Афәрин!
Тәбәрле, Тәбәрле… Ямьле синең урамнарың, урам саен чылтырап аккан чишмә суларың, болыннарың, чиксез урманнарың, шул табигать кочагында яшәгән кешеләрең.
Тарих фәне галиме Раиф Мәрдановны зурлап, колхоз, авыл Советы, мәктәп, музей, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашлыгында, 24 мартта, авыл клубында бик зур бәйрәм оештырылды. Бәйрәмгә Казан, Чаллы, Ижау, Нефтекама һәм башка жирләрдән күп кунаклар кайткан иде. Раиф фәнни, ләкин гади, аңлаешлы тел белән Тәбәрле турындагы китапның кыскача эчтәлеген сөйләде. Авылдашлар, барлык кайткан кунаклар бик сөенделәр, аягүрә басып, аны алкышларга күмделәр! Аңа бик күп жылы сүзләр әйтелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Жиде бертуганның әти-әнисе Ходай юлына китеп барды, ләкин балалары, әти-әниләре кебек, барысы да тәртипле, укымышлы, ягымлы, кунакчыл. Өйләре күңелле, кайчан кайтсаң да, җылы, өстәлләре ризык белән тулы. Кайтып төшкән һәрбер туганнарга, күршеләргә якты караш, хөрмәт, тәмле ашау, яхшы сүз! Һәр гаиләдә икешәр-өчәр бала, күбесе югары уку йортын тәмамлаган. Бик эшчәннәр, бик ачыклар, әти-әни, әби-бабайлары кебек бик тырышлар. Бәйрәмне барча оештыручыларга бик зур рәхмәт! Сәламәт булып, рәхәт яшәгез! Эшләрегез уң, тормышларыгыз ямьле булсын!
Барлык туганнар исеменнән Алмаз Валеев