Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Асылъяр» булдыра!
4.04.2013

«Асылъяр» булдыра!


Өй кыекларыннан тамчылар тамып, агачлар яфрак ярырга бөреләнгәндә, республикабыздагы милли тормышның да та туктаусыз хәрәкәттә булуы күңелле күренеш. Ижау шәһәрендә эшләп килүче “Асылъяр” ансамбленең 22-24 март көннәрендә Казан шәһәрендә узган “Жемчужины народа” дип аталган балалар һәм яшүсмерләр фольклор коллективлары бәйге-фестивалендә гран-при яулап кайтуы моның ачык мисалы. “Асылъяр” ансамбленең 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәр булган 13 баладан торган төркеме “Нәүрүз” бәйрәмен сәхнәләштереп, җырлы-биюле тамаша тәкъдим иткәннәр. Афәрин, «Асылъяр»! Яңадан-яңа уңышлар телибез сезгә!

Элмира Нигъмәтҗан