Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Балаларның белемнәрен сынадылар
30.12.2016

Балаларның белемнәрен сынадылар

Ижау Җәмигъ мәчетендә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.)нең тормышына багышланган викторина узды. Чарада 7 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар катнашты. Уен башында оештыручылар балаларга сораулар бирделәр, аның нәтиҗәләре буенча викторинада кемнәр катнашачагы билгеләнде. Алар командаларга бүленделәр.
Уен барышында төрле кызыклы бәйгеләр булды, сораулар яңгырады. Аеруча балаларның бер-берсенә куллар ярдәме белән генә Ислам терминнарын аңлатулары ошады. Калган катнашучылар иптәшләренең нәрсә әйтергә теләгәннәрен белергә тиеш иде. Шулай ук тамашачыларга да сораулар әйтелде. Һәр бала да актив җавап бирде.
Викторина ахырында иң күп балл җыйган “Джамаль”(матурлык) кызлар командасы һәм малайлар арасында “Ансар” командасы җиңүчеләр дип игълан ителде. Мондый чаралар Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.)нең тормышы белән балаларны таныштыра, Ислам диненә мәхәббәт тәрбияли.

Рәйсә Минһаҗева, Ижау шәһәре.