Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Атай малын катай
7.08.2014

Атай малын катай

Кызганыч, безнең чорда ата-ана җилкәсендә яшәүче кешеләр саны көннән-көн арта бара. Мәктәпне тәмамлагач, күпләрнең алга таба укырга мөмкинлекләре юк. Базар мөнәсәбәтләре югары белем ияләренә дә эшкә урнашу юлын яба. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: безнең илдә әле эш бирүчеләр белән һөнәр ияләре арасында яхшы психологик мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен бернинди дә технологияләр эшләнмәгән. Бүген эшкә кемнең әти-әнисе югары урында эшли яки эш бирүчеләр белән дуслык элемтәләрендә тора, шуларның балалары эшкә урнаша ала. Кайбер очракта гаиләдә тәрбиянең бик түбән дәрәҗәдә булуы да бу проблеманы тирәнәйтә — гаиләдә хезмәткә күнекмәгән, эшләргә теләмәгән ялкаулар үсә.
Хәзер бу өлкәдә булган саннарга күз салыйк. 2013 елда социологлар Мәскәү һәм Санкт-Петербургта балигъ булган, әмма укымаган, эшләмәгән яшьләргә: “Сезнең бернинди дә файдалы шөгылегез булмауның сәбәбе нәрсәдә?” — дигән сорау белән мөрәҗәгать иткәннәр. Җаваплар түбәндәгечә булган: 453 — укырга керергә хәзерләнә, 800 кеше — дип­­­л­ом белән өйдә утыра, 117 кеше — эш урыны бар, әмма аның бушаганын көтә, 1002 кеше — әти-әни ярдәме белән бизнес ачарга җыена.
Күргәнебезчә, статистика бик чуар һәм беренче карашка әти-әни җилкәсендә утыручы яшьләрнең эшләмәүләрен акларга урын булса да, уйланырга җирлек бар. Әлеге чуар статистикадан мондый нәтиҗәгә килергә мөмкин: яшьләрнең диплом белән өйдә утыруы, әти-әниләре белән бизнес ачарга ниятләүләре безнең илдә яшьләргә мөмкинлекләр булмавы турында сөйли. Ә менә 113 кешенең биржа тәкъдим иткән эштән баш тартуы — җиңел генә яшәргә яратучы яшьләр “чире”. 691 кешенең сәламәт булмавы — илебезнең киләчәге турында уйландыра торган дәлил. Бу 5000 респондентның гына җавабы. Ә бөтен Россия күләмендә исәп-хисап ясый башласак, нәтиҗәсе тагын да күңелсезрәк булыр иде. Чөнки һәрбер төбәктә вакытын кая куярга белмичә “түшәмгә төкереп”, әти-әнисе тапкан милекне исраф итеп ятучылар байтак.
Ижау шәһәренең бер дәрәҗәле мәктәбен “3”ле билгеләренә көчкә тәмамлаган М. инде 11 сыйныфта укыганда ук мәктәпкә чит ил машинасында йөрде, ә бүген исә әти-әнисе алып биргән бер бүлмәле фатирда яши һәм анда үзе кебек эшсез-шөгыльсез иптәшләрен җыеп күңел ачып ята. Күрше күлән тынгылык бирмәүче бу яшьләрдән зарланып полициягә мөрәҗәгать иттеләр. Шуннан соң гына төннәр буе яңгырый торган музыка тынды.
Я булмаса, эчеп юлдан чыккан 35-40 яшьлек кешеләрне алыйк. Мондыйлар оятларын җуеп, пенсионер әти-әниләренең хисабына яшиләр. Кайберәүләр тавыш чыгарып, аларны өйдән куып чыгаралар. Казиноларда уйнап, ата-анасын йортсыз-җирсез калдырганнары да бар. Атай малын катай, дип бер җирдә дә эшләмәгән, хезмәткә салкын караган кешеләрнең күп булуында хөкүмәт кенә гаепле түгел. Балалар кечкенә вакыттан ук хезмәткә күнектерелергә тиеш.
“Юнеско” оешмасының статистик мәгълүматларына күз салсак, Көнбатыш Европада, АКШта, Кытайда һ.б. илләрдә балаларны хезмәткә 5 яшьтән тарта башлыйлар. “Экономика” дип аталган дәреслектә (ул исә Европа илләрендә һәм АКШта өйрәнелә торган дәреслек) мондый мәсьәлә бар: “Бер машина юу АКШта 5 доллар тора. Макс 6 машина юып, әтисенә 30 доллар акча алып кайтып бирде. Фунт-стерлингка күчергәндә, Макс күпме акча эшләде?” Бу мәсьәлә Англиянең икенче сыйныф укучылары өчен һәм ул тормыштан алып языл­ган. АКШның күренекле икътисадчысы Джон Кейнс үзенең автобиографиясендә “Мин матди яктан бай гаиләдә үстем, ләкин 5 яшьтән эшли башладым. Мәктәпкә кергәнче үземә үзем акча җыйдым” — дип яза.
Бу мәкаләне язып утырганда “Утро Росии” каналында бик мөһим мәгълүмат яңгырады: “АКШның хезмәт идарәсе әгъзалары мондый нәтиҗәгә килгәннәр. Киләчәктә эшкә яраклы кешеләрнең 10% гына таләп ителәчәк. Чөнки Индустриаль революция кул хезмәтен машинага алыштыра, аларда югары квалификацияле инженерлар булырга тиешләр. Иң дәрәҗәле фәннәр рәтенә бүген физика, химия куела. Ә халык хуҗалыгында техник һөнәрләргә киң юл ачылачак, киләчәктә эшче һөнәренә урын калмаячак. Чөнки яңа станоклар, машиналар белән идарә итүче инженерлар кирәк булачак. Корреспондентның “Ә калган кешеләр нәрсә эшләргә тиеш була соң?” дигән соравына болай дип җавап бирелде. “Безнең тормыш машиналардан гына тормый бит. Кешеләргә әле ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бик күп нәрсә кирәк. Шуңа күрә хезмәтнең бар якларын да өйрәнеп, үзеңнең сәләтеңнән килгәнчә җиңеп чыгу ягын карарга кирәк”.
Без кечкенә чакта әти: “Балалар, укыгыз, ялкау булмагыз. Юкса, себерке тотып, урам себереп йөрерсез”, — дип әйтә иде. Ә хәзер урам себерү өчен дә белем кирәк булачак. Әйтик, Финляндиядә бүген “дворник” булып эшләр өчен махсус белем таләп ителә икән. Чөнки алар төрле химик препаратлар, җайланмалар бе­лән эш итәләр. Әти-әни җилкәсендә яшәп, бернинди һөнәргә ия булмаган кешеләр киләчәктә ничек көн күрерләр микән соң? Уйланырлык урын бар.

Гөлфидә Мәрданова,
Ижау шәһәре.