Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ахирәткә әзерләник, дөнья тормышын ташламыйк
30.04.2021

Ахирәткә әзерләник, дөнья тормышын ташламыйк

Көтеп алган изге айның яртысыннан артыгы узып та китте инде. Рама­зан ае кебек гомер дә сизелми үтеп китәчәк. Ә без ахирәткә әзер­ләнәбезме?

Ничек дөрес яшәргә соң? Безнең үрнәк алырлык кешеләребез булырга тиеш. Яшүсмерләр мәсәлән, еш кына төрле блогерларны, артистларны, тик-ток һәм башка социаль челтәрләрне алып баручыларны үзләренең идеалы итеп күрәләр. Бай тормыш, сәяхәт итүләр, аз эшләп, күп акча алу турында хыялланалар. Югары фәнни уңышларга ирешкән галимнәрнең эшләре турында ишетеп түгел, ә Интернеттагы тормышны күреп кызыгалар. Дөрес, социаль челтәрләрне алып бару, халык арасында популярлык яулау да — үзенә күрә эш. Тик кемдер телефон, компьютер артында төрле видеолар төшереп утырганда, икенче берәүләр зур-зур бизнес төзеп, меңләгән халыкны эш белән тәэмин итәләр. Аерма, күрәсез, зур. Ә без, мөселманнар, кемнән үрнәк алырга тиеш? Әлбәттә, безнең өчен иң матур тормыш — Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) тормышы. Ә Рәсүлебез безгә сәхабәләрдән үрнәк алырга куша. Әйе, алар арасында да байлары һәм ярлысы, төрле холыклысы булган. Тик аларның барысын да Аллаһтан курку берләштергән. Без дә бит барыбыз да төрле кешеләр. Кемдер мәчеткә намазга җәяү, икенче берәү – кыйммәтле машинада килә. Яшәгән йортларыбыз, кәсеп итүләребез, һөнәрләребез аерыла. Тик гыйбадәт кылу, Аллаһ кушканнарны үтәп яшәү берләштерә. Сәхабәләр динне күтәрүгә үзләренең зур өлешләрен керткәннәр. Без дә шундый булырга омтылып яшәргә тырышыйк.
Хәзерге көндә күп кенә мөселман яшьләре арасында шундый фикер йөри: дөнья эшләрен калдырып, көн-төн гыйбадәт кылып кына утырырга кирәк. Тагын бер пар аяк киеме алсаң – исраф. Яхшы йортлар салырга кирәкми – байлыкны үзең белән алып китә алмыйсың. Ә кергән акчаларын мәчетләр, мәдрәсәләр, мәктәпләр төзүгә, зәкят түләүгә, сәдака таратуга тотучылар боларны ишетеп: “Мин дөрес яшәмим, Аллаһ юлында дөрес тырышмыйм микәнни? Барысын да ташлап, гыйбадәт кылып кына утырырга кирәк икән”, — дип уйлый башлыйлар. Юк, без, сәхабәләрдән үрнәк алып, Аллаһ юлында да, дөнья эшләрендә дә тырышырга тиеш. Сату белән кәсеп итсәң, Раббыбыздан курык, бер тиенгә дә кешене алдама. Бар нәрсәңне дә Аллаһ юлында бирәсең килсә, Әбү Бәкер исемле сәхабәдән үрнәк ал. Көчле, куркусыз буласың килсә, юллар ачык. Һәр өлкәдә дә үз юлыбызны табарга, шул ук вакытта гыйбадәттән аерылмаска бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ә Рамазан ае — үзебезнең эшләргә, яшәү рәвешенә нәтиҗәләр чыгара торган ай. Зәкятләрне исәплибез, максатларыбызга ирешкәнбезме, юкмы — шуларны билгелибез. Бер ел узып киткән, без Аллаһы Тәгалә юлында никадәрле тырышканбыз, нинди изге эшләр башкарганбыз, файда китергәнбез — нәтиҗә чыгарыйк. Аллаһы Тәгалә безне ачлыктан, ярлылыктан, сугыштан имин кылды. Һәрберебезгә дә дөнья тормышында да, ахирәт өчен дә тырышырга да тырышырга кирәк.
Аллаһы Тәгалә безгә тәүфыйк һәм тәкъ­валык насыйп итсен. Раббыбыз Үзе биргән нигъмәтләрнең кадерен белеп, шөкер итеп яшәргә насыйп булсын. Һәм Аллаһы Тәга­лә безгә көчебез җитмәстәй сынаулар бирмәсә иде, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә дәрә­җәләребезне Үзе янына күтәрсә иде.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.