Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Асрамага әби бирәм
16.12.2016

Асрамага әби бирәм

“Татарстан — Яңа Гасыр” каналыннан бу сүзләрне ишеткәч, тынычлыгым югалды. Җан өшеткеч сүзләр бит бу. Малны асрамага алганнар, ләкин кешене түгел. Бөек Тукаебызны да “Асрамага бала бирәм”, — дип, кулдан-кулга йөрткәннәр. Безнең җәмгыять Тукай яшәгән заманга барып җиттемени? Яраткан җырчыбыз Җәвит: «Безне урап үтмәс бәхетле картлык” дип җырлый. Урап үтә икән шул, кайберләрне бик ерактан урап үтә.
Карт-корылар һавадан да төшмә­гәннәр, карт булып та дөньяга килмәгәннәр. Аларның йорт- җирләре, мал-мөлкәтләре, балалары бар, илебезгә хезмәт куйганнар. Картайгач беркемгә дә кирәк булмаган малга әйләнгәннәр. Без дөньяга бәхетле булыр өчен, кадер-хөрмәт күреп һәм күрсәтеп яшәр өчен килгәнбез. Әй кешеләр, ниш­либез без, кая барабыз?! Илебез бай: газыбыз, нефтебез дә күп. Чит илләргә ярдәм итәбез, ә үзебезнең карт-корыларыбыз җәфа чигеп, кимсенеп яшиләр. Аларны асрамага бирмичә, тормышларын җиңеләйтеп булмый микәнни?
Җавапсыз сораулар бик күп. Бәхет урап үтә, ә картлык беркемне дә урап үтми. Күкрәк сөтен имезеп, төннәр буе багып, иң тәмлесен ашасын, кисен, дип үстергән балалар кайда? Нигә алар ата-анасыннан ваз кичәләр? Гомеребез бик кыска. Картларыбыз калган гомерләрендә үз нигезләрендә яшәсеннәр иде. Аларның гомере кеше ишек төпләрендә газап чигеп, тилмереп өзелмәсен, ата-ана, бала хакы, дигән төшенчәләр йөрәкләребездә уянып, таш бәгырьләребез эресен иде. Балаларны гына гаепләү дә дөрес түгелдер, минемчә. Ни чәчсәң, шуны урырсың, дигән мәкальне дә истән чыгармыйк. Ата-анабызга мәрхәмәтле, кайгыртучан булыйк, исән чакларында кадерләрен белик, үкенерлек булмасын!

Саҗидә Аширова, Ижау шәһәре.

Редакциядән: 2017 елда Татар­станның Хезмәт, халыкны эш белән тәэ­мин итү һәм социаль яклау министр­лыгының “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” яңа пилот проекты эшли башлаячак. Димәк, бер-ике елдан соң бу проект Удмуртиягә дә килеп җитәргә мөмкин. Сез моңа ничек карыйсыз? Газетабызда бу хакта фикер алышсак иде. Сездән хатлар көтәбез.