Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ашыгыгыз, бары бер көн калды!
28.11.2018

Ашыгыгыз, бары бер көн калды!

Ижауның завод һәм шәһәр буларак үсешенә татарларның зур өлеш кертүе мәгълүм. Ноябрь аенда Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе тәкъдиме белән “Татар базары бистәсе тарихы” проекты кысаларында, Кузебай Герд исемендәге милли музейда “IX-X гасырларда Ижау татарлары” дигән баш астында күргәзмә эшләде. Күргәзмә тулысынча туган як тарихын өйрәнүче, белемле, зыялы шәхес Гата Кутузов коллекциясеннән төзелгән. Ул безнең арабызда булмаса да, аның киләчәк буынга бөртекләп җыеп калдырган хезмәте әле дә мөһим урын алып тора.
Мин килгәндә күргәзмә белән бер төркем укучылар танышып йөри иде. “Гата Кутузов — Ижауда революциягә кадәр яшәгән татарларның көнкүрешен, тарихи документларны, туган як тарихын өйрәнүче була. Бүген аның коллекциясе Кузебай Герд исемендәге милли музейда саклана”, — дип сөйли милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Резеда Әхмәтвәлиева. Күргәзмә төрле яшьтәге милләттәшләребездә кызыксыну уяткан, хәтта башка шәһәрләрдән дә килүчеләр бар икән. “Әлеге күргәзмә татарлар үзләренең нәселен, тамырларын белсен өчен төзелде. Бигрәк тә яшь буын тарихыбызны белсен дип тырышабыз”, — ди Резеда ханым.
Чынлап та, һәркемдә кызыксыну уятырлык фотосурәтләр, тарихи документлар, кулъязмалар урын алган күргәзмәдә. Гата Кутузовның хезмәтләре арасында — Ижау заводы эшчеләр поселогының 1913-1917 еллардагы Татар бистәсенең һәм Тау башындагы өлешенең план-схемасы. Татар бистәсенең план-схемасын төзү өчен аңа 10 еллап вакыт кирәк булган. Ул да күргәзмәдә урын алган. “Гата Кутузов Татар базары бистәсендәге һәрбер өйгә кереп, аларның хуҗалары, аксакаллар белән сөйләшеп, иске татар бистәсенең һәрбер урамын, кайда нинди йорт торганын, аларда кемнәр яшәгәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен бергәләп яңартканнар”, — дип сөйләде Резеда ханым, күргәзмә белән таныштыра-таныштыра.
Гата Мостафа улы Ижауда яшәгән таныл­ган 28 татар гаиләсенең шәҗәрәсен төзегән, аларның яшәешен тасвирлаган истәлекләр язып калдырган.
Ул эшләрнең берсе — Удмуртиядә танылган Габдиковлар гаиләсе шәҗәрәсе. Әлеге нәсел агачы да күргәзмәдә урын алган. Шулай ук күргәзмәдә революциягә кадәрге Ижауда яшәгән башка атаклы татарлар турында да мәгълүмат шактый.

Күргәзмә 30 ноябрьгә кадәр эшли. Кемнәр күргәзмәдә булмаган, ашыгыгыз!