Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - А.В. Соловьев: «Тагын бер адым алга атладык!»
15.01.2016

А.В. Соловьев: «Тагын бер адым алга атладык!»

29 декабрьдә Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев УР Дәүләт Советының чираттан тыш сессиясендә еллык доклад белән чыгыш ясады. Александр Соловьев 2015 елда республикабызда башкарылган эшләргә йомгак ясады, җитешсезлекләрне билгеләп үтте һәм халык илчеләре алдына яңа бурычлар куйды. Сезнең игътибарга республика Башлыгы чыгышыннан өзек тәкъдим итәбез.

«Бүгенге катлаулы шартларда Удмуртия крестьяннарының яңа фермалар төзергә, тармакны үстерергә омтылулары сөендерә. Эшләр шулай барса, 5 ел эчендә елына миллион тонна сөт җитештерүгә ирешү максаты әкият түгел. Республика Хөкүмәтенә әлеге проектны тормышка ашыру өчен федераль акчаларны җәлеп итүгә зур игътибар бирергә кирәк. Россия Президенты Федераль Җыелышка булган мөрәҗәгатендә 2020 елга илебез халкын тулысы белән үзебездә җитештерелгән азык-төлек белән тәэмин итәргә дигән бурыч куйды. Шуңа күрә федераль үзәктән ярдәм булачак. Шул ук вакытта кул кушырып, биргәнгә өметләнеп кенә утыру да дөрес булмас иде. Бүген үк федераль ярдәмне көтмичә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә яңа фермалар төзү эшен башларга, аларга ресурслар табарга булышырга кирәк. Закон тарафыннан каралган инвестиция ташламалары биреп, ул фермаларны шунда ук эшләтә башлау мөһим. Моннан тыш, азык базасын арттыру турында да алдан уйларга кирәк. Ә моны ташландык кырларны эшкәртмичә башкарып булмый. 80нче елларда Удмуртиядә чәчүлек мәйданнары 1 млн 400 мең гектар тәшкил иткән. Шуларның 783 мең гектарына бөртеклеләр, ә 543 мең гектар җирдә азык культуралары чәчелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк ул вакытта миллион тоннадан артык уңыш җыеп та алганнар. Бүген чәчүлек мәйданы 30%ка кимрәк, якынча бер миллион гектар исәпләнә. Нибары 410 мең гектар мәйданга бөртеклеләр чәчелә, ә 600 мең тонна уңышны без рекорд дип саныйбыз. Владимир Путин безне юкка гына чәчү мәйданнарын киңәйтүгә игътибарны арттырырга чакырмый. УР Хөкүмәтенең һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгының тиз арада ташландык җирләрне куллануга кайтару буенча чара күрүләрен сорыйм.

Эшмәкәрлек

…Төрле инвестпроектларны тормышка ашырудагы проблемаларга да кагылып үтәсе килә. Юридик затларны теркәү вакытын киметү зарур. Төзелешкә ризалык бирү процедураларының санын да азайтырга кирәк. Илебезнең алдынгы регионнарында бу эшкә тугыз процедура узарга кирәк, ә Удмуртиядә, эшмәкәрләр әйтүенчә, аларның саны 19га җитә. Бу ике мәртәбә артыграк. Төзелеш министрлыгы әлеге мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә тиеш. Шулай ук электр ­энергиясе челтәренә ялгану вакытын да кыскарту зарур. Моңа УР Энергетика министрлыгы игътибар итәргә тиеш. Удмуртия эшмәкәрләре өчен җир учас­токларын кадастр исәбенә теркәү дә проблема булып тора. Алар исәпкә кую вакыты һәм процедуралар саныннан да канәгать түгел. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү буенча конкрет план булырга тиеш. Шулай ук министр һәм ведомство җитәкчеләренең җаваплылыклары турында да искәртеп узам. Моннан тыш, инвес­тиция проектлары белән идарә итүче оешма булдырырга кирәк. Аның эшчәнлегенә иҗтимагый оешмаларны һәм бизнесны җәлеп итәргә, һәр проектны тормышка ашыру өчен җаваплы кешеләрне билгелисе бар.

Кризиска каршы чаралар

…Республика 2015 елны ничек тәмамлый соң? Чынбарлыктагы халәтне, кулланучылар ихтыяҗын һәм башка факторларны киметеп исәпләгәндә, регионда 468,5 миллиард сумлык продукция җитештерелгән. Бәяләргә күчергәндә, 2014 ел белән чагыштырганда, 2,4%ка кимрәк. Шулай да уртача айлык хезмәт хакы 6%ка артачак һәм 24770 сум тәшкил итәчәк. Әмма инфляцияне исәпкә алганда, халык керемнәре кимиячәк.
…2015 елның февралендә кризиска каршы тору буенча план кабул ителгән иде. Удмуртия законнарына үзгәрешләр кертелде. Юридик затларга социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш кулланылыш объектлары төзү өчен җир участокларын торглар уздырмыйча гына арендага тапшыру мөмкинлеге булдырдык. Әмма бу эштә документларны җентекләп әзерләргә һәм нык­лы тикшерү кирәк. Мондый җир участоклары “бер көнлек” фирмаларга бирелергә тиеш түгел. Төбәктәге инвестиция проектларын тормышка ашыручылар өчен салым ташламаларын бирә торган процедураны гадиләштерүче закон да кабул ителде. Беренче мәртәбә теркәлгән шәхси эшмәкәрләр ике еллык салым каникуллары хокукына ия булдылар. Бу хокуктан якынча 900 шәхси эшмәкәр файдаланды инде. 2016 елның 1 гыйнварыннан халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүче шәхси эшмәкәрләр дә мондый хокукка ия булачак.

Урманчылык

…Республикабызның төп бай­лыкларының берсе — урманнарыбыз. Без аларны сак һәм нәтиҗәле итеп кулланырга тиеш. 2015 елда урманчылык тармагы тарафыннан Россия бюджетына түләнгән керемнәр күләме артты. Еллык план 167 млн сум булса, 1 декабрьгә 172 млн сум акча күчкән. Урманнарны яңарту, янгыннан саклау бурычы уңышлы хәл ителә. Удмуртиядә урман янгынының уртача мәйданы Идел буе федераль округында иң түбәннәрдән. Бу республикада урман хуҗалыгы системасының уңышлы эшләве турында сөйли.

Чүплекләр

Тирә-як мохитне саклау өлкәсендә каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә. Якшур-Бодья районында һәм Можгада полигон төзелде. Воткинск, Глазов, Сарапул районнарында, Камбаркада да төзелеш проекты бар, Увада эш башланды инде. Бу эштә шәхси бизнес та катнаша башлады. Әмма рөхсәтсез чүплекләр мәсьәләсе һаман да кискен тора. Бигрәк тә авыл җирлегендә. Муниципаль һәм хокук саклау органнарына бу чүплекләргә каршы көрәшне көчәйтергә кирәк дип саныйм.

Ижау сусаклагычы

Удмуртия Республикасының су хуҗалыгы комплексына килсәк, 2015 елда әлеге тармакка якынча 127 миллион сум сарыф ителгән. 2016 елда бу сан 202 миллион сум булыр дип көтелә. 2014 елдан башлап, Ижау сусаклагычын экологик реабилитацияләү турындагы проект тормышка ашырыла. Аның бәясе 478 миллион сум, шуларның 320 миллион сумы — федераль үзәкнеке. Билгеләнгән эшләрнең бер өлеше башкарылды инде. Шәһәр читендәге буа ярларын тәртипкә китерү һәм Ижауда заманча пляж җиһазландыру турында уйлыйбыз.

Капиталь ремонт

2015 ел республикада торак-коммуналь хуҗалык тармагын үзгәртеп кору елы булды. Күп елга исәпләнгән капиталь ремонт уздыру программасы эшләнде. Ул үз эченә 7500 күп фатирлы йортны үз эченә ала. Әлеге программа эшли, милек хуҗаларының 75%ы капиталь ремонт өчен вакытында түләп баралар. Барлык торак хуҗаларының өчтән ике өлеше махсус исәп-хисап счеты ачканнар. Калганнары региональ операторга түлиләр. Программа кысаларында быел 117 йорт төзекләндерелде, 2016 елда 202 күп фатирлы йорт төзекләндереләчәк.
Әмма күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең 25%ы капиталь ремонт өчен түләми. Бу бик күп. Алар арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк. Моның өчен йортларны вакытында сыйфатлы итеп төзекләндерү зарур. Капиталь ремонт фонды моңа зур игътибар бирергә тиеш.

Газлаштыру

…Республикабызны газлаштыру турында да берничә сүз әйтергә кирәк. Авыл халкы бу эшнең акрын баруыннан хак­лы рәвештә зарлана. Моның сәбәбе гади — кулланылган газ өчен түләмәүчеләрнең күп булуы. “Газпром” алдында 680 миллион сум бурыч җыелган. Предприятие җитәкчеләрен газ өчен вакытында түләргә чакырам. Без “Газпром” алдында һәрдаим аклана алмыйбыз, мөнәсәбәтләрне бозарга ярамый. Регионны газлаштыруга килсәк, быел 220 км челтәр гамәлгә керә. 8500 фатирга газ керәчәк. 2016 елга 250 км газүткәргеч сузу планлаштырыла.

“Бер тәрәзә” хезмәте

…Республикабыз Россия Президенты Указын үтәүгә, ягъни халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү мәсьәләсенә зур игътибар бирә. 2016 елның 1 гыйнварыннан регионда документлар кабул итүче һәм тапшыручы 320 тәрәзәле 32 күп функцияле үзәкләр эшли башлаячак. Алар хәзер һәр районда һәм шәһәрдә бар. Моннан тыш, авыл җирлегендә 135 тәрәзә эшләячәк. Күп функцияле үзәкләр челтәре республикабыз халкының 93%­ына якынлашты. Бүген МФЦ уртача 40 төрле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә. 2016 елда аларның саны, ким дигәндә, 129 булырга тиеш. Шулай ук республика халкы әлеге хезмәтләрдән электрон рәвештә файдалана ала. Әмма ел башында бу хезмәттән республика халкының 24%ы гына файдалана алган. 2018 елга аларның саны 70%ка җитәргә тиеш. Моның өчен җаваплы ведомстволар эшне тизләтергә тиеш.

Сәламәтлек саклау

…Күп еллар дәвамында сә­ламәтлек саклау темасы иң авырт­каннардан санала. Росздравнадзор тикшерүе күрсәткәнчә, бу өлкәдә хәлләр аяныч әле. Билгеле, без ким­челекләрне бетерү чараларын күрәбез. Удмуртиядә берничә ел рәттән халык саны артуы күзәтелә. Монда медицина хезмәткәрләренең дә өлеше зур. Региондагы медицина учреждениеләренә эш­­­кә килүчеләрнең 95%ы — Ижау медицина академиясен тәмамлаучылар. Илебез буенча әлеге сан 75%тан артмый. “Земский доктор” программасы кысаларында авыл медицина учреждениеләренә 40 белгеч килгән. Программа эшли башлаганнан алып барлыгы 393 табиб авылга эшкә күчкән. 2015-2020 елларда республикабызда 262 сәламәтлек саклау объекты капиталь төзекләндерелергә тиеш. Шул исәптән 76 модульле фельд­шер-акушерлык пунктлары ачылырга тиеш. Андыйларның беренчесе быел сентябрь аенда Ижауның Костино Мельница мик­рорайонында ачылды.
«Удмуртия аптекалары» бердәм дәүләт челтәре булдыру да үзен уңай яктан күрсәтте. Биредә товар әйләнеше 26%ка артты, түбән бәяле категориягә караган даруларны сатып алу җайланды, ерак авылларны дарулар белән тәэмин итү яхшырды. Сәламәтлек саклау министр­лыгын дәүләт дәвалау һәм аптекалар челтәре өчен даруларны үзәкләштереп сатып алу буенча вәкаләтле орган итеп билгеләргә кирәк дип уйлыйм. Беренчедән, бу җитештерүчеләрдән яхшы ташламалар алу мөмкинлеген бирәчәк, икенчедән, хастаханәләрне бу эштән азат итәчәк. Хөкүмәтне якын арада тиешле карарлар әзерләргә һәм кабул итәргә чакырам. Министрлык җитәкчеләре, баш табиблар кимчелекләрне бетерүдә җаваплы булуларын исләреннән чыгармасыннар иде. Халыкны борчый торган шундый кимчелекләрнең берсе — бюджет акчаларына сатып алынган медицина техникасын куллану, бушлай хезмәтләрнең кимеп, түләүлеләрнең артуы. Моннан тыш, бар җирдә дә авыруларны бушлай һәм түләүле кабул итү тәртибе төгәл билгеләнмәгән һәм андый акчаларның төгәл исәбе дә алып барылмый. Тиешле аналитик эш алып барылмавы сәбәпле, медицина учреждениеләренең еллык ихтыяҗлардан артык дарулар сатып алулары да сер түгел. Ул даруларның күбесе куплану вакыты узу сәбәпле, ташлана.

Ришвәтчелек

…Ришвәтчелеккә каршы кө­­рәш бүгенге көндә мө­һим бу­рычларның берсе булып кала. УР буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына караганда, 2015 елда ришвәт җинаятьләре өчен өч муниципаль берәмлек башлыгы, Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан ике җитәкче, җирле үзидарә органнарыннан 9 депутат һәм тагын башка тармак җитәкчеләре җинаять җаваплылыгына тартылган. Хурлык! Димәк, кадрларны дөрес сайламыйбыз. Без җитәкчеләрнең закон тарафыннан билгеләнгән тыюларны төгәл үтәүләрен тикшерүне тагы да көчәйтергә тиеш. Хокук саклау органнары белән дә тыгыз элемтәдә торачакбыз. Һәртөрле ришвәт чагылышын, кызыксынулар конфликтын вакытында күреп, яралгы чагында ук бетерергә кирәк. Тагын бер кат барлык җитәкчеләрне кисәтәм: ришвәтчелеккә каршы без даими һәм җитди кө­рәшәчәкбез!”