Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ат җене кагылган Алсу
25.07.2016

Ат җене кагылган Алсу

Атлар дөньясы — тылсымга ия үзе бер дөнья. Халкыбыз өчен атның тоткан роле элек-электән зур булган: сугышлар барышында дошманнарга каршы тору, җир эшкәртүдә файдаланганнар.
Хәзер атларны бик сирәк, Сабантуйда — ат чабышларында гына очратасың. Балачакта хәтерлим, үземнең кечкенә генә авылда да ат абзары бар иде, әтиемнең ат җиккәне бүгенгедәй күз алдымда тора. Атка мәхәббәт безнең канга сеңгән, ахрысы. Бу акыллы хайваннарга ихтирамыбыз, гасырлар үтсә дә, һич кенә дә кимеми. Шуның дәлиле итеп, Сарапул шәһәренә терәлеп үк урнашкан Мыльники авылында атлар белән шөгыльләнүче клуб турында язып үтмәкчемен. Аның хуҗасы — Татьяна Анатольевна Воронина. Ул элек шушы ат абзарында эшләгән. 2000 елда ул тарала, бөтен нәрсә сатыла. Шуннан соң ул кредитлар алып бу эшне өр-яңадан торгыза. “Бу — яшәвемнең мәгънәсе, бернинди дә бизнес түгел”, — ди үзе. Бу эштә аңа бөтен гаиләсе ярдәмгә килә. Печәнне дә үзләре чабалар. Татьяна Анатольевна үзе руль артына утырып, печән алып кайта, үзләре көтү көтәләр. Ат абзарында 40 ат бар. Бер ишәкне дә күреп алдым әле мин. Шәһәребездә үткәрелгән һәр бәйрәм чарасына килеп, балаларны атта йөртеп сөендерәләр. Ат психотерапевт үзлекләренә ия, тынычландыра, диләр. Бигрәк тә хәзер стресслар заманасы, каядыр ашыгабыз, чабабыз. Ә монда табигатькә якынаясың, вакыт та әкренрәк үткән шикелле. Шуңа чыгарылыш кичәләре үткәрергә, экскурсиягә күпләп киләләр икән.
Нәкъ менә 2013 елда класслары белән чыгарылыш кичәсенә килгәч, Алсу бер күрүдә атларга гашыйк була. Икенче көнне үк, әти-әнисенең рөхсәтен алып, шул клубка килә. “Татьяна Анатольевна атка утыртты, курыкмаска өйрәтте, ат чистарттырды, аннары икәүләп 3 сәгать көтү көттек”, — дип искә алды Алсу беренче көнен. Хәзер көн-төн шул атлар турында гына уйлый. Атлар турында бик күп махсус әдәбият укыган, имтихан тапшырган. Алсуга озакламый 16 яшь тула. Ул 25нче мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлады. Ул искиткеч чибәр, карап кына торырлык, мөлаем, ачык. Интернетта атлар клубы буенча конкурста 690 тавыш җыеп беренче урынны алган. Аның өчен хәтта Казаннан да тавыш биргәннәр.
Алсуның әбисе — Рәсимә Миннебаева Әгерҗе районы Иске Эсләк авылыннан, күптәннән “Яңарыш” газетасы алдыра. Быел шәһәребез Сабан туе бизәлгән атның мәйдан әйләнүе белән башланып китте. Ә тарантаста гармун уйнап бардылар. Тезгенне татар милли киемендә нәкъ менә Алсу тоткан.
“Клубка 25 кеше йөри, иң кечесенә 9 яшь. Атларны үзебез ашатабыз, чис­тартабыз. Иртәле-кичле солы бирәбез. 169 сумга кисәкле тоз алып сыйлыйбыз. Шикәрне дә бик яраталар. Беренче атым — авыр йөк ташучы. “Декада” — кара төстә. Хәзер аның колыны “Денди”да йөрим. Тайны өйрәткәндә, иярдән егылып та төшәсең… Акча туплап, киләчәктә аны клубтан сатып алып, үземнеке итү хыялы белән янам. Атларның бәяләре — 100 мең сумнан башлана. Ә хәзергә ат җигәр өчен әсбаплар — ияр, тезген һ.б. үземнеке булсын дип акча җыям (50 мең сум тора икән). Атта йөрер өчен махсус киемнәр бар. “Денди”га 2 яшь, тыныч холыклы, сәләтле ат. Тагын “Чародейка” дигән атыбыз бар. Ә инде “Добрыня” — абзарыбызның горурлыгы. Колыннар күп туа. Кайсыберләрен сатабыз, чөнки кышын печән сатып алырга кирәк. 40 атка 7 рулон 2 көнгә генә җитә. “Мишель” — иң тиз, йөгерек ат. Сәгатенә 70-80 чакрым юл үтә. Ә “Прага” атыбыз иң биеге — 175 см.
Алсу атлар турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Сүзен дәвам итеп ул: ”Клуб әгъзалары белән ял итәргә 20 чак­рым ераклыкка кадәр барабыз. 31 августта атлар көне булачак. Ул көнне атларны эшләтмибез. Ялларын төсле тасмалар белән үреп, такыялар кидерәбез, бәйрәм итәбез. Ат абзарына атта йөрергә күп кенә инвалид балалар да килә, иң сөенгәннәре шулар.
Алсуның әтисе Айрат, әнисе Гөлсинә гадәти татар гаиләсе, халкыбызның языл­маган законнарына буйсынып, тырышып, хезмәт итеп матур яшиләр. Тагын бер 6 яшьлек кызлары бар. Быел беренче тапкыр бергәләп диңгез ярын күрергә барырга җыеналар. Алсу киләчәктә стоматолог һөнәрен сайлаячакмын, ди. Сүзен дәвам итеп: “Атта һөнәри рәвештә йөрү өчен ат белән бербөтен, аның белән ышанычлы мөнәсәбәттә булырга тиеш”. Ә бу бик читен”.
Аның бөтен бүлмәсе ат сыннары рәсемнәре белән тулган. Хәтта шимбә-якшәмбе көннәрдә дә, башка балалар рәхәтләнеп йоклаганда, иртәнге 6 сәгатьтән торып, беренче автобуска чыгып, Алсу атлары янына ашыга. Ә өйгә кичен 10 сәгатьтә генә кайта икән.
Шундый булдыклы милләттәшләрем белән очрашудан сөенеп, сокланып, шатланып, горурланып кайттым.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.