Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Атасы барның — бәхете бар
4.02.2020

Атасы барның — бәхете бар

Ата үлсә, бала ярты ятим, ана үлсә — бөтен ятим, ди халык. Бу бала тормышында ананың роле бик зур булуын күрсәтә. Атасыз үсүче балалар бүгенге көндә бихисап. Акыллы ана белән үскән балалар арасында, тормышта үз юлларын табып, кеше булып яшәүчеләр җитәрлек. Ә ата белән генә калган балаларга күпкә авыррак буласына халык арасында ышану бик көчле. Хаклык зур, әлбәттә. Тик һәр кагыйдәнең искәрмәсе булган кебек, тормышта да без күрергә өйрәнгәннән читкә тайпылышлар җитәрлек.

Рөстәм Майоровны Әгерҗе шәһәрендә белмәгән кеше аздыр. Аны күбрәк коммерсант, спорт секциясендә тренер буларак беләләр. Якыннанрак аралашкан кешеләр аның ялгыз бала тәрбияләвеннән хәбәрдар. 1нче мәктәптә эшләгәндә, мин Рөстәмнең улы Адил Майоров турында бары тик уңай фикерләр генә ишетә идем. “Әнисез үскән балаларның кайберләре кебек өс-башка артык игътибар итмәү, өй эшләрен эшләми килү гадәтләре бу балада бөтенләй юк”, — ди иде Адилнең беренче укытучысы Рамилә Рәхмәтулловна.

Шул чакта ук баласын ялгыз үстергән атаның тәрбия өлкәсендәге уңай тәҗрибәсе белән кызыксыну уянган иде. Бәлки, язмыш сынаулары алдында калган башка ялгыз аталарга да бу тәҗрибәнең файдасы тияр.

— Мин үзем — төп Әгерҗе кешесе. Гомер юлым тулысынча диярлек туган шәһәрем белән бәйләнгән. Бәләкәй чакта мине әбием үстерде, дисәм, хата булмас. Көне-төне эштән бушамаган әти-әниемне мин бик аз күрә идем. Әбием Майорова Сәүдә нык холыклы, шул ук вакытта мәрхәмәтле, гыйлемле карчык иде. Заманында данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыган, дини һәм дөньяви белеме бик тирән иде. Язмышы аны бик кызганып тормаган. XX гасырда барыбызга мәгълүм булган бөтен сәяси вакыйгалар аша үткән. Сугыш вакытында 58нче маддә буенча хөкем ителеп, сигез ел төрмә ипиен дә кимерергә туры килгән аңа. Тәртипкә, беркайчан да башкаларга салынмаска, тирә-ягыңдагы кешеләргә хөрмәт белән карарга, кирәк чагында үз-үзеңне яклый алырлык булырга да ул өйрәтте. Аның тормыштагы һәр ситуациягә карата мәкале, канатлы сүзләре бар иде. Әбиемнең сүзе минем өчен закон булды. Аннары 76нчы мәктәп, аннан ГПТУ-27дә машинист ярдәмчесе һөнәрен үзләштердем. Аннан Армия… Чик буе гаскәрләренә — илебезнең көнчыгышына эләктем.

Тулырак мәгълүматны газетаның 6нчы санында укый аласыз.