Атлар
Бөек Ватан сугышы чорында һәм аннан соң ат караучы
булып эшләгән Маһира апаның якты истәлегенә багышлана.
Ватан дәшкәч, ирләр яуга китте
Саубуллашып туган җир белән.
Җыелмаган уңыш өелеп калды
Хатыннар, балалар иңенә.
Атларга да бер көн хәбәр килде:
Сугыш өчен кирәк аргамак.
Ватан куша икән, һәрнәрсәдән
Военкомат сүзе алдарак.
Район үзәгенә һәр авылдан
Нәрәд килде – ат озатасы.
Көйде бәгырь.
Соң атлардан башка,
Тормыш йөген ничек тартасы?!
Комиссия коры тотты эшне:
Әгъзалары саумы, бармы теше?
Чабышкының шәбе – олы терәк,
Сугыш кичәр өчен шундый кирәк.
Алмачуар шуны сизенгәндәй
Башын куйды таныш җилкәгә.
Күзләреннән тып-тып яше тамды,
Ничек озатырга иртәгә?!
Маһираның йөрәге ташмыни?
Кочаклап ук ала аткаен.
“Исән-сау йөр,
Алмачуар, җаным,”
Ялын тарый, сыйпый маңгаен.
Набор көне…
Атлар озатылды…
Баржага төялеп киттеләр.
Ятим калды атлар утарлары.
Атсыз ничек яшәр кешеләр?
Балтач Әхмәтсафа илтә китте,
Атлар ышанычлы кулларда.
Фронт сызыгына җиткезәчәк
Исән-имин булсын юлларда.
Хәтәр еллар атсыз үтә торды.
Яшүсмерләр үгез җиктеләр.
Бер туктаса, атламады үгез,
Әле дулап газап чиктеләр.
Беркөн сугыш кичкән атлар кайтты,
Бу, әлбәттә, башка төрлеләр.
Сыртларында ямау салган төсле
Яраланган хәтәр билгеләр.
Сугыш кичкән атлар…
Үзгә караш,
Тәрбиягә, назга мохтаҗлар.
Игътибар һәм ихтирамга лаек.
Алар бит сугышны кичкәннәр!
Малай-шалай китми яннарыннан
“Безнең телне аңлый беләме?”
“Кайсы милләт иярләде икән?”
“Ничек уртлый болын печәнен?”
Кесәдәге тәм-том ашатканда
Күбрәк өлеш — сугыш атына.
Ул һаман да ияләшми кулга:
Үзе курка, үзе ятсына.
“Ямаулыклы инде гел безнеңчә, —
Хатыннар да якын, үз итте.
Сугыш юлы узган изге җаннар
Нәкъ шул безнең ирләр шикелле.”
Ә Маһира һаман ат карауда –
Ишәйделәр бия, айгырлар.
Еллар җиңү язын алып килде,
Тик кайтмады насыйп яугирләр.
Ат өстендә, атлар арасында,
Ялгызлыкта узды гомерләр.
Кичкетаң авылы.