Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Ата-ана данына ия булдылар
22.05.2014

Ата-ана данына ия булдылар

Егерме бер ел элек календарьда Гаилә көне барлыкка килде. Ул — гаиләдәге проблемаларны уңай хәл итү максатыннан туган бәйрәм. Нәкъ шул уңайдан Республика Башлыгы Резиденциясендә беренче тапкыр күп балалы 29 гаиләгә һәм балаларын ялгыз тәрбияләгән 5 әтигә “Ата-ана даны” Хөкүмәт билгесе тапшырылды.

“Гаилә — ул һәр башлангычның баш­лангычы. Тормышта ниләр генә булмасын, нинди генә вакытта яшәмик, гаилә ул кешенең рухи терәге булып тора. Алты ел дәверендә республикада туучы балалар саны саклана. Бер ел эчендә республикабызда 22138 бала туган. Демографик күрсәткечләр буенча Удмуртия Россиядә яхшы төбәкләрдән санала. 2014 елның 1 гыйнварына күп балалы16669 гаилә исәптә тора. Әлеге гаиләләрдә 53613 бала тәрбияләнә. Бу, үткән ел белән чагыштырганда, 2470 гаиләгә күбрәк. 2006 елдан республикабызда эшли башлаган “Күп балалы гаиләләргә социаль яктан ярдәм итү” прог­раммасы нигезендә 2013 елда 224 миллион сум акча бүленеп бирелде. Бу сан, 2012 ел белән чагыштырганда, 29%ка күбрәк”, — диде Удмуртия РеспубликасыБашлыгы вазифаларын үтәүче Александр Соловьев.
Бүгенге көндә Удмуртиядә “Ана даны” Хөкүмәт билгесе белән 486 күп балалы аналар бүләкләнгән.Балаларның сәламәт, әхлаклы булып үсүендә аталарның да роле зур булуын исәптә тотып, “Ата-ана даны” Хөкүмәт билгесе бирелә башлады.
Әлеге билге белән бү­ләкләнүчеләр арасында безнең дә милләттәшләребез бар иде: Камбаркадан Таһ ир, Рәфилә Юнусовалар һәм Юкамен районының Кесшур авылыннан Шаһбан, Анжелика Сабриковалар. Таһировлар илебезгә лаеклы 5 ир бала тәрбияләп үстергәннәр. “Балаларны хезмәт белән тәрбияләдек. Олылары гаилә кордылар. Шәхси йорт сатып алдылар. Хәзер дә зур эшләрне бергәләп эшлибез. Өч бакчабыз бар. Бәрәңгене башта берсенә, аннан икенчесенә утыртабыз. Таһир абыең гаиләнең зур терәге, ныклы гаилә башлыгы булмаса, 5 ир баланы тәртипле итеп үстереп булмас иде”, — ди Рәфисә ханым.
Сабриковлар гаиләсе үзләренең ике сабыйлары янына 3 ятимне сыендырганнар. Ятимнәрнең икесе — бертуган ир балалар, ә берсе — кыз бала. “Үзебезнең ир балабызны югалттык. Кайгыбызны басар өчен ятим балаларны үзебезгә сыендырдык. Хәзер ул балаларга 12, 13 һәм 15 яшь. Мондый балаларны тәрбияләгәндә зур сабырлык кирәк. Сабыр булсаң, барысы да көйләнә”, — диләр ирле-хатынлы Сабриковлар.
Әйе, балаларны дөрес тәрбияләү җиңел эш түгел. Әлеге хезмәтнең Хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнүе рес­публикабызда киләчәктә үрнәк гаиләләрнең санын арттыруга, аеруча әтиләрнең дәрәҗәсен үстерүгә зур этәргеч бирер дип ышанасы килә.

Рилия Закирова.