“Дәүләт тарафыннан наркоманиягә каршы законнар кабул ителә, әледән-әле наркотикларга каршы акцияләр уздырыла. Аларның бераз нәтиҗәсе сизеләме?” — дип кызыксынам белгечләрдән.
Альберт Уразбахтин: “Составына наркотик тәэсире булган химик матдәләр кергән даруларны сату тыелгач, үз куллары белән агач төпләрендә наркотиклар ясап кулланучылар юкка чыкты. Андый наркотикларның зыяны бик нык иде. Алар — баш миен үтерә торган көчле наркотиклар. Аларны кулланган наркоманнарны дәвалаганда, яңадан аякка басып йөрергә өйрәтә идек. Бүгенге көндә 2013 елда гамәлгә кергән канунның 6.9нчы маддәсе үз көчендә. Әгәр дә кем дә булса табиб тарафыннан язылмаган наркотик матдәләр кергән дару кулланса, бу кешегә штраф салына һәм мәҗбүри врач-наркологка җибәрелә. Шуңа полиция хезмәткәрләренә кемнеңдер үз-үзен тотышы сәер тоелса, күзләре кызарган булса, атлап йөрешләре шик тудыра икән, ул аны тикшерергә хокуклы. Әгәр шик дөрес булып чыкса, кешегә штраф салына, әгәр ул яшүсмер булса, аның әти-әнисеннән штраф түләтелә, ә яшүсмер үзе наркологка җибәрелә. 2019 елның 27 декабреннән яшүсмерләргә снюс, электрон сигарет, спайсларларны сату тыела. Боларга мин алкогольне дә өстәр идем. Минем карашка, алкоголь ул – шулай ук наркотик. Бу яктан закон нигезендә яшь чикләрен тагын да арттырырга кирәк дип уйлыйм. Әйтик, 25 яшькә кадәр беркемгә дә исерткеч эчемлекләр сатмаска. Хәзерге вакытта бу сорау Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан кузгатылды. Кеше аңы белән 25 яшендә генә формалашып бетә. Нәрсәнең яравын, нәрсәнең ярамавын аңлап, төпле фикер йөртә башлый”, — ди.
“Пандемия бирегә дәваланырга килүче наркоманнар санын бераз киметмәдеме соң?” – дигән соравыма әңгәмәдәшләрем икесе дә бертавыштан: “Юуук! Кызганычка каршы, наркомания юлына баскан кешене бернинди үзизоляция дә, вирус та, полиция хезмәткәрләре дә туктата алмый”, — дип җавап бирделәр.
Бүгенге көндә биредә якынча 225 яшүсмер даими күзәтү астында тора икән. Белгечләр әйтүенчә, наркоманнар саны елдан-ел арта. Язмамны юктан гына балаларны үсентеләр белән чагыштырудан башламадым.Үсентеләрне су сибеп, җил-давылдан, корткычлардан саклап үстергән сыман, балаларыбызның бер язга, җәйгә генә тиң балачагында, үсмер чорында тәрбиябезне, мәхәббәтебезне, назыбызны кызганмасак иде.
Элмира Нигъмәтҗан.