Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Афәрин, «Асылъяр»!
8.03.2012

Афәрин, «Асылъяр»!

Республикабызда узган төрле мәдәни чараларда, бәйрәмнәрдә, иҗади бәйгеләрдә катнаша алырлык талантлы балалар, мәктәп укучылары, яшьләр булуы — сөенечле күренеш. Яшь буынны сәхнә тормышына тартуда, үз республикабызда гына түгел, чит төбәкләрдә узган бәйге-чараларда да үзен күрсәтә, мактаулы урыннар яулый алырлык талантлар үстерүдә Удмуртиядә эшләп килгән татар ансамбльләренең роле зур. Шундыйларның берсе — «Асылъяр» ансамбле.

2010 елның апрель аенда Республикабызда Федераль Сабантуйга әзерлек барганда сәләтле балаларны, яшьләрне бергә туплау, чыгышлар әзерләү мохтаҗлыгыннан төзелгән ул. Сабан туе узганнан соң да яңадан-яңа концерт номерлары туып тора, ансамбльгә җыр-бию белән кызыксынучы яңадан-яңа кызлар-егетләр өстәлеп тора. Нинди генә бәйрәм, конкурс, чара узмасын, «Асылъяр» иң актив, бәйрәмнәрне оештырып йөрүче ансамбльләр рәтенә баса. Ансамбльнең җитәкчесе Лариса Гайнетдинова – талантлы, максатчан, үҗәт оештыручы гына түгел, тәҗрибәле, дипломлы белгеч. Ул мәктәптә укыганда ук Ижауның 4нче сәнгать мәктәбен тәмамлый. Аннары музыка училищесының халык хоры бүлегендә белем ала. 2нче курста укыганда ук «Танок» ансамблендә артист булып эшләп, белемен гамәлдә сынап тәҗрибә туплый. Училищены тәмамлаганнан соң, мәдәният һәм сәнгать буенча Мәскәү университетында читтән торып белем алуын дәвам итә. Фәнни эшләрен татар мәдәнияте буенча яклый. Берничә ел балалар бакчасында да эшләргә туры килә аңа. «Минем өчен балалар бакчасында нәниләр белән эшләү иң файдалы еллар булды. Анда фольклор ансамбле төзегән идем. Бу тәҗрибәм бүгенге көндә балалар белән эшләгәндә дә ярдәм итә», — ди Лариса.

«Асылъяр» ансамбленә килгәндә, биредә балалар һәм яшьләр төркеме эшли. Балаларга музыканы аңларга өйрәтүне, сәхнә серләренә төшендерүне уен аша оештырырга тырышабыз. Безнең сценарийларның нигезендә фольклор ята: татар халык әкиятләре, җырлары, уеннары… Бию хәрәкәтләрен, җыр башкарганда дөрес итеп тын алырга, ноталарны аерырга өйрәтәбез. Вокал белән үзем шөгыльләнәм, бию буенча дәресләрне Альбина Вәлиева бирә. Шунысын да әйтергә кирәк, бирегә йөрүчеләр арасында татар телен начар белүчеләр дә бар. Шуңа җыр текстларын ятлау, башкару барышында әкренләп татар телен үзләштерү белән дә шөгыльләнәбез», — дип, кыскача ансамбльнең эш юнәлеше белән таныштырып үтте Лариса Гайнетдинова.

Хәзерге вакытта ансамбльнең даими йөрүчеләрдән торган ныклы төркеме бар. Венера Сазонова, Эльвира Фатыйхова, Алисә Гарифуллина ансамбльнең беренче көннәреннән йөри башласа, Айгөл Габдерәхимова, Руслан Сабиров, Ландыш Мингазимовалар соңрак кушылганнар. Рафис Насыйров, Ралина Фаттахиева, Альбина Вәлиевалар да үз сәләтләре белән ансамбльнең бер бизәге булып торалар. Миңа «Асылъяр» ансамбленең балалар төркеме шөгыльләнгәндә репитицияләрдә булырга туры килде. Татар телендәге төрле тизәйткечләр, халык уеннары аша нәниләрнең тавышларын кую, хәрәкәтләнергә өйрәтү барышын күзәтү бик ошады. Кечкенә генә балаларның дәртле татар бию көйләренә тыпырдап биеп йөрүе соклангыч күренеш. Балаңда татар мәдәниятенә кечкенәдән кызыксыну уятасың килсә, менә кайда алып килергә кирәк икән! Алар һәр атнаның дүшәмбе, җомга көннәрендә «Халыклар дуслыгы йорты»нда 19.00 сәгатьтә шөгыльләнәләр. Белешмәләр өчен телефон — 89043152891. Бәлки, кем дә булса бирегә йөреп, үзенә зур сәхнә тормышына юл ачып җибәрер, кем белә?

P.S. 28 февральдә «Асылъяр» ансамбле Чувашиядә 25 ел рәттән узган «Урмай моңы» бәйгесендә катнашып тагын да яңа уңышлар яулап кайтты. Түбән Новгород, Башкортостан, Ульяновск, Татарстан, Кабардино-Балкария, Мәскәү, Марий Эл, Казахстан, Кытай һ.б. төбәкләрдән килгән бихисап катнашучыларга арасында «Асылъяр» ансамбленең 3нче дәрәҗә лауреат исемен яулавы — зур җиңү. Аларга яңадан-яңа үрләр яулап, төбәгебезнең горурлыгын тагын да арттырырга насыйп булсын. Уңышлар сиңа, «Асылъяр»!

Элмира Нигъмәтҗан