Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Бабаларыбызга бурычлы без
18.07.2020

Бабаларыбызга бурычлы без

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек. Сугышның дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша бара. Ләкин халкыбыз кичергән ул кайгы-хәсрәтләр һичкайчан онытылмас.
Әниемнең әтисе Шәрип бабам 1915 елның 1 августында Татарстанның элеккеге Красный Бор районы Кадыбаш авылында дөньяга килә. Бабамны язмыш бик иртә сыный. 5 яшендә ятим кала. Аларны әтиләре ягыннан туган апалары Нурҗиһан тәрбияләп үстерә. Бабам кечкенәдән тырыш, хезмәт сөя. Илдә колхозлашу чоры башлангач, колхозга керә, көтү көтә. 1937 елда Кызыл Армия сафларына алына. Украинада хәрби бурычын үти. 1939-1940 еллардагы Фин сугышында катнаша. Бабам сугышта каты яралана.
Ленинград госпиталендә дәвалангач,
туган авылы Кадыбашка кайта. Озак тормый, туганы Нурҗиһан апа янына Кизел шәһәренә юл тота. Шунда сугыш башлану хәбәрен ишетә. Бабама сугышка чакыру кәгазе килә. Великие Луки шәһәре янында барган сугышларда каты яралана. Ул Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә госпитальдә дәвалана. Аны инде үлде дип, морг­ка чыгарып куялар, ул үзенең тере икәнлеген белгертеп, кыймылдап куя. Бабамны кире госпитальгә алып керәләр. 4 ай дәваланганнан соң, II группа инвалидлык биреп, туган авылына кайтаралар. Кадыбашка кайткач, бабам өйләнә. Сара әбием белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Әнием – Фаягөл Шәрип кызы Әхмәтшина — бабамның дуртенче кызы. Бабам яралары сыкрап торса да, колхозга эшкә чыга, гомер буе тырышып хезмәт итә. Намуслы хезмәте өчен аңа “Атказанган колхозчы” исеме бирелде. Бабам 89 яшендә арабыздан китеп барды.
Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә күңелләрдә хатирәләр кабат яңарды. Ятимлектә үсеп тә, тормышта югалып калмаган, алты баласына матур тормыш бүләк иткән ике сугыш ветераны булган бабабызны сагынып искә алабыз, аның белән бәйле булган һәрнәрсә — истәлекле ядкарьләр — безнең гаилә, нәселебез өчен бик якын
һәм кадерле. Бабамның ат арбасына утырып җиләккә, каен пиннегенә барулар — бала чагымның онытылмас күңелле минутлары. Кышкы салкында да толып киеп, ат белән урманга эшкә чыгып китүе бүген дә күз алдымда. Һәр ел саен митингта бабам белән горурлануым, аңа соклануым – болар барысы самими балачак кичерешләре. Бүген исә укучыларыма Шәрип бабам турында сөйләп, дәрес бирәм, безнең өчен бик кадерле ядкарьләрне күрсәтәм, тормышы батырлыкка тиң булган бабам турында класс сәгатьләре үткәрәм. Укучыларыма сугышның никадәр куркыныч икәнлеген, безгә җиңү яулау өчен гомерен дә кызганмаган бабаларыбыз алдында бурычыбызның чиксезлеген аңлатырга омтылам. Күңелдә бер теләк – сугыш афәте бүтән кабатланмасын.

Алсу Габделбәрова, Балтач районы Норма авылы.