Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ахирәткә әзерләнәсеңме?
7.05.2015

Ахирәткә әзерләнәсеңме?

20111008-1be6508ff9d37173374d6d93c87b56aaАллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: “Бу дөнья алдый торган нәрсә, ул вакытлыча гына. Сез бу дөньяда кылган гамәлләрегез өчен Кыямәт көнендә җавап бирәчәксез”, — ди. Ә яшеме-картымы, ярлымы-баймы — һәркем үлемне күрәчәк. Җәһәннәм утыннан котылып калучы, коткарылучы бәхетле кеше була.

Аллаһы Тәгалә каршына килгәч, сиңа әти-әниең дә, туганнарың да, дусларың да булыша алмый. Кылган изгелекләрең яисә начар гамәлләрең өчен үзең җавап бирәчәксең.
Аллаһы Тәгалә: “Гөнаһлы кеше­ләр үле дә, тере дә булмаслар. Алар җәһәннәм әһелләреннән булырлар”, — дип әйтә. Әгәр дә тере кешене утка салсалар, ул газаплана да үлә. Ә җәһәннәм утында адәм баласы яшәмәс тә, үлмәс тә. Кемгәдер озак итеп, кемгәдер мәңге җәһәннәм утында янарга туры киләчәк.
Мөэмин хәлдә үлгән, изге гамәлләр кылып яшәгән кешегә Аллаһы Тәгалә: “Иң югары дәрәҗәләрне бирер­мен”, — ди.
Без киемнәребез, машинабыз пычранса, аларны юабыз. Шулай ук үзебезнең иманыбызны да чистартып торырга кирәк. Чөнки иман ул шулай ук керләнә. Аны чистартып тормасак, ул пычранып бетәр, кешенең иманы бар икәне дә тоелмас.
Гомер бик тиз уза. Бүген син үзең өчен тырышсаң, иртәгә инде балаларың өчен кайгырып яшисең. Алар үскәч, оныклар өчен дип яшисең. Балалар өчен кайгырып яшәү бик яхшы. Тик ахирәт турында күбрәк уйларга кирәк.
Аллаһы Тәгалә: “Ләззәтләрне ки­сүче үлемне күбрәк искә алыгыз”, — ди. Дөньяның табигате дә, сыйлары да бик матур. Тик бу матурлык — алдый торган әйбер. Үлемне ешрак искә төшерсәк, ахирәткә дә ныклап әзерләнербез.

Фаиз хәзрәт
Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.