Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Ахульго — хәвефле тау…
13.02.2020

Ахульго — хәвефле тау…

Дагестандагы сәяхәтебез турында язмаларны бер-ике мәкалә белән генә биреп бетереп булмый, дип, газета укучыларыбызны искәрткән идем инде. Моннан 161 ел элек Кавказ сугышы тәмамлана. Имам Шамил Россия империясе тарафыннан җиңелә. 30 ел яшәгән теократик дәүләт (шәригать кануннары буенча яшәүче дәүләт) — Төньяк Кавказ имамияте – үз эшчәнлеген туктата. Сүзем легендар феномен, тау халыкларының бөек җитәкчесе имам Шамил турында. Аның вафат булуына февраль аенда 149 ел тула. Экскурсиядә озатып йөрүчеләребез: “Дагестанда булып, ничек инде Ахульго тавын күрми китәсез?” — дип әйткәч, Ахульго мемориаль музей комплексына юл алдык. Музей тарихта бик әһәмиятле вакыйга булган 1839 елдагы Төньяк Кавказ сугышына багышланган. Биредә ул елларда имам Шамилнең крепостен басып алу өчен каты сугышлар бара. Ахульго тавы Унцукуль районындагы. Койсу елгасы янында урнашкан. Юлда барганда, искитмәле күренешкә юлыктык. Чакрымнар буе томан. Томан аша Махачкала-Ботлих (машина юлы) тоннеленә керәсең. Тоннельдән чыккач, тауларга җитәрәк ул томан өскә күтәрелә. Таулар һәм томан… Рәссамнар, иҗат кешеләре өчен илһам алырлык табигый күренеш. Бормалы-бормалы тар машина юлларыннан тауларга күтәреләбез. Куркыныч булса да, искиткеч матурлыкка сокланып, юлдашыбызның әлеге җирләр турындагы тарихны бәян иткәнен тыңлыйбыз…

Ачык һавадагы музей

Ахульго музей комплексына 17 метрлы сигнал манарасы һәм күргәзмә залы урнашкан бина керә. Музей экспозициясендә Кавказ сугышы чорындагы артефактлар һәм картиналар галереясы бар. Галереяда Дагестан имамнарының: Гази-Мөхәммәт, Гамзат-Бәк, Шамил; Россия императорлары: Александр I, Николай I һәм Александр II портрет­лары урнашкан. Күргәзмәдә шулай ук Франц Рубоның «Штурм Ахульго» картинасының репродукциясе урын алган. Шулай да минем күзем атка атланган Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин портретына һәм аның астында язылган сүзләргә төште.

“Видя, как они защищают свою землю и Россию я еще сильнее полюбил Дагестан и дагестанцев”. Президент Российской Федерации В.В.Путин.

Әлеге музейны 2016 елда имам Шамилнең вафат булуына 145 ел тулу уңаеннан төзергә булалар. Мемориал төзү идеясе һәм проекты Дагестан башлыгы Рамазан Абдулатипов тарафыннан тормышка ашырыла. “Бер яктан, музей истәлекле урын булса, икенче яктан, Россия, Кавказ халыкларын берләштерүче урын булачак”, — дип әйтә ул үзенең чыгышында. 2013 елда ук Дагестан хакимияте җирле массакүләм мәгълүмат чараларында Кавказ сугышы вакыйгаларына багышланган фильмнар һәм тапшырулар эшләнә башлый. 2017 елда музей ишекләрен ача. Бүген бирегә туристлар хәтта чит илләрдән дә киләләр.

Имам Шамил

1813 елда Дагестан Россиягә кушыла. Билгеле инде биредә патша хөкүмәте үз тәртипләрен оештыра башлый. Дагестанлылар үз язмышларына битараф калмыйлар. Үз-үзләрен яклау өчен кулларына корал алалар. Төп сәбәбе — XIX гасырда Дагестанда һәм Чечняда күпчелек халыкны колонизаторларның, фео­далларның изүе. Дагестанлылар рус халкы белән көрәш алып бармыйлар, ә патша идарәчеләренә каршы чыгалар. Әлеге юнәлешне 25 ел буена Имам Шамил җитәкли.
Шамил тумышы белән Дагес­тандагы Гимры авылыннан була. Милләте буенча авар. 1834 елда 37 яшьлек Шамил Төньяк Кавказ­да имам статусы ала. Аның тирә-якта даны тиз тарала. Шамил белемле сәясәтче, дини, батыр сугышчы, 15 телне белә торган шәхес дип бәяләнә. 1830 нчы елларда Шамил Кавказда күп милләтле көчле дәүләт төзи. Әлеге дәүләткә чеченнар, ингушлар, аварлар, лезгиннар һәм башка кечкенә санлы милләтләр керә. Дәүләтнең юнәлеше — үз халкын, динен яклау, саклау, югары хаклы салымнардан котылу була. Ул Ахульго тавындагы авылга урнаша. Беренче елларда ул Кавказ белән Россия арасындагы сугышларны үзенең сөйләшә белүе белән туктатып килә. Шамил халыкның тыныч тормышта яшәвен, сәүдә эшенең яңадан аякка басуын тели. Тарихка кереп калган көрәш ул — 80 көн буена барган Ахульго (“Ахульго” тәрҗемә иткәндә “хәвефле” дигәнне аңлата) өчен сугыш була. Ләкин 1837 елда Россия империясе әлеге авылны яулап ала. Аның әлеге бәрелешләрдә бик күп туганнары вафат була. Сеңелесе Фатыйма бу авырлыкларга түзә алмыйча таудан сикереп һәлак була. 1839 елда имам Шамил җиңелә. Чөнки Россия империясендә әйбәт коралландырылган, яңа гына Наполеонны җиңгән хәрби гаскәрләр була. Ә Кавказда яшәүче халыкның тормыш шартлары да начар, кораллардан да бары тик аларның кылыч белән хәнҗәр генә була. Күп еллар дәвам иткән сугыш Кавказ халкын эштән чыгара. Аларның җир сөрергә, вакытында уңышны җыеп алырга да мөмкинлекләре булмый. Имамны казак, грузин, әрмән, поляк, рус солдатлары хөрмәт итә. Ни өчен? Чөнки Николай заманнарында солдатлар 25 ел хезмәт итә. Күп солдатлар авыр хезмәттән тауларга кача. Имам Шамил идарә иткәнче, аларны кол итеп тоткан булалар. Ул исә аларга җиңелрәк хуҗалык эшләре бирә. Белемнәре булганнар калганнарны укытырга тиеш булалар. Шамил сугышларда унтугыз яра ала. Аның гаскәрләре җиңелгәч, Россия империясе имамны килешү төзергә чакыра. Ул Александр II дән үзен хаҗ кылырга җибәрүләрен сорый. Ләкин аңа бу рөхсәтне ун елдан соң гына бирәләр.
Ул гаиләсе белән Калуга шәһәрендә яши. Соңрак Казанга яки Кавказга күчерүләрен сораса да, аңа мөселманнар яши торган җирдә яшәргә рөхсәт бирмиләр. Күпмедер вакыт Киевта яшәгәннән соң, гаиләсе белән Госман империясенә күчеп китә, хаҗ кыла, Россиягә кайта алмыйча вафат була. Аны Мәдинә шәһәрендә җирлиләр. Гаиләсе дә Россиягә кайтмый. Бер улы гына хәрби хезмәттән соң, Казанга килеп төпләнә. Мөхәммәд-Шәфи сәүдәгәр Ибраһим Аппаковның кызы Мәрьямгә өйләнә. Аларның Фатыйма, Нәфисә исемле кызлары туа. Әтиләре вафат булгач, алар Санкт-Петербург шәһәренә күчеп китәләр. Анда югары белем алалар. Бүгенге көндә Габдулла Тукай музее Мөхәммәд-Шәфи яшәгән йортта урнашкан. Сәүдәгәр Ибраһим әлеге ике катлы йортны кызына бүләк итеп биргән була.
Ахульго мемориаль музей комплексында хезмәт куючылар: “Музейның һәрбер ташы тынычлыкка, халыклар дуслыгына дога кылып салынган”, –диделәр. Чөнки 1817-1864 елларда барган сугыш Кавказ территориясендә яшәүче халыкларның барсының язмышына да кагылган һәм әлеге музейда аларның тарихы чагылган. Дагестанда булырга туры килсә, һичшиксез, әлеге музейга бармый калмагыз! Кавказ халыкларының үз җирләрен саклау өчен күрсәткән батырлыклары сокланырлык…

Рәфилә Рәсүлева.