Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Байлыгыбыз — сәләтле балалар
30.05.2018

Байлыгыбыз — сәләтле балалар

Республиканың лицей-интернатында Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләрне, призерларны котлау тантанасы булды. Бәйрәмдә Удмуртия Хөкүмәте рәисе урынбасары Анастасия Муталенко, Удмуртия Дәүләт советының Фән, мәгариф, мәдәният, милли һәм яшьләр сәясәте буенча даими комиссия рәисе Татьяна Ишматова, Фән һәм мәгариф министры Светлана Болотникова, Шәһәр думасы рәисе Олег Гарин, шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Светлана Петрова кат­нашты.

2017-18 уку елында Удмуртиядән 150 укучы Бөтенроссия күләмендә узган олимпиадада катнашкан. Шуларның 10сы — җиңүче, ә 80е призер булган. “Әлеге саннар мине сөендерде һәм гаҗәпләндерде. Удмуртия олимпиадада катнашучылар саны буенча Россиядә өченче урында тора. Татарстанда юллар яхшы дигәндә, мин: “Безнең байлыгыбыз – сәләтле балалар, ә юлларны без кайчан булса да төзи алабыз, дип әйтә алам”, – диде Анастасия Муталенко.

Тантанада укытучыларның һәм әти-әниләрнең хезмәт­ләре дә бәяләнде. «Укучылар, әти-әниләр — сезнең тормыш белән яшәүче, сезнең өчен борчылучы, аңлаучы искиткеч кешеләр. Шулай ук укытучыларга да рәхмәт әйтәсе килә”, – диде Светлана Болотникова.
Җиңүчеләр арасында татар милләтеннән булган укучылар байтак иде. 29нчы икътисад-математика лицее укучысы Тимур Закиров икътисад буенча узган олимпиадада призер, ә ачык чемпионатта яшьтәшләре арасында абсолют җиңүче. “Тимур беренче сыйныфтан математика фәнен бик яратты, үзен икътисадта сыный башлады. Безнең математика укытучысы Ольга Нечаева һәм икътисад фәненнән Елена Пантелеева бик яхшы белем бирделәр”, – дип уртаклашты әнисе Татьяна Закирова.
Илдар Хәйруллин — физкультура буенча узган олимпиадада җиңүче. Ул — җиңел атлетика буенча спорт мастеры. Быел 83нче мәктәпне тәмамлый. Киләчәктә Мәскәүнең хәрби уку йортында белем алырга җыена. “Мин бу җиңү өчен 5 ел көрәштем. Бик тырышып шөгыльләнеп, тугызынчы сыйныфта Россия күләмендәге олимпиадага үттем. Беренче ел килеп чыкмады. Соңыннан призер, ә быел җиңүче булдым. Олимпиада программасында җиде төрле ярыш бар иде: җиңел атлетика, гимнастика, теория, спорт уеннары, физкультура. Быел 220 укучы катнашты”, – ди Илдар Хәйруллин.
Әнисе Фәния ханым улы белән горурлануын яшерми. “Мин ике улымны ялгызым тәрбиялим. Олы улым инде хәрби офицер, кечкенәсе дә Ватанны сакларга җыена. Шушы дәвердә мин үзем дә улларым белән укыдым, көненә өч тапкыр тренировкаларга йөрдем. Бик күп акчамны түктем”, – ди ул.

Тантанада катнашкан призерларга, җиңүче укучыларга һәм укытучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бөтенрәсәй күләмендә узган олимпиадаларда җиңүчеләр саны буенча республика күләмендә Ижау шәһәренең 29нчы лицее (3 җиңүче һәм 19 призер) һәм 41нче лицей (2 җиңүче һәм 22 призер) беренче урыннарда тора.

Рилия Закирова.