Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Атларда да безнең язмыш бар
4.06.2015

Атларда да безнең язмыш бар

23

Мария Астафьева фотосы.

 

Әлфирә Низамова
Атларда да безнең язмыш бар

Атлы гаскәр булган, атлыташкын,
Атлы кавем, шанлы дәверләр…
Ат зур терәк булган, әйтерсең лә
Ат өстендә үткән гомерләр…

Күпме кыйтгаларны тетрәткән ул —
Тояк шавы, атлар ташкыны?!
Җитезлеген һаман югалтмаган
Томырылып чаба, ашкынып…

Ни дә булса, аркадашы итеп,
Адәм заты атны сайлаган.
Җан сердәше һич сатмаган аны:
Алып кайткан әллә кайлардан!

Кырыс язмышларны җигелеп
тарткан
Йөк атлары борын канатып…
Кышкы суыкларда куырылып,
Урманнарда, кар-көртләрдә батып…

“Татар ат өстендә туа…, үлә”, — диләр.
Үтермәгән атлар, яклаган.
Батыр малкай үз маңгаен куеп,
Хуҗасының гомерен саклаган.

Аргамаклар, тулпар атлар,
Байтал, тайлар, чабышкылар,
Бия, юртак, дөлдел, колын,
Юрга, бахбай, җылкы, кырыкмаш тай…

Күпме исем, күпме мәгънә,
Күпме җырлар, әйтем, дастаннар?!
Юккамыни атлар мәйданнарга
Һәйкәл булып чыгып басканнар?!

“Аты шәпнең, атлавы шәп,” — диләр,
Югалмасын иде бергәлек…
Атның үтә моңсу күзләреннән
Тарих карый кебек төбәлеп…

Исәнбай авылы.