Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Бакчада — “Түгәрәк уен”
12.04.2017

Бакчада — “Түгәрәк уен”

Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасы шәһәр һәм республиканың эксперимент мәйданчыгы булып тора. Анда елга берничә тапкыр шәһәрнең һәм республиканың милли төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләргә ачык дәресләр, семинарлар оештырыла.
Шушы көннәрдә узган республикакүләм семинарга Алнаш, Игра, Сарапул, Глазов, Каракүл районнары һәм Ижау шәһәре балалар бакчаларының милли төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр җыелдылар. “Түгәрәк уен” фестивале, “Калфак туе” бәйрәмнәре белән таныштырдылар. Кунаклар алдында чыгыш ясау өчен бакчаның барлык балалары җәлеп ителгән. “Түгәрәк уен” фестивале бакчада беренче тапкыр гына оештырыла. Кечкенәләр — рус, уртанчылар — удмурт, зурлар татар милләтенең гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. “Ә мари халкының гореф-гадәтләрен күрсәтү өчен “Марисэм” ансамбленә мө­рәҗәгать иттек. Алар бик теләп ярдәмгә килделәр. Бәйрәмнең максаты — балаларны башка халыкларның да телләре, уеннары, гореф-гадәтләре белән таныштыру. Без бәйрәмдә бакчага йөрүче барлык милләт балаларының да тату, бердәм гаилә булуын күрсәтә алдык”, — дип уйлыйм ди Бриллиант Абдрахманова. Сигаево авылыннан килгән Рәзинә Камалиева: “Безнең авылда татар балалары юк, ә катнаш гаиләдә үсүчеләр бар. Үзебезнең бакчада да татар теле түгәрәген оештырып җибәрү теләге уянды. Әле моңа кадәр Сабантуй бәйрәмен генә оештыра идек. 107нче балалар бакчасыннан яңа бәйрәмнәрне күреп китәбез”, — диде.

Укытучыларның белемен кү­тәрү институтының мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү бүлеге хезмәткәре Роза Кузнецова да бәйрәмне югары бәяләде. “Фестивальне оештыру өчен бик күп көч куелуы күренә. Әти-әниләрне дә тартканнар. Бәйрәм үз максатына иреште”, — диде. Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасы коллективы һәрвакыт эзләнүдә. Алар оештырган бәйрәмнәр, дәресләр киләчәктә дә шулай югары дәрәҗәдә узсын.

Рилия Закирова.