Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Ашаган ризыгыбыз сыйфатлымы?
2.02.2017

Ашаган ризыгыбыз сыйфатлымы?

20 гыйнвар көнне Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Удмуртия Республикасы буенча идарәсе белгечләре (Россельхознадзор) пресс-конференция уздырды. Россельхознадзорның җитәкче урынбасары Фәрит Шамил ул Мәндиев узган 2016 елга нәтиҗәләр ясады. Журналистлар сорауларына ветеринария, фитосанитария һәм җир күзәтчелеге бүлекләренең җитәкчеләре җавап бирделәр.
2016 елда Россельхознадзор инспекторлары тарафыннан 1 меңнән артык контроль-күзәт­челек чаралары уздырылган. Шулар арасында 544 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән, 5млн нан артык штраф салынган.
Фәрит Мәндиев түбәндәге­ләрне сөй­ләде: ”Беренче чиратта ветеринар күзәтчелек хезмәткәрләре эшен бәяләп үтәсе килә. Күрше Татарстан Республикасында африка чумасы, илебездә кош гриппы, мөгезле эре терлекләр арасында нодуляр дерматит кебек коточкыч авырулар котырган чакта, алар регионда эпизоотик хәлне саклап калуда, авыруларны таратмауда, профилактик чаралар үткәрүдә зур эш башкаралар. Удмуртия Респуб­ликасында азык-төлектән 477 проба алынган. Сөтнең 8 пробасында тетрациклин группалы антибиотик, балыкның 2 пробасында мышьяк табылган. Сөт продукцияләреннән 86 проба алынган. 17сендә составы дөрес күрсәтелмәве ачыкланган. 6сы Удмуртия җитештерүчеләренең продукциясе — “Ува-Молоко”, “Милком”, “Орбита МСБУ”. Кош итеннән җитештерелгән колбаса составын тикшерү өчен 10 проба алынган. 5се — Глазов кошчылык фабрикасыныкы. Калганнары башка регионнарныкы. 10сында да дуңгыз ДНКлары табыл­ган. Җитештерүчеләргә штраф салынган, эшчәнлекләрен туктатырга күрсәтмә бирелгән.
Фитосанитария күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, узган елда Удмуртиянең 6 районында монохамус төрендәге мыеклылар һәм себер ефәк күбәләге киң җәелгән. Март-апрель аенда котыру авыруына каршы кыргый хайваннарга вакцина кую башланачак. Удмуртиядә әлеге максатка 900 мең доза әзер, шулай ук резервта тагын 200 мең доза бар. Узган елда куелган вакцина үз нәтиҗәләрен бирде: котыру авыруы, 2015 елда 125 булса, 2016 елда — 116. Әлеге авыруны күбесенчә төлкеләр тарата”.
Россельхознадзорның җир күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 6,45 гектар мәйданда 30 санкцияләнмәгән чүплекләр теркәлгән. Барлыгы 1,5 млн сумнан артыграк күләмдә штраф салынган. Россельхознадзор хезмәткәрләре күрсәтмәләре нигезендә 9 чүплек юк ителгән.
Россиядә азык-төлеккә эмбарго кертел­гәннән соң, күзәтү органының роле шактый арткан. Россельхознадзор фитосанитария күзәтчелеге бүлек җитәкчесе Лариса Әхмәтова сүзләренчә, 23 рейд ясалган. 4,5 тоннадан артык санкцион яшелчә һәм җиләк-җимеш юк ителгән.”Бик күп продукция Төркиядән кайтарыла. Узган ел Польшадан — алма һәм груша, Төркиядән кергән помидорлар, Испаниядән — салат, Грециядән кертелгән киви юк ителде. Ир-егетләребез хатын-кызларга чәчәк бүләк итәргә яраталар. Чәчәк сатып алганда, сатучыдан санитар контроле актын таләп итегез. Узган ел безнең хезмәткәрләр 2 млн нан артык чәчәкне тикшерделәр, 6 партия чәчәктә авырулар, корткычлар табылды һәм шул сәбәпле, 3 меңнән артык чәчәк юк ителде. Узган ел Удмуртиядән 500 меңнән артык лилия һәм ләлә чәчәкләре экспортка чыкты”, — диде Лариса Әхмәтова.
Электрон почта аша 110 мөрә­җәгать теркәлгән. 2 тапкыр граж­даннарны кабул итү оештырылган. Шул чакта 10 кеше үз сорауларына җавап таба алган. “Безнең ишекләр һәрчак ачык”, — диде җитәкче урынбасары Фәрит Мәндиев.

Гөлнара Вәлиева.