Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Афәрин, сарапуллылар!
18.04.2019

Афәрин, сарапуллылар!

13 апрельдә Сарапул шәһәренең “Электрон” мәдәният сараенда Милләтләр мәдәниятен тергезү һәм үстерү үзәге, Сарапул татар иҗтимагый үзәге оештыруында “Халкым белән горурланам” дип исемләнгән Татар мәдәнияте көне үтте. Агымдагы елда чараның форматы үзгәргән. Сарапуллылар фойеда “Әбиемнең күңел сандыгы” дигән исем астында сәхнәләштерелгән концерт күрсәттеләр, ә тамашачылар өстәл артында тамаша карап, чәй белән сыйландылар.

Бәйрәм башланыр алдыннан оештыручыларның: “Тамашачы аз булыр инде”, — дип борчылулары юкка булды. Бераздан залда утырырга урын да калмады. Баксаң, балалар чыгыш ясый икән, аларны тамаша кылырга әти-әниләре, әби-бабайлары килгән. “Әбиемнең күңел сандыгы” исемле сәхнәләштерелгән концерт бик матур узды. Халык һәр сүзне, һәр җырны йотылып тыңлады, биюләрне көчле алкышларга күмде. Күрсәтелгән гореф-гадәтләр өлкәннәр өчен яшь чакларын искә алу булса, балаларга танышу, күрү, белү булды. Сәхнәдә уйнаучы, җырлаучы артистларның составы да ишәйгән. Гаиләләре белән чыгыш ясаучылар да арткан. Әнә бит бабасы Зөлфәт Арсланов белән 6 яшьлек Элина Арсланова “Карауҗа авылы көе”н сиптерә. Айгөл, Артур Камалиевлар гаиләсе дә биредә. Зәринә Вәкилева җитәкләгән “Яшьлек” ансамбле моңлы җырларын суза, Асия Әхмәтова матур итеп концертны алып бара. Рөстәм Сөләйманов, Руслан Муллахмәтов кебек яшь егетләргә милли киемнәр бик килешә. Алар янында ил агалары сымак Таһир, Рифкат абыйлары. Татар мәдәнияте үзәге эшенең беренче нәтиҗәләре бу. Балаларның чыгыш ясавы иң куанычлысы булды. “Татар мәдәнияте үзәге ачылгач, без үзебез укыта торган 21 нче санлы мәктәптә татар телен, мәдәниятен өйрәнергә теләүче балаларны барладык. Бу тәкъдимне мәктәп җитәкчелеге алдында күтәрдек һәм алар хупладылар. Икенче елга түгәрәк яки факультатив рәвешендә эшне башлап җибәрәбез. Быел исә инде без балаларны Ижауда узучы “Туган телем — иркә гөлем” конкурсына әзерләдек, уңышларыбыз да бар. Иң мөһиме, балалар кызыксына”, — диде 21 мәктәп укытучысы Мәүлидә Фәйрузова. Тамашачы Гөлшат Хәтмуллина үзе дә кайчандыр Сарапул халык театрында уйнаган: “Бүгенге кичә бик ошады. Сарапулда талантлар күп икәнен беләбез. Бүген алар чыгыш ясаганда, алар безнең йөзек кашлары бит, дип уйлап утырдым. Балаларның чыгыш ясавы күңелгә сары май булып ятты. Татар мәдәнияте үзәге ачылганга да бик сөенәбез. Анда үзешчән театр түгәрәге оештырсалар, үзем дә бик теләп йөрер идем”, — диде. Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фаил Исламгалиев: “Без ел саен отчет концерты ясыйбыз. Быелгысын үзегез күрдегез, икенче форматта. Халык күп килгәнгә шатландык. Алга таба планнарыбыз күп, Бөек Җиңү көне уңаеннан ветераннарыбыз өчен кичә үткәреп, аларны тәбрикләргә уйлыйбыз. Татар милләтеннән булган ветераннарны барларга телибез. Якшәмбе саен Татар мәдәнияте үзәгендә балалар , өлкәннәр татар телен өйрәнә. Яңа кешеләр килә, шунысы сөенеч. Аннан соң инде без Сабантуйга әзерләнә башлыйбыз”, — диде.
Мәкаләне язганда, үзем “Яңарыш” редакциясенә эшкә килгән елларны искә төшердем. Ул чакларда сан аралаш диярлек: “Сарапул татарлары Сабантуй гына үткәрә, башка чаралар үткәрмиләр, булган татар классларын таратып бетерделәр”, — дип тәнкыйтьләп, мәкаләләр чыга иде. Ниһаять, җитте бит вакыт, Сарапул татарлары да кузгалды! Әлбәттә, бу — Татар мәдәнияте үзәге ачылуның нәтиҗәсе. Бу үзәкне ачуга зур көч куйган милләттәшләребезгә зур рәхмәт әйтеп, “Афәрин, сарапуллылар”, — дип, мәкаләмә нокта куям.

Рәфилә Рәсүлева.