Ат чабышы җитмәде
Соңгы вакытта Ижау Сабан туен стадионда уздыру гадәткә кереп китте. Стадионда ат чабышы уздыру мөмкин түгел. Ә ат чабышы һәм көрәш милли бәйрәмнең йөзек кашлары булып тора. Быелгы Сабан туена да нәкъ шушы йөзек кашының берсе – ат чабышы җитми иде.
Шунысы да эчне пошыра: елның-елында Сабантуебыз концерт-шоуга әйләнеп бара. Зур колонкалардан агылган көчле музыка булу сәбәпле, янәшәңдәге кеше белән дә сөйләшерлек, аралашырлык түгел. Концертны ел әйләнәсенә карау мөмкинлеге бар, югыйсә…
Көрәш турында да берничә сүз әйтәсем килә. Ни өчендер кичәне оештыручылар, алып баручылар башка еллардагы кебек берөзлексез көрәштә катнашучылар турында микрофон аша әйтеп торуны кирәк дип тапмады. Кем белән кем көрәшә, ул көрәшче кайдан килгән, нинди авырлыкта, нинди төстәге киемле, кем? Бу хакта фараз итәргә генә калды. Яңгыраган көчле музыка астында кычкырыша-кычкырыша бер –беребездән сорашып белергә мәҗбүр булдык. Хәрәмләшү кебек күренешкә канәгатьсезлек белдереп, кычкыру, сызгырышулар булып алды. Көрәш бәйгесендә абсолют батыр исеменә Таһир Хуҗагалиев ия булды. Икенче урынны 20 яшьлек Динар Флүс улы Садретдинов яулады. Афәрин, көрәш батырлары!
Киләсе елларда югарыда саналган бар кимчелекләрне төзәтсеннәр иде. Әлбәттә, бар Сабантуйны кара күзлек аша гына карап булмый, күңелле, матур яклары да җитәрлек иде. Республика Сабан туен оештыру өчен бик күп чыгымнар таләп ителә. Барсын да оештыра, әзерли, иганәчеләр таба алганнары, милләттәшләремә бәйрәм бүләк итә алганнары өчен оештыручыларга зур рәхмәт.
Рәкыйп Мөхәммәтҗанов, Ижау шәһәре