Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Афәрин, синьора!
20.07.2015

Афәрин, синьора!

Диләрә Гаделшина
Туган җире: Ижау шәһәре
Ижау шәһәренең Республика музыка көллиятенең академик җырлау бүлеген тәмамлаган. Бүгенге көндә Мәскәү Дәүләт мәдәният институтының музыка-театр сәнгате, операда җырлау сәнгате факультетында белем ала.

Заман тормышыбызга нинди генә үзгәрешләр кертсә дә, барыбер кеше асылының бизмәне — рухи байлык. Рухи яктан хәерче кеше ,корыган агач төсле, дөньяга ямь өсти алмый. Тормышның бөтен өлкәсендә дә шулай. Сәнгатьтә исә ул аеруча ачык чагыла. Сәхнә түрендә бүген кемнәр балкый, яшьләр ничек яши, аларның һөнәри халәтләре нихәлдә?
Талантлы якташыбыз Диләрә 26 апрельдә Мәскәү шәһәрендә Италия җөмһүрияте тарафыннан оештырылган Халыкара CHORUS INSIGE INTERNATIONAL фес­ти­валендә эстрада вокалы но­минациясендә катнашты. Хор, дуэт, ансамбльләр, академик, эстрада, халык вокалы номинацияләре буенча көч сынашкан бик күп катнашучылар арасында иң күп балл җыеп, алтын дипломга лаек булды. Әлеге бәйгедә Гран-при берәү генә булса да, фестивальнең президенты һәм жюри әгъзалары Диләрәне Италиядә узачак фестивальгә чакыралар.
Италиянең Кьети шәһәрендә узган фестивальдә ул эстрада вокалы номинациясендә испан һәм инглиз телендә җырлап, алтын диплом ала.
“Италиядә мин үземне өйдәге кебек хис иттем. Бик матур ил. Кешеләр ачык күңелле, таныш булмасаң да, исәнләшәләр, елмаялар. Италиядә барлык кеше дә инглиз телендә сөйләшми икән. Көллияттә укыганда итальян теле дәресләре кергәнлектән, аралашканда кыенлыклар килеп чыкмады. Ә гомумән алганда, җиде төрле телдә иркенләп җырлый алам”.
Диләрә катнашкан әлеге фестиваль зур концерт белән Рим шәһәрендә II гасырда төзелгән барлык аллалар храмы “Пантеон” да тәмамлана. Ул биредә инглиз һәм итальян телләрендә дини әсәрләр башкарып, академик вокалга сәләтен күрсәтә. “Мин анда XVII нче гасыр ариясен җырладым. Фестивальгә Италиядән, Финляндиядән, Рос­сиядән, Украинадан, Әр­мәнстаннан, Кот-Ивуар Республикасыннан (Көнбатыш Африкадагы дәүләт) катнаштылар. Ә саубуллашу кичәсендә һәркем үз иленең җырын җырлады. Мин халкыбызның “Озату” җырын башкардым. Татар музыкасы кайда да тамашачы күңелен яулый. Җырны ишетүгә миңа тамашачылар: “Афәрин, синьора!” — дип кычкырып алкышларга күмделәр”, — дип сөйләде ул.
Тырышлык, үз-үзеңне аямау, ихтыяр көче, үзеңә карата таләпчәнлек зур уңышларга китерә.
Кем ул җырчы? Сәхнәдә без аның Ходай Тәгалә биргән тавышына, музыка, эчке һәм сәхнә культурасына карыйбыз. Тавышы ничек куелган һәм ул тавышны ничек файдаланганын күзәтәбез. Репертуарына да игътибар итәбез. Бу таләпләргә җавап бирерлек җырчы булу өчен көне-төне эшләү, зыялы мохит, шул мохиттә тәрбияләнү кирәк. Диләрә тәрбияләнгән гаилә — нәкъ шундый гаилә. Чөнки моң гаиләдән күчә. Удмуртиядә үзләренең көчле тавышлары белән аерылып торган Фәния һәм Мөхәммәтнур Гаделшиннарның талантлы кызына сокланмый мөмкин түгел.
“Буш вакытларымда роликларда йөрергә яратам, йөзәм. Төрле милләтләрнең халык көйләрен тыңлыйм. Флейтада уйныйм. Алга таба чит телләрне өйрәнүне дәвам итәргә, көйләр иҗат итәргә телим”.
Афәрин, Диләрә! Яңадан-яңа уңышларга ирешүеңне теләп, яңа сезонда концертларың белән Удмуртиядәге якташларыбызны сөендерерсең, дип көтеп калабыз.

Рәфилә Рәсүлева.