Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - “Асылъяр” булдыра
13.01.2014

“Асылъяр” булдыра

Ижау шәһәренә күчеп килгәч, кызымның яңа җирдә сагынуын басар, яхшы иптәшләр табу өчен “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбленә бирдем. Әлеге адымым балаларны милли гореф-гадәтләр нигезендә тәрбияләп үстерергә, аларга ана телен өйрәтергә кирәклеген тагын бер кат аңларга ярдәм итте.

Ансамбль зурлар, уртанчылар һәм кечкенәләр төркеменнән тора. Төркемнәргә кызлар да, малайлар да йөри. Балаларның һәрберсе матур, үзенчәлекле осталыклары, зирәклекләре белән аерылып торалар. “Асылъяр” ансамбле инде бик күп грамота-дипломнарга ия булган, аларның чыгышларын Казан телевидениесеннән дә, Удмуртия телеканалларыннан да күрсәтергә өлгергәннәр. Бүгенге көндә аларның зур концерт бирерлек репертуарлары тупланган.

Ансамбль җитәкчесе Лариса Гайнетдинованың төп максаты балалардан артист ясау түгел, ә аларны төрле аудиторияләрдә үз-үзләрен тота белергә, матур итеп елмаерга, сөйләшергә өйрәтү. “Сәхнәдә йөргән бала реферат яки диплом эшләрен яклаганда да югалып калмыйлар, үзләрен дөрес тоту аркасында, бик оста  башкарып чыгалар. Ә тормышларын сәхнә белән бәйләргә теләгән бала өчен җыр-биюгә йөрү файдага гына китә”, — ди ул. Бию дәресләрен алып баручы яшь белгеч Альбина Вәлиева да балалар белән бик оста эшли. Удмуртиянең музыка көллиятенең соңгы курсында белем алучы Руслан Вәлиев тә яраткан абыйгаәверелгән. Балалар баянда уйнаучы Руслан абыйларына карап тырышыбрак җырлыйлар, бииләр.

Лариса Гайнетдинова елны төгәлләү уңаеннан ансамбльдә шөгыльләнүче балаларга Чыршы бәйрәме үткәрү теләген әйткәч, без, әти-әниләр, сөенеп риза булдык. Җитәкчеләр кичә үткәрүнең көнен, урынын билгеләделәр, программа төзеделәр,  ә балалар чыгышлар әзерләделәр, ата-аналар да ярдәмгә килделәр. Бердәм булганда  көч-куәт сизелә, максатларга ирешелә. Чыршы бәйрәменә зал тутырып (60 кеше)  җыелган балаларны, әти-әниләрне күреп, ансамбльнең  иделәре көчле булуына тагын бер кат инандым. Яңа кеше буларак, ансамбльнең эшчәнлеге күз алдына килеп басты.

Ата-аналар исеменнән бәйрәмне оештыруга зур өлеш керткән Рәзилә Мөбарәкова һәм Лилиана Шакировага, безне җыр һәм биюләре белән сөендергән газиз балаларыбызга, Удмуртиянең “Халыклар дуслыгы йорты” җитәкчеләренә зур рәхмәтемне җиткерәсе килә. Яңа ел “Асылъяр” ансамбленә бетмәс илаһи көч алып килсен, һәммәбез дә таза-сау булыйк.

Ализә Хурамшина,

Ижау шәһәре.