“Аулак өй”дә булдык
Җәй көннәрендә Казанда узган “Яшьләр көннәре”нә баргач, Татарстан — “Яңа гасыр” телевидениесының балалар һәм иҗат берләшмәсе директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты доценты, халыкара фәннәр академиясе академигы Рамилә апа Сәхәбетдинова белән танышкан идем. Әңгәмә барышында мин аңа татар тапшыруларын, бигрәк тә яшьләргә кагылышлыларын бик кызыксынып каравым турында әйткәч, ул миңа: “Син үзең дә җырлыйсың бит, Удмуртиядә бик талантлы яшьләр күп. Сезнең белән “Аулак өй” тапшыруы әзерләргә кирәк”, — дигән тәкъдим ясады һәм аның алып баручысы Роза Әдиәтуллина белән дә таныштырды. Удмуртия исеменнән телетапшыруда катнашу мөмкинлеге ачылуга мин ул вакытны чиксез сөенгән идем. Шуңа “Ижауга кайтып җитү белән бу хакта үзем йөри торган “Асылъяр” ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдиновага хәбәр иттем. Ул да ансамбль белән тапшыруга барырга бик теләп риза булды. Шул көннән Казанга барырга әзерлек башланды. Без атнасына дүртәр тапкыр репетицияләр уздырдык.
Телетапшыру өчен төшәргә без декабрь аенда бардык. Безне анда берьюлы “Аулак өй” тапшыруының ике чыгарылышына төшерделәр. Беренче тапшыруга “Аулак өй” күренешен тасвирлаган җырлы-биюле тамаша күрсәттек. Анда милли традицияләр, киемнәр, халык җырлары һәм йолалары чагылыш тапты.
Икенче тапшыру өчен “Шуннан нәрсә?”, “Яулык салыш” кебек җәзалы уеннар күрсәтелгән күмәк җырлар һәм такмаклар белән үрелеп барган яшьләрнең кичке уены тасвирланды. Телестудиядә без чыгыш ясаганда көлү тавышлары тынып тормады, чөнки безнең бу тамашалар чыннан да бик кызык һәм күңелле иде.
Казанга буш кул белән бармадык. Илсөя Мөхәммәтҗанова бик матур Ижау чәкчәге, ә минем әнием удмурт халкының милли ризыгы булган — перепечи пешерде. Удмуртиядә яшәгәч, аның төп халкы яшәгән милли ризык алып баруны урынлы дип санадык. Гомумән алганда, республикабыз татар яшьләрен, шул ук вакытта биредә үз традицияләрен, телен белгән яшьләр барлыгын күрсәтә алдык, дип уйлыйм.