Ачыктан-ачык сөйләш
Миннән кайвакыт ”Нинди соң безнең яшьләр?” — дип сорыйлар. “Мөстәкыйль, максатчан, акыллы, шул ук вакытта тәкәббер, тупас, әрсез. Балаларны ничек итеп тәрбиялибез, менә шундый безнең яшьләр”, — дип жавап бирәм.
Кайбер психологлар: “Балаларыгызны тәрбияләп интекмәгез, алар барыбер үзегезгә охшаячак”, — дип әйтәләр. Әлбәттә, балаларны тәрбияләүнең кирәкмәве турында сүз бармый. Мин инде һәрдаим әйтә киләм: ата-аналарның гадәтләре, тәртибе балага зур йогынты ясый. Үзең тәмәке тартып, улыңа, кызыңа “Тартма”, — дию, үзең көн саен хәмер эчеп, “Эчмә”, — дию үтемле булмаячак. Ләкин икенче төрле мисаллар да бар. М. исемле егет — героин тарткан наркоман. Тыштан караганда, бик тәртипле гаиләдә әти-әни белән үскән, тормышлары җитешле. Ничек инде шундый гаиләдә наркоман була ала? Ул вакыттагы гаиләнең эчке халәтен өйрәнгәндә шул ачыкланды: әнисе җитәкче, әтисе вахта ысулы белән төньякка эшкә йөри. Әти-әнидә әкренләп мин-минлек, ясалмалык, куштанлык кебек сыйфатлар барлыкка килгән. Әни кешенең сөйләве буенча, бөтен жирдә – балалар бакчасында, мәктәптә дә, хәтта югары уку йортына укырга кергәч тә, ул улын һәрвакыт яклап чыккан, хәтта улыгыз наркотиклар куллана дигәч тә, бер ел бу мәгълүматның дөрес түгеллеген дәлилләп йөргән. Менә дүрт елга якын инде М. наркотик-ларсыз яши. Тик әти-әнисе яңадан наркотиклар куллана башламаса ярар иде, дип, дер калтырап яшиләр. Бу мисалдан ата-аналар гыйбрәт алсыннар иде.
Әлбәттә, балаларны якларга кирәк, ләкин икенче кешеләрне мыскыл итеп, кимсетеп түгел. Ниндидер күңелсез очраклар килеп туганда, уртага салып, тыныч акыл белән, бер-береңне ишетеп, бер-береңнең фикерен хөрмәт итеп сөйләшергә кирәк, минемчә. Балага хатасын аңлатырга кирәк. Ә ата-аналар бер чиктән икенче чиккә ташланалар: кайчагында балаларын артыгыннан кирәк яклыйлар, я бетереп ташлаганчы ачуланалар. Кирәкмәгән, ямьсез сүзләр әйтәләр. Ничә яшьтә булуына карамастан, бала күңелендә иң яман хисләрнең берсе — үпкә барлыкка килә. Тәртибе начар якка үзгәрә.
Мин сигез яшьтә әти-әнисенә үпкәләгән К. исемле егетне дә мисал итеп әйтә алам. Күршеләре: “Кызыбызга сукты”, — дип К.га яла ягалар. Әти-әнисе аны тыңлап та тормыйча, ачуланып ташлыйлар. “Мин шул чагында әти-әнигә таяна алмаячагымны аңладым”, — дип сөйләде наркотиклар кулланучы 22 яшьлек егет. Ул бу үпкә белән шушы яшькә кадәр яши, беркайчан да әти-әнисенә ачылмый, читләшә. Юлында наркотиклар татып карарга тәкъдим ясаган кеше очрагач, ризалаша.
Ике очракта да ата-аналар ялгыш юл белән баралар. Чөнки ата-ана хакыйкатьне эзләми, үзен генә дөрес дип исәпли. Андыйларны бик күп күрергә туры килде һәм хәзер дә очрап торалар. Гадәттә тәрбиячеләрне, укытучыларны, башка белгечләрнең фикерен ишетергә теләми торган әти-әниләрнең балалары газапланалар.
Мин тәртипле, максатчан, үҗәт, актив балаларны күреп сөенәм. Андыйлар күп. Күңелемнән балаларына дөрес тәрбия биргән ата-аналарга дан җырлыйм.
Фирая Газизова, “Яшүсмер” профилактика үзәге.