Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Ата-баба хәтере – ил хәтере
16.07.2020

Ата-баба хәтере – ил хәтере

Үткән елда “Яңарыш” газетасында “Иске фотографияләр ни сөйли?” дигән рубрика булдырган идек. Кызганычка каршы, ул колачлап эшләп китә алмады, әмма нәкъ шушы рубрика безгә Ижауда яшәүче Әминә апа Солтанова турында күбрәк белергә ярдәм итте. Әлеге рубрикага дип алып килгән фотосурәтләрнең тарихы белән таныша башлагач, ул тулы бер язма әзерләрлек булды. Әти-әнисе тормышта күпне күрсәләр дә, сынаулардан кырысланмаганнар. Ә мондый язмышлар белән танышу күпләребезгә гыйбрәт алырга ярдәм итәр. Сүзне Әминә апаның үзенә бирәбез.

“Баллы” тормыштан  курыкканнар

“Әтием Мөхәммәтһади 1892 елның мартында Кистем авылында дөньяга килгән. Әтисе Мөхәммәттаһир Кистем авылының Үзәк мәчете имамы була. Әнисе Җәмилә — авыл бае Госман Хаҗи бабайның кызы.Тик әтиемә дүрт яшь тулгач, әниләре үлеп китә. Әтине дә зиратка алып баралар. Әнисенең каберенә туфрак сала башлагач, әти: “Салмагыз, әнием өйгә кайта алмас”, — дип, бик нык елаган. Таһир бабайның икенче хатыны Фатыйма бик кырыс холыклы була. Әти белән аның апасы Зәйнәпне якын итми. Алар әниебез ягыннан туган тиешле Зөләйха әбидә күбрәк булганнар. Әти миңа һәрвакыт: “Кызым, ятимлек ачысы бик авыр, ятимнәрне кыерсыта күрмә. Башыннан сыйпап, бер кәнфит булса да биреп, күңелен күрергә тырыш”, — дип киңәшен бирә иде.
Әтиемә 15 яшь тулгач, энесе Мөхәммәтнәкыйп белән Малмыжда мәдрәсәдә белем ала. 2 ел укыганнан соң, бу ике шәкерт тә Кистемгә кайтып: “Без дә патшага каршы барабыз”, — дигән уйларын Таһир бабайга җиткерәләр. Бабайдан аларга чыбыркы белән бик нык эләгә. Ә ул вакытта әти-әнинең дәрәҗәсе зур булган. Әтиләре нәрсә белән шөгыльләнсә, яшүсмер малайлар да шуны дәвам иткәннәр. Балаларга баллы ризыкларны күп кулланырга рөхсәт бирмәгәннәр, “баллы тормышка” ияләшүләреннән курыкканнар. Шулай ук музыка тыңларга рөхсәт булмаган. Музыка балаларны юлдан яздырырга мөмкин дип уйлаганнар. Бервакыт әти мунчада качып кына курайда уйнаган. Әтисе аның уйнавын ишеткән. “Улым, шундый матур итеп уйнадың, күзләремнән яшьләр килде, әмма безгә музыка белән шөгыльләнергә ярамый, шуңа мин сине чыбыркы белән кыйнаячакмын”, — дигән һәм кыйнаган да. Аларның өйләрендә хезмәтчеләр булса да, балаларын хезмәткә, мөстәкыйльлеккә, пөхтәлеккә өйрәтеп үстерәләр.
Әти Малмыҗда укып кайтканнан соң, аны Кистемнең куян ягындагы мәчетенә (ул вакытта авылда 3 мәчет булган) имам итеп куялар. 1913 елда Таһир бабай әтиемне Паюра авылының Кадыйр байның кызы Хөсниягә өйләндерә. 1915 елда кызлары Фәридә дөньяга килә. Фәридәгә 6 яшь тулганда әнисе Хөсния тифтан дөнья куя. Тол калган әтиемә Юкамен районының Палагай авылы имамы кызы Галияне ярәшәләр. Бу никахтан Мөхәммәтәмин исемле ир бала туа. Ул үсеп, 5 яше тулуга, әнисе Галия шулай ук тиф авыруыннан вафат була. Дин әһелләрен кысрыклау башлана. Әти, улын алып, Дербентка китә. Тик Мөхәммәтәмин малярия авыруыннан вафат була. Әтием бу шәһәрдә төзелештә төрле эшләрдә эшләп йөри. Чачаков фамилиясен Таһиров дип алыштыра. Анда ул Сара исемле кызга өйләнә. Ике ир бала дөньяга килә. Бер бала озак тормый вафат була. Икенчесе — Рифкать исемлесе исән кала. Хатыны Сара холера чиреннән үлә. 1942 елда әтине сугышка алалар. Баланы балалар йортына озаталар. Сугыштан соң Дербентка кайткач, улын балалар йортыннан эзләтеп карый, ләкин таба алмый. Соңыннан Рифкать абый үзебезне эзләп тапты.

Ялгызлык

Әнием Фатыйманы тормыш бигрәк тә нык сыный. Ул Кистем авылында яшәүче Сәмигулла исемле егеттә кияүдә була. Бу гаиләнең тегермәне, аты, сукасы булганга,аларны кулак дип, Архангельск урманнарына озаталар. Ул вакытта аларның 4 балалары була инде. Ике олырак баланы үзләре белән алалар, икесен авылда әби-бабай карамагында калдыралар. Тормыш шартлары бик начар була. Гаиләләр зур салкын баракларда бер-береннән чүпрәк чаршаулар белән генә бүленгән сәкеләрдә яшиләр. Олылар эшкә киткәч, балалары туңып, ачлыктан интегеп, дөнья куялар. Анда яшәгән вакытта әни җитлекмичә туган 3 баласын югалта.
Авылда калган ике балалары да авырып, сагынуга түзә алмыйча үлеп китәләр. Ире Сәмигулла әнине 3 елдан авылга кайтарырга сәбәп таба. Үзе генә кире кайта алмый, авырып вафат була. Әни 7 баласын, ирен югалта. Авылга кайтуына әти-әнисе дә гүр ияләре була. Ул шулай итеп япа-ялгыз кала. Ялгыз хатыннарны вагоннарга ашлык төяргә йөртәләр. “Эше авыр, юлы ерак булса да, заготзерно безне ачлыктан коткарып калды. Вагоннарга бүрәнәләр төягәндә, өстебезгә чак кына төшми кала иде. Юан бүрәнәләрне тәгәрәткәндә, көчебез җитмәгәнне күреп, әсирлеккә алынган немец солдатлары килеп булышалар иде. “Алар арасында да мәрхәмәтле кешеләр бар икән, дип уйлый идек”, — дип сөйли иде. Иң авыр эшләр һәм тормыш шартлары Ижау-Балезино тимер юлын төзегәндә булган: ачлы-туклы килеш юеш киемнәрне киптерерлек урын тапмыйча, җир идәнгә ятып йок-лаганнар. Гаиләле хатыннарны ерактагы авыр эшләргә йөртмәгәннәр. Шуңа күрә әнием намаз укып дога кылганда: “Аллаһым, миңа иманлы булган бер бик карт булса да насыйп ит, кияүгә чыгар идем”, – дип, дога кыла торган була. Сәгадәт апа аны әтием Мөхәммәтһади белән таныштыргач берсүзсез риза була. Шулай итеп алар никах укытып, 1948 елда Дербент шәһәренә китәләр. Әнием намаз укыган саен: “Йә, Аллаһым, безгә картаймыш көнебезгә кыз бала бирсәң иде, дип дога кыла башлый. Әтием әнинең дога кылганын ишетеп, “Баланы ятим итмәбез микән, без бит инде олы яшьтә», — дип әйтә торган була. Әмма әни барыбер дога кылуын дәвам итә. 1950 елның 24 декабрендә мин дөньяга килгәнмен. Ул чакта әниемә — 44, әтиемә 58 яшь булган. Әнием авыр эшләрдә туңып йөргәнгә бөерләре бик сәламәт булмаган. Йөклелекнең җиденче аенда бик нык шешенгән. Күзләре күрми башлаган. Мин бик кечкенә, хәлсез булып туганмын. Миңа өч ай тулгач кына әниемнең күзләре күрә башлаган. “Йөзеңне беренче тапкыр күргәч, елый-елый Аллаһка рәхмәт укыдым”, — диде.
Бервакыт әнинең арпа ярмасы белән пешкән аш ашыйсы килгән. Әти шәһәр кибетләреннән эзләп, көчкә табып алып кайткан. “Бу арпа безнең яктагы кебек тәмле түгел. Авылыбызга кайтасым килә”, — дип ялвара башлаган әни. Шул вакытта авылда яшәүче Сәгадәт ападан: “Муллабыз вафат булды. Кайтыгыз”, — дигән хәбәр килә. 1956 елда без Паюрага кайтып урнаштык. 1957 елдан әтием Уфа шәһәрендәге Диния нәзарәтендә имтихан биреп, таныклык алып кайт-кач, муллалык вазифасын үти башлады. Әтиемнең гаетләрдә, җомгаларда вәгазь сөйләгәнен Кистем авылыннан да (анда мәчет эшләп торса да), Балезинодан да, Глазовтан да, Биктештән дә, Әхмәдидән дә килеп тыңлаган-нар. Авылыбыз мәчетен ябарга те-ләп, район үзәгеннән, Ижаудан килеп тикшереп йөри башлагач, әти аларга: «Сез бит вәгазьләремне тыңлыйсыз. Аларның кешене яхшылыкка, әдәпкә, тәртипкә, олыларны хөрмәт итәргә, мәрхәмәтле булырга өйрәтүен ишетәсез», – дип әйтә торган булган. Ә кайчагын да илебезнең Конституциясен алып: “Һәр халыкның үзе җанына якын динне сайлап, аның буенча яшәргә хакы бар” дип языл-ган урынын күрсәтеп, тегеләрнең авызларын яба торган булган. Кистемнең Вәлиулла мулласын да тикшерүчеләрдән курыкмаска, шулай җавап бирергә өйрәтеп җибәрә торган булган. Безнең районның мәчетләре ябылмыйча эшләвендә минем әтиемнең дә өлеше зур, дип уйлыйм.

Мулла кызы

Әни миңа гел үзләренең күргәннәре турында сөйли иде. Баланы кечкенәдән хезмәткә өйрәтергә кирәклеген белеп үстем. Әтиемнең күрше бабае белән сөйләшеп утырганын яхшы хәтерлим. Ул бабай аңа: “Син мулла кеше, ә үзең кызыңны колхозга эшкә йөртәсең” — дигән иде. Әти аңа: “Без бит картлар. Кызыбызга бигрәк тә эш белергә кирәк. Эш рәтен белмичә, ялгыз калса, ул ничек яшәргә тиеш”, – дип җавап кайтарды.
Әти белән әни олыгайгач, аларны тәрбияләргә Ижауга үзебезнең янга алып килдек. Әти: “Балаларны әби-бабай кебек яратучы, тәрбия бирүче юк. Балаларны да, әниеңне дә үзем карармын”, — дип, балаларны бакчага йөрттермәде. Күршедә яшәүче 3-4 кыз гел безгә кереп уйнарга яраталар иде. Әти аларга әкиятләр сөйли, тәм-томнар белән чәй эчертә, туңдырма алырга акчалар бирә иде. Балаларны бик яратты.
Әни безнең белән бер ел гына яшәде. Кан басымы югары күтәрелсә дә, дару эчүдән бик курыкты. 73
яше тулып, бер көн дә урында ятмыйча вафат булды. Әти 96 яшен тутырып, 1988 елның 16 маенда Ураза гаете көнне вафат булды. Ул көнне эшкә барырга җыенып йөрим, әти миңа: “Кызым, бүген эшкә барма әле. Китәрмен дип уйлыйм”, — диде. Өченче кызыбыз Гүзәлиягә 2 яшь иде. “Кызым, бу баланы да булдыра алсаң, бакчага йөртмә”, – дип үтенде. Мин әтигә биргән сүземне үтәдем.
Аллага шөкер, үзебезнең балаларыбыз да мәрхәмәтле, шәфкатьле булып үстеләр. Гүзәлиянең балалары әле кечкенә. Мәскәүдә яшиләр. Аллаһ боерса, әзрәк үскәч, татар теле курсларына йөртергә ниятләп торалар. Израильдә яшәгән кызыбыз Гөлнара да балаларын бик дөрес итеп тәрбияләде. Олы кызыбыз Әлфия улы Марат белән безнең янда яшиләр.
Мине иң сөендергәне – кыз-ларның бер-берсе белән бик тату булулары. Гел аралашып, бер-берсенә булышып торалар. Коронавирус вакытында көн дә диярлек сөйләшеп тордык. “Безгә күңелсез, әйдәгез әле конференция оештырып алыйк”, — дип серләшеп ала идек. Кунакка кайтканда да алдан сөйләшеп, бергә җыелырга тырышалар. Бер-берсенә бүләкләрен дә, күчтәнәчен дә бирешәләр. Безне дә бик нык хөрмәтлиләр. “Безнең әби-бабай динле булганнар. Аларга карап, әни, син дә динле. Безне дә дөрес тәрбияләдегез”, — дип әйтүләренә бик сөенәм. “Аллага шөкер, тормышыбызга күз тимәсен”, — дип шөкерана кылып яшим.

Йомгаклау сүзе

Без дә Әминә апаның кызларына карап: “Сөбханалла”, — дибез. Кечкенә кызы Гүзәлияне бигрәк яхшы беләбез. Ул мәктәптә укыганда ук “Яңарыш” редакциясе белән тыгыз элемтәдә торды. Мәскәүдә узган “XX гасырда кеше роле” дип аталган тарихи конференциядә катнашып, өченче урынны алып кайткач та, сөенече белән уртаклашырга редакциягә килгән иде. Әлбәттә, Гүзәлиянең чыгышын әзерләүдә әнисе Әминә апаның һәм Минск шәһәрендә яшәүче икетуган апасының ярдәмнәре бик зур булган. «Әти: «Ий, хәзер нәсел турында язып калучы да юк», – дип борчыла иде». Менә шул тарихи конференцияләр гаилә тарихын кәгазьгә төшерергә этәргеч бирде», — дип сөенә Әминә апа.
Чынлап та, соңгы вакытта бик еш кына узучы конференцияләр, фестиваль-конкурслар укучыларга нәселләрен барларга, шәҗә-рәләр төзергә, кыскасы, җиде буынны белү гадәтен яңартырга бик нык ярдәм итә. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оеш-
тырылган чараларда да тарихта якты эз калдырган бик күп нәселләр барлана. Татарстан мәдәният министрлыгы гранты ярдәмендә дөнья күргән “Татар Базары бистәсе тарихы” дигән китапта исемнәре урын алган гаиләләрнең дәвамчылары да табылыр әле дигән өметтә без. Ә Әминә апага балаларын милли рухта тәрбияләгәне өчен зур рәхмәт.

Рилия Закирова.