Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Африка чумасы Удмуртиягә якынлаша
19.10.2016

Африка чумасы Удмуртиягә якынлаша

Африка чумасы — дуңгызлар өчен аеруча куркыныч булган авыру. Әлеге авыру каты бизгәк белән башлана, эчке органнарга зыян килә һәм 100% очракта үлем белән тәмамлана.
Дуңгызларның африка чумасы кеше өчен куркыныч түгел. Төп матди зыян дуңгыз асраучы шәхси хуҗалыкларга, фермаларга тия. Африка чумасыннан дөньяда әлегә кадәр бер вакцина да юк. Вирусның төп чыганагы — авыру хайваннар. Шулай ук тиешле таләпләргә туры китерелеп сакланмаган һәм эшкәртелмәгән итләр, көнкүреш калдыклары, кан эчүче бөҗәкләр вирус таралуга сәбәпче булырга мөмкин. Ләкин, минемчә, иң куркыныч чыганак булып чүплекләр тора.
Илебез территориясендә 2016 елда 257 пунктта дуңгызларның африка чумасы белән авыру очраклары теркәлде. Африка чумасы 201 йорт дуңгызында һәм 56 очракта кыргый фаунада барлыкка килде. Авырудан Идел буе федераль округының 5 субъекты зыян күрде.
Бүгенге көндә Удмуртия террито­риясендә әлеге авыру юк. Әмма Саратов өлкәсе, Чувашия һәм Татарстан рес­публикаларындагы соңгы вакыйгалар аркасында, әлеге регионнардан безнең республикага да авыру керү куркынычы бар.
Татарстанда Норлат районы Сосновка авылы территориясендә авыру очрагы ачыклану сәбәпле, чикләү чаралары кертелде. 5 чакрым аралыгында беренче куркыныч зона һәм 100 чакрым аралыгында, икенче куркыныч зона билгеләнде. Аңа сигез район керде. Без алган мәгълүмат буенча, бер авыру учагын юк итү өчен 18 миллион сум сарыф ителгән. Ә Чувашиядә матди чыгымнар 24 миллион сумга җиткән.
Удмуртиядә шәхси хуҗалыкларда һәм фермаларда 230 меңнән артык дуңгыз асрыйлар. Шул исәптән, Кече Пургада дуңгыз асраучы ике ферма бар.
Куркыныч авыруны Удмуртиягә кертмәү өчен ике республика чигендә махсус сак оеш­тырылды. Монда ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм мал табиблары тәүлек дәвамында кизү тора.

Фәнил Мәндиев,
Кече Пурга районының мал авырулары белән көрәш бүлеге җитәкчесе.