Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ашыгыч ярдәм ашыгыч булырга тиеш
25.05.2017

Ашыгыч ярдәм ашыгыч булырга тиеш

Бүгенге көндә ир-егетләр өйләнеп, үз өсләренә җаваплылык алырга куркалар, шуңа күпләр “граж­данский брак” белән, ягъни законлы төстә язылышмыйча, никах укытмыйча яшиләр. Сарапулда узган елда ЗАГС бүлегендә 462 пар нихакларын законлы төстә теркәгәннәр. Бу алдагы елларга караганда кимрәк. Барлыгы 371 пар аерылышкан. Аерылышуның сәбәпләрен: холыклар туры килмәде, бер-берсен аңламадылар, хыянәт дип аңлаталар.
Элегрәк мәктәпләрдә “гаи­лә этикасы” дигән факультатив дәрес­ләр бар иде, бетерделәр. Ми­немчә, бүгенге көндә дә гаилә төшенчәсен аңлатып, ата-ана булырга кирәклеген өйрәтеп, яшь­ләргә дәресләр бирергә кирәк.
Безнең татарлар арасында аерылышучылар саны шулай да азрак әле. Чөнки яшьләр сабыр, түземле өлкән буын вәкилләреннән олыларны хөрмәт итәргә, ныклы гаилә корырга һәм аны сакларга өйрәнә. Шундый матур гаиләләрнең берсе — Шәрәфуллинар гаиләсе. Альберт Шәрәфуллин тормыш иптәше белән 6 ел элек гаилә корганнар. Ике кыз үстерәләр. Альбертка 29 яшь, тыныч холыклы, артык җитди, аз сүзле егетнең йөзендә татарларга гына хас нур балкый. “Уральский поселогында яшәгән туганнарым белән еш аралашып, алардан үрнәк алып яшим. Үземне гаиләсез берничек тә күз алдына китерә алмыйм”, — ди ул. Өлкән кызларын балалар бакчасына үзе илтергә, килеп алырга тырыша. Ул — кайгыртучан әти. Балалары белән үткәргән һәр минутның кадерен белә. Һөнәре дә хөрмәткә лаек — ашыгыч ярдәм хезмәте фельдшеры ул. “Медицина көллиятендә укыганда ук (2008 елда) санитар булып эшкә урнаштым. Әтием 15 ел буе “Ашыгыч ярдәм” машинасында шофер булып эшләде. Һөнәр сайлаганда аның юлы белән киттем”, — ди Альберт. Ашыгыч ярдәм бүлегендә 120 кеше эшли, шуларның сиксәне — медицина ярдәме күрсәтүчеләр. “Без элек үзебез аерым идек, хәзер Үзәк район хастаханәсенә куштылар. Аталы-уллы күп кенә гаиләләр эшли монда”, — дип, үз эше белән таныштырды әңгәмәдәшем.
Бу дөньяда ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ булмый калган кешеләр сирәктер. Кайвакыт табибларны секундларны санап көтеп аласың. Алар тиз арада килеп җитәләр, һәр авыруны игътибар белән карыйлар, ярдәм итәләр, ялгышырга хаклары юк. “Һәр чакыру безнең өчен мөһим, җаваплы”, — ди Альберт. “Авыру кешеләрне кызганасызмы?” — дип сорыйм. “Безнең өчен хис-тойгылар икенче планда. Иң кызганычы — балалар үлеме. Алар яшәргә дә өлгерми кала. Юл һәлакәтләре вакытында да үлем очраклары була. Сарапул-Ижау юл трассасында 2 җиңел машина бәрелешкән иде. Шоферга бернәрсә дә булмаган, ә менә янында утыручы 19 яшьлек кыз без барып җиткәнче үлгән иде. Шундый чакларда җан әрни. Чакыру буенча 52 яшьлек ир-атка килдек, күкрәгендәге авыртуга зарланды. Кинәт йөрәге туктады. Мин мондый чакта ашыгыч рәвештә башкарырга тиешле эшләрне эшләдем, ул арада реанимация бригадасы килеп җитте. Абыйның гомерен саклап калдык”, — дип сөйли табиб.
Кызганыч, илебездә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә кул күтәрү, янау кебек хәлләр еш очрый башлады. Сарапул шәһәрендә дә мондый очраклар булганы бар. “Хәзер кешеләр ник­тер усал, ачулы. Бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы булганда, эшләве дә җиңелрәк”, — ди Альберт. Аңа эшендә, гаиләсендә уңышлар телим!

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.