Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - “Аулак өй”дә булдым әле
12.01.2017

“Аулак өй”дә булдым әле

Халыклар дуслыгы йорт­­ын­да “Ак калфак” оеш­масы (Алия Абдуллина җи­­тәкчелегендә) “Аулак өй” бәй­рәмен уздырды. Оешма кар­шында Галия Быкова җи­тәкчелегендә “Дуслык” исемле яңа ансамбль эшли башлаган. Хатын-кызлар үзләренә матур ак калфаклар теккәннәр. Ансамбль бик эчтәлекле бәйрәм концерты әзерләгән. Чыгыш ясаучылар барысы да милли киемнәрдән иде. Алар төрле милли уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр. 4 гармунчы милли моңнар белән дәрт өстәп тордылар. Соңыннан артист­лар да, тамашачылар да чәй өстәле янына җыелдылар.

Вәҗиһә Заһидуллина, Ижау шәһәре.