Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Афәрин кызлар, егетләр!
3.04.2014

Афәрин кызлар, егетләр!

Шушы көннәрдә Ижау  шәһәрендә иҗат итүче “Асылъяр” фольклор җыр һәм бию ансамбле   Казан шәһәрендә узган бәйгедә җиңү яулап кайтты. Бу турыда тулырак мәгълүматны ансамбльнең җитәкчесе Лариса Гайнетдинова бирде.

«Март ахырында без ин­де икен­­че тап­кыр “Халкыбыз җәүһәрләре” дип аталган II төбәкара балалар һәм яшүсмерләр фольклор коллективларының ачык конкурс-фестивалендә катнаш­тык. Аның төп оештыручылары Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы, Казан филология университеты. Фестивальнең максаты, исеменнән күренгәнчә, халкыбызның милли җәүһәр­ләрен саклап калу, үстерү һәм яшь буынга тапшыру. Конкурста Тула өлкәсе Донской шәһәреннән, Башкортостаннан, Удмуртиядән, Татарстанның күп кенә шәһәрләреннән төрле милләт вәкилләре катнашты. Төрле яшьтәге 20 баланы берләштергән безнең ансамблебез күп кенә номинацияләрдә җи­ңүләр яулады. Иң кечкенә җырчыларыбыз Ралина Шакирова — 2нче, Ильяс Бәдертдинов һәм Гүзәл Нәҗметдиновалар — 3нче, Илнара Гәрәева 1нче урынга лаек булдыдар. Ә коллективыбыз “Этник вокал коллектив” номинациясендә 1нче урынны яулады.

Әлеге конкурс балалар өчен дә, җитәкчеләре өчен дә бик кызык­лы һәм файдалы булды. Барлык катнашучылар да көн буе төрле мастер-классларда халкыбызның кул эшләренә өйрәнделәр, спорт эстафетасында катнаштылар, үз коллективыбызның визит карточкасын күрсәттек. Кич белән балалар өчен дискотека булса, әти-әниләргә  Кәрим Тинчурин театрын карау мөмкинлеге тудырылган иде. Җитәкчеләр өчен семинар, укулар оештырылды. Жюри составында утыручы югары дәрәҗәле белгечләр “Асылъяр”ның узган елга караганда уңай якка үзгәрүен, балалар саны артуын, егетләрнең актив булуын билгеләп уздылар. Бигрәк тә баянчыбыз Руслан Валеевны “республикабызның табышы” дип атап, Казанга укырга чакырдылар. Гомумән, бу сәяхәтебез ансамбльнең һәр кешесе өчен файдалы булды. Балалар тагын да яхшырак шөгыльләнергә дәрт алса, әти-әниләр аларның уңышлары өчен горурланып кайтты”.

Удмуртия татарлары данын яклап, уңышлы чыгыш ясап кайткан “Асылъяр”ның асыл уллары һәм кызларына татар җәмәгатьчелеге исеменнән рәхмәт белдереп, “Афәрин!”- дип әйтүдән башка ни дисең!

Гүзәл Шакирова.