Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Ачык даталы тормыш
12.01.2017

Ачык даталы тормыш

17 декабрь, 1981 ел. Сарапул шәһәре. Әлеге провинциаль тыныч шәһәрдә тарихка кереп калырдай хәл була. Утыз биш ел элек Сарапул шәһәренең 12нче санлы мәктәбенең 10 “В” классының 25 укучысы ике террорчы тарафыннан кулга алына.
Беслан фаҗигасе безнең илебез тарихына гына түгел, дөнья тарихына да иң явыз, иң мәкерле терактларның берсе булып кереп кал­ды. Бу фаҗигале көннәрдә тоткын булып алынган 1100 кешенең, аларның якыннары, туганнарының халәтен күз алдына да китереп булмый. Балаларының үле гәүдәләре янында үкси-үкси елаган аналарны Россия беркайчан да онытмаячак. Соңгы 10 ел эчендә дөнья буенча 120 теракт булган. Ә менә СССРда иң беренче тапкыр Сарапул шәһәрендә балаларга каршы террор акты булганын кемнәр генә хәтерли икән? Яшерен сер булганлыктан, бу турыда күп еллар беркайда да сөйләнелми һәм язылмый. Декабрь аенда Удмуртия Республикасының Дәүләт Советында террорчылар кулында калган укучылар, аларны коткаруга күп көч куйган Владимир Орехов белән очрашу булды.

Бары тик Америкага!

Рядовой солдатлар Әхмәтҗан Калпакбаев һәм Александр Мельников Сарапул шәһәре янындагы хәрби частьтә хезмәт итәләр. Александрга башыннан ук биредә хезмәт итүе җиңелдән булмый. Чөнки ул үз-үзен “дед”лардан яклый алмый. Ә Әхмәтҗан исә үзенең хәрби бурычын бөтенләй үтәргә теләми. Ярты ел эчендә ул ике тапкыр үзенең хезмәт итәргә теләмәгәнлеген белдерә. Аңа рәсми рәвештә хезмәт итүдән баш тартса, җәза биреләчәген аңлаталар. Ләкин ул барыбер: “Качарга!” — дигән уеннан кире кайтмый. 17 декабрьгә кадәр Александр Мельников ике хезмәттәше белән частьтән чыгып китә. Төнлә белән алар ике аккумулятор урлап, якында урнашкан авылда саталар. Икенче көнне әлеге “батырлык”ны юалар. Өстәл артында аңа Калпакбаев: “Урлашу өчен сиңа җәза биреләчәк, җәзадан качуның иң яхшы юлы — Америка Кушма Штатларына качу”, — ди. Ул Америка белгечләре өчен алар хезмәт иткән хәрби частьнең яшерен мәгълүматлары бик кирәкле булачак, дип уйлый. Әхмәтҗан 17 декабрьдә төш вакытында каравыл бинасыннан хәрби патроннар урлый һәм Мельников сакта тора торган постка китә. Алар икенче автоматны да алалар. Капка төбендә каравылда торган солдатны часть командиры чакыра, дип алдыйлар. Янәсе, алар аны алыштырырга килгәннәр. Каравылда торучы патроннар белән коралны аларга биреп китеп бара. Ә тегеләр юлдагы машиналар белән 12нче санлы мәктәпкә барып җитәләр. Бинага кергәч, мәктәп директоры Лев Лапин алардан мәктәптә нишләп йөрүләре турында кызыксына. Алар: “Без хәрби частьтән 10 нчы класслар тарафыннан урланган миналарны эзлибез”, — дип җавап бирәләр. Әлеге югалган миналар турында директор, әлбәттә, хәбәрдар була.

Тәнәфессез дәрес

10 класстагы биология дәресе, Калпакбаев белән Мельников пәйда булгач, батырлык, кыюлык, тәвәккәллек дәресенә әйләнә. Басып алучылар ишекне биклиләр, укучыларга тәрәзәләрне ябарга кушалар. Мәктәп директоы Лев Лапин ниндидер хәвеф булачагын сизеп, класс ишеген шакый башлый. Аңа җавапка ату тавышлары ишетелә. Менә шушы минутта гына хәлнең чыннан да кискен икәнлеге аңлашыла. Класстан ультиматум языл­ган кәгазь тотып бер укучы чыккач кына барысы да ачыклана. Террорчылар Америка Кушма Штатларына очу өчен самолет сорыйлар, шартлар үтәлмәсә, укучыларны атачакларын, сөйләшүләрне бары тик Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты вәкиле белән алып барачакларын белдерәләр. Тиз арада гадәттән тыш хәл турында Мәскәүгә хәбәр ителеп, шәһәрдә оператив штаб төзелә. Аны Удмуртия Автоном Республикасының Дәүләт куркынычсызлыгы җитәкчесе Борис Соловьев җитәкли.

Ундүрт генерал

Владимир Орехов ул вакытта Сарапул шәһәре Дәүләт комитеты куркынычсызлыгы җитәкчесе була. 34 яшьлек җитәкче нәрсә эшләргә кирәклеген аңлый. Ул: “Бу зур бәлагә әйләнергә мөмкин иде. Өстәге җитәкчелекнең әмерен дә көтмичә мин класска кердем. Калпакбаев миңа автоматын терәде, Мельников артка басты. Миңа аларны һәм укучыларны тынычландырырга кирәк иде. Бу вакытта мин бернәрсә турында да уйламадым, тыныч кына сүз башладым: “Минем гаиләм, улым бар. Алыгыз мине тоткын итеп, балаларны җибәрегез. Мин сезнең планнарга ышанам. Сез бу илдән китәргә тиеш. Без сезгә Америка Кушма Штатларына китәр өчен бөтен шартларны тудырачакбыз. Тәрәзәгә карагыз, хәзергә һава торышы начар кар ява, бозлавык. Мондый вакытта бернинди самолет та һавага күтәрелмәячәк. Ә сез әле бу балаларны алып китмәкче буласыз. Әйдәгез, алар урынына мине һәм Эчке эшләр министрын алыгыз”, — дидем. Килешендек. Минем армия сафларында Төньяк Казахстанда хезмәт итүем дә ярап куйды. Безнең Калпакбаев белән сөйләшергә уртак тема булды. Ул: “Машинаны Сашка йөртәчәк”, — диде. Мин: “Ярар, Сашка барсын. Хәзер паспорт мәгълүматларын тутырырга кирәк”, — дидем. Әлеге бюрократиягә алар тулысынча ышандылар, психологик яктан хәл безнең кул астына алынды.
Сарапулга ул вакытта Мәскәүдән ундүрт генерал килеп җитте. Аларның барысы да күн аяк киемнәреннән иде. Коридорда әледән-әледән күн итек шыгырдаганы ишетелә. Калпакбаев әлеге тавышны ишетеп: “Тагын бер тавыш — атабыз”, — диде. Мин барча кешегә куркыныч янаганлыгын искәрттем. Укытучылар бүлмәсенә керсәм, тезелеп ундүрт генерал утыра, кымшанмыйлар да. Борис Соловьев миңа: “Владимир, биредә генераллар күп, әйдә без синең белән икебез генә җитәкчелек итик”, — диде. Мин ул вакытта кизү торган милиционерларның эшен билгеләп үтәр идем. Алар мәктәпкә 600 метр кала берәүне дә якын китермәде. Бер исерек операцияне чак кына өзми калды. Партия комитеты нәтиҗәле эш алып барды. Ата-аналарны шәһәр комитетына җыйдылар, тынычландырдылар. Шәһәр буенча мәгълүмат таралмаска тиешлеген искәрттеләр. Мондый хәл беренче тапкыр булганлыктан, беребез дә ничек эш итәргә икәнлеген дә белми идек. Иң кискен вакытларның берсе — Чиләбе шәһәреннән Александр Мельниковның әнисен алып килгәч һәм Калпакбаев үзенең якташы белән әңгәмә корганда булды. Шул вакытта канкоеш булыр кебек тоелды. Калпакбаев түзмәде: “Тагын бер өндәү булса, мин ата башлыйм!” — дип җикеренде. Шуңа күрә без аралашуны туктаттык. Мин барыбер террорчыларның ышанычын яуладым. Бәдрәфкә чыккан балаларны кире класска кайтару ягында булдым. Чөнки анда балалар калган иде. Бу үзенең ролен уйнады. Штабта тоткыннарны азат итүнең һәм террорчыларны кулга алуның төрле вариант­лары эшләнде. Хәтта бер хәрби дәрәҗәле җитәкче кабинетны танклар белән алырга тәкъдим итте. Мәскәүдән “А” төркеме килде (алга таба ул танылган Эчке эшләр министрлыгының аерым төркеме “Альфа” булачак). Ижау аэропортыннан аларны алып килү өчен нефтьчеләрдән республикада кышкы тәгәрмәче булган бердәнбер автобус таптылар. Алар Сарапулга төн уртасында килеп төштеләр”.

Уналты сәгать — тоткында

Әлеге укучылар арасында Альберт Хәкимов та булган. Ул да очрашуда үзенең истәлекләре белән уртаклашты: “Владимир Орехов курыкмыйча безнең класска килеп керде. Ул гади киемнән генә иде, үзенә автомат төбәлсә дә, безне тынычландырды, үз-үзебезне кулга алырга кушты. Әлбәттә, безгә ул вакытта алган башлангыч хәрби әзерлек дәресләре дә булышкандыр. Без төн буена коридордагы тавышларны ишетеп тордык. Укытучыларның аяк атлау тавышларын хәрбиләрнекеннән аера идек инде. Иртәнге сәгатьтә бәдрәфкә дигән булып, нәрсә бар икәнлеген тикшереп керергә класстан чыгарга сорадым. Кабинетта инде малайлар гына калган иде. Караңгыда коридордан барам, минем җилкәдән бер көчле кул тотып алып каршыдагы класска алып керде. Башымны күтәргәч, күзләрем Советлар Союзы гербы төшерелгән сәдәфләргә, генерал погоннарына төште. Соңыннан гына мин аның “А” төркеме җитәкчесе Геннадий Зайцев икәнлеген белдем. Ул миннән класстагы хәл белән кызыксынды. “Класска кире керәсеңме?” — дип сорады. Мин: “Әлбәттә, керәм”, — дип җавап бирдем. Кергәч, Калпакбаев мине капшап карап: “Нәрсә күрдең?” — дип сорады. Мин идән юучыларны, янгын сүндерүчеләрне күрдем. Алар: “Идәннәрне пычратып бетергәннәр, хәзер юарга кирәк, тиргәшәләр”, — дип алдадым. Малайлар янына утырдым. Әле берсенә, әле икенчесенә төртәм. “Хәзер нәрсәдер булачак”, — дим. Шул вакытта Владимир Орехов кабат класска керде. Миңа күз ташлап алды. Үзе тыныч. Ул: “Паспортлар әзер, малайларны җибәрик, мин сезнең белән барам”, — диде. Тегеләр уйлаганчы, ул безгә кул белән ишарәләп ишеккә күрсәтте. Без каз йөреше белән класстан чыгып киттек. Ул вакытта без беренче тапкыр бронежилетлар, шлемнар кигән “А” төркемен күрдек, алар безгә роботлар кебек тоелдылар. Икенче көнне иртән үк мәктәпкә килдек. Бу хәлдә үзебез катнашкач, сөйләшәсе, фикер алышасы сүзләребез күп иде”.
Владимир Орехов: “Малайларның аякка басу вакыты — иң кирәкле психологик мизгел иде. Мин бер-бер артлы мәгълүматларны җиткерә башладым. “Машина әзер, самолет әзер, паспортлар әзер, малайлар безгә кирәк түгел”, — дим.Үзем Калпакбаевка карап торам. Ул ризалыгын белдереп, башын селкеде. Малайлар артыннан ишек ябылу белән мин аңа: “Хәзер паспортларны алып киләм”, — дидем. Калпакбаев исенә килеп җитә алмады. Алга таба инде эшне “А” төркеме үз кулына алды. Террорчылар 15-20 секунд эчендә кулга алынды. Аларны хәрби трибунал хөкем итте. Калпакбаевка — 12 ел, Мельниковка 6 ел бирделәр. Җәза вакыты беткәч, Калпакбаевны Америка вәкиллегендә күргәннәр. Калганы бил­геле түгел. Мельниковның әтисе бу хәлләргә чыдый алмыйча, үз-үзенә кул сала. Сарапулдагы операция кан коймыйча гына үтте. Хәзерге террорчылар кансыз, чөнки алар шуның өчен укытыла, әзерләнә”.
Владимир Орехов әлеге хәлдә төп геройлар — укучылар, дип саный. Ә укучылар — Владимир Ореховны. Әлеге хәлнең икенче көнендә үк укучылар Владимир Ореховка рәхмәт сүзләре белән альбом ясап бирәләр. Ул аны бүгенге көндә дә иң зур бүләк итеп саклый. Хәзерге көндә Владимир Орехов Удмуртия Республикасы буенча федераль салым хезмәте җитәкчесе булып эшли. 2010 елда аның “Ачык даталы тормыш” исемле китабы дөнья күрде. Ул тулысынча Сарапул шәһәрендә булган хәлләргә багышланган.
Мәкаләмне мин дә “Ачык даталы тормыш” дип атадым. Кайчан гомер өзеләсе билгеле түгел. Чөнки әлеге хәл дә үлем белән тәмамланырга мөмкин иде…

Рәфилә Рәсүлева.