Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Афәрин, Альбина!
22.06.2017

Афәрин, Альбина!

Бүгенге яшьләр тормышын кичәге яшьләр күзлегеннән чыгып караганда, аларның җитезлеге, яңалыкны җәһәт кабул итүләре, төрле конкурсларда, чараларда актив катнашулары күзәтелә. Гүзәллек конкурслары турында һәрдаим укып торабыз. Әйе, тышкы матурлык беренче урынга чыккан заманда яшибез шул. Бу — заман таләбе.
Ләкин минем язарга те­ләгәнем яшьләр иҗатын чагылдырырга теләгән конкурс турында. Нәкъ менә шундый әдәби конкурслар каләм тотучы яшьләрне иҗат мәйданына алып керә, күңел матурлыгы тәрбияли. Тышкы матурлыкны саклап, тәрбияләп торырга кирәклекне кеше тизрәк аңлый. Ә күңелне саф көенчә, матур итеп тоту турында яши башлаганда бик уйланмыйсың шул.
Быел Татарстан Республикасында Экология һәм җәмгыяви киңлекләр елы. Шул уңайдан 1 мартта “Идел” яшьләр журналы “Идел бит ул, киң бит ул” дип аталган әдәби конкурс игълан итте. 14-45 яшьтәге авторларның татар һәм рус телләрендә проза, поэзия, публицистика номинацияләрендә эшләре кабул ителде. Конкурс шактый гына юл үтеп, шушы көннәрдә нәтиҗәләр дә билгеле булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантаналары, катнашучыларга дипломнар юллау һәм, иң куандырганы, 13 июнь иртәсендә “Татарстан — Яңа Гасыр” каналында “Манзара” тапшыруында җиңүчеләр белән таныштыру-әңгәмә оештырылды. Куанычның ике сәбәбе бар. Беренчесе, проза номинациясендә үзебезнең Альбина Гайнуллина җиңүче булды. Икенчесе, шундый бик тә кирәкле әдәби конкурс турында бар халык белде. “Конкурс беренче тапкыр үткәрелде, илле эш кабул ителде. Конкурс дәвамлы булыр,” — дип сөйләде “Идел” журналының мөхәррир урынбасары Ландыш Фазуллина. Бүгенге шоу, әзерлексез тамашалар көн саен үрчеп торган заманда, әкрен генә, күзгә-башка артык чалынмыйча, ләкин шактый саллы гына әсәрләр иҗат итүче яшьләр булуы куанычлы хәл бит. Ә аларның язганнарын дөньяга таратуда, үзләрен тагын да иҗатка рухландыруда конкурс, әлбәттә, алыштыргысыз. Сүз уңаеннан әйтип китик, поэзия номинациясендә Гөлүсә Батталова җиңде. “Идел” журналын укучыларга яисә шигърияткә гашыйк кешеләргә бу исем дә ят түгелдер, дип ышанам.
Ни өчен үзебезнекеме? Альбина Гайнуллина — “Яңарыш” ны укучыларга яхшы таныш автор. Ул үзенең фәлсәфи эчтәлекле шигырьләре, гыйбрәтле хикәя­ләре, хисле нәсерләре, публицистик язмалары белән дә газета битләрендә күренеп тора. Проза номинациясендә беренче урын яулавы бәхетле очрак кына түгел. Альбина 2010 елда ук “Идел” яшьләр үзәге ел саен оештыра торган “Иделем акчарлагы” әдәби конкурсында (бу конкурста 30 яшькә кадәрле авторлар катнаша ала) үзен яшь хикәяче итеп таныткан иде. Һәм яңадан бер зур җиңү! Әфарин, Альбина! Әгерҗе районының гүзәл табигать кочагына сыенып урнашкан Татар Шаршадасы авылы белән бәйле вакыйгаларны укыганда, күпләр теләктәш булгандыр, Альбинага яңа иҗади уңышлар юллагандыр дип уйлыйм.

“Вакыт чама белми, оча, бик тиз үтә. Шулай да яшьләрдән калышырга исәп юк әле. Алдагы елда да бәхетне сынап карарга теләк бар. Конкурсның исеме генә дә ни тора — “Идел бит ул, киң бит ул”! Нәкъ яшьлекнең үзе кебек!” — ди Альбина

Фәридә Хафизова, Әгерҗе шәһәре.
Фотосурәттә җиңүче Альбина Гайнуллина (сулдан өченче).