Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - А.В. Соловьёв: «Россия алга барачак!»
10.12.2015

А.В. Соловьёв: «Россия алга барачак!»

3 декабрьдә һәр елдагыча Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль җыенга мөрәҗәгать белән чыкты. Шушы уңайдан Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев фикере.

«Президентыбыз үз чыгышында якын арада барлык хакимият органнары хәл итәргә тиешле бурычларның тулы бер комплексына тукталып үтте. Илебезнең агросәнәгать комплексын үстерүгә аерым игътибар бирүе бик тә мөһим. 2020 елга эчке базарны ватаныбызда җитештерелгән азык-төлек белән тәэмин итү бурычы куелды. Мәгълүм булганча, Удмуртия Республикасы Идел буе федераль округында сөт, ит һәм йомырка җитештерү буенча алдынгылар рәтендә бара. Без үз-үзебезне төп ризыклар белән тәэмин итәбез. Удмуртиядә җитештерелгән азык-төлек Россиянең 63 регионында һәм БДБ илләрендә сатыла.
Бер ел элек мин республикабызның агро­сәнәгать комплексы алдына 4-5 ел эчендә елына 1 миллион тонна сөт җитештерелергә тиеш, дигән бурыч куйдым. Бу хакта без федераль үзәктә дә хәбәр иттек һәм хуплау таптык. Республика Хөкүмәте тарафыннан әлеге максатка ирешү юллары күрсәтелгән план эшләнде. Бу эштә иң үтемле алым — кече фермалар санын арттыру. Киләсе ел бюджетында агросәнәгать комплексы үсешенә 120 миллион сумга күбрәк акча каралды. Алар терлек фермалары төзелешендә ярдәм булачак. Президент булган җир ресурсларын мөмкин кадәр файдалы итеп кулланырга чакырды. Ул тиешенчә файдаланылмаган җирләрне кире алып, аукционнарда сатарга тәкъдим итте. Мондый алым җир куллануда тәртип урнаштырырга һәм азык җитештерүне арттырырга ярдәм итәчәк дип уйлыйм. Кызганычка каршы, безнең республикабызда да авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләмәгән милек хуҗалары бар. Удмуртиядә хәзерге вакытта яңа җирләрне үзләштерү һәм печән чабуны яхшыртуга сигез миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бу авыл хуҗалыгы әйләнешенә өстәмә 800 гектар кертергә мөмкинлек бирде. Бу эшне дәвам итәчәкбез.
Владимир Путин ана капиталы программасын тагын ике елга озын гайту хәбәре белән дә сөендерде. Демографик күрсәткечләр буенча Удмуртия Идел буе федераль округында икенче урында тора. Гаиләләргә шундый дәүләт ярдәме булганда, демографик ситуация тагы да яхшырыр дип уйлыйм.
Иң мөһиме: Президент бездә иртәгесе көнгә ышаныч тудырды. Бернинди дә авырлыкларга карамастан, Россия алга барачак һәм һичшиксез уңышка ирешәчәк”.