Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Асия Әхмәдиева иҗаты
19.01.2017

Асия Әхмәдиева иҗаты

Асия Әхмәдиева — “Яңарыш” газетасына соңгы өч ел дәвамында иң актив язучы хәбәрчебез. Ул Сарапул төбәгендәге яңалыклар, милләттәшләребез белән таныштырып тора, табигать матурлыгына  хозурланып этюдлар, үзара мөнәсәбәтләр, тормыш гамен чагылдырган нәсерләр иҗат итә. Гыйнвар аенда каләмдәшебезнең туган көне. Аңа киләчәктә дә ачык күңелле, милли җанлы, көләч булып калуын, сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез. Ә язмаларын, хөрмәтле укучылар, сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Беләзегем- йөзегем

«Җаным, үзең гаепле бит! Синең белән дус­лык бетте. Җитте!» — диде Габделхәй хатыны Зөлхәбирәгә һәм җыйнак кына өйләренең икенче катына дулап менеп китте. Эшләр хөрти, димәк, тагын бер атна сөйләшмәячәкләр. Тавыш юктан гына чыкты. Габделхәйнең тамагы ач, ә Зөлхәбирәнең аны ашату уенда да юк, бар сөйләгәне — ахирәте Гөлшатка ире алтын беләзек бүләк итүе турында гына иде. Кызып китеп, бер-берсенә нинди генә сүзләр әйтеп ташламадылар!..
Әти-әнисенең кычкырыш-талашларын күзәтеп торырга күнеккән Зәлидәгә инде 11 яшь. Әти-әнисе ачуланышканда Зәлидә аркылы сүз йөртәләр. Ул беренче каттан 2нче катка йөреп арып, тәмам туеп бетә. Ә бу юлы әти-әнисенең ачуланышуы бөтен планнарны челпәрәмә китерәчәк. Бүген шимбә, ә иртәгә — якшәмбе көнне алар бергәләп ял итәргә, кибет, кафега керергә сүз куешканнар иде бит.
Зөлхәбирә елый ук башлады: «Миңа бер бүләк тә юк, һәй, бәхетсез мин, уңмадым ирдән! Ашарга пешер, кер ю..!»
Кинәт башына килгән уйдан Зәлидәнең йөзе яктырып китте. Йөгереп, әтисе янына менеп китте. Андагы “мунча” тагын да эссерәк иде. Әтисе:
— Гомер буе эшлим. Шимбә көнне кыстыбый пешер әле дигән сүзгә дары кебек кабынды. Мин, мин … беләсең килсә, гайрәтле ир! — дип, ишекле-түрле йөренә.
— Әтием, — дип сүз башлады Зәлидә, — әни сиңа әйтергә кушты, тыңла әле…
Беркөнне телевизордан “Яратам!” дигән сүзнең нинди тылсым көченә ия булуын сөйләгән иделәр. Зәлидә шуны сынап карарга булды, беткән баш беткән!
— Я, нәрсә диде инде?!
— Әни: “Син — бик яхшы кеше. Ул сине яратам!” — диде.
— Кит аннан… Ярата имеш, булмас!
— Ул үзе шулай диде. Хәзер кухняда сиңа ашарга пешерергә җыена, — диде дә, Зәлидә беренче катка төшеп китте. Габделхәй уйга калды. Бәлкем дөрестер, өйләнешкәнче Зөлхәбирәсе аңа көн саен “Яратам!” — дип әйтә иде бит. Ә мин, җүләр, кайчан соңгы тапкыр аңа бүләк бирдем соң әле? Туган көненә люстра бүләк иткән иде бит әле, ә ул йөзек өмет иткән булган. Ике куянны атармын, дип уйлаган идем бит мин. Ул хатаны төзәтергә кирәк кичекмәстән. Габделхәйнең кәефе күзгә күренеп яхшырды… Әйбәт тә инде аның Зөлхәбирәсе!..
Ә Зәлидә беренче катта әнисенә дә нәкъ шундый ук сүзләрне кабатлады:
— Әни, әти сиңа әйтергә кушты…
Шулчак әнисенең ачуыннан кайнаган, ямьсезләнгән йөзен күреп, чүт кенә көлеп җибәрмәде Зәлидә.
— Аерылам! — дип ярсыды әнисе.
— Әти сине яратам, дип әйтте. Кинәт Зөлхәбирә бер минутка тораташтай катып калды. Зәлидә курка төшеп, әкрен генә:
— Әле сиңа бүләк тә алачак, — дип өстәде. Зөлхәбирә иреннән аермалы буларак, шунда ук бу ялганга ышанды. Хатын-кыз тиз ышана бит! Зөлхәбирә кояштай елмаеп:
— Җаныкаема-бәгырькәемә хәзер үк кыстыбый пешерәм! Әтиең белән йөргәндә, ул миңа көн саен кечкенә генә булса да бүләк алып килә иде, и, чукынчык!
Ир белән хатын икесе дә бер үк вакытта урыннарыннан, корт чаккандай сикереп торып, кухняга атылдылар. Шулчак бергә туры килеп, маңгайга-маңгай бәрелештеләр, көлештеләр, кочаклаштылар. Икәүләшеп чөкердәшә-чөкердәшә кыстыбый пешерделәр.
Ә Зәлидә “мыек астыннан” гына серле елмаеп куйды да: “Булды бу!” — дип, “Иртәгә кафега барырга кайсы күлмәгемне киим икән?” — дип, шифоньер ишеген ачты.

Иске йорт
Салмак кына бетә баручы йөзләгән авылларның берсендә урам башындагы беренче йорт инде ташландык нигезгә әйләнүенә нәүмизләнеп утыра. Тәрәзә яңакларының буявы уңып, җилдә купшаклануы, ишегалдындагы сукмакка бәбкә үләне үсүе йортка күптән кеше аяк басмавын дәлилли. Капка келәсенә бау элгәннәр. Йорт­лар саны дистәгә дә тулмаган авылда халык намуслы — кеше әйберенә кул сузмыйлар. Хәер, кагылырга кешесе дә юк бит аның!
Өй эченә күз салсак, шөкер — бар да тәртиптә, бөтен җиһаз үз урынында, тик бөтен нәрсәгә тузан кунган. Агартылган мич: “Өйнең күрке һаман да мин әле!” — диеп, горурлыгын яшерми. Мич авызындагы табада күпме тәмле коймаклар пешкәндер. Һәвәскәр балта остасы кулыннан ясалган комод, чүмече белән су кисмәге дә шушында. Өстәл өстендә — самавыр, чынаяк, агач кашык­лар. Мәтрүшкәле кайнар чәй хуҗаларын күп җылыткандыр. Идәндә тукыл­ган палас, тәрәзәдә юып, юылып беткән кашагалар. Диварда күкеле сәгать һәм миләүшә, мәк чәчәкләре чигелгән җәймә. Иске радиоалгыч янында пластинкалар ята — “Хафизәләм, иркәм”, “Сәйдәш маршы”, “Зәлидә” бию көе.
Йорт хуҗаларының язмышы ничек булды икән? Исән-саулармы? Түрәләрнең: «Зур су килеп, каралты-кураны су басачак”, — дигән фәрманына ияреп, шәһәргә күченделәрме икән?! Яисә олыгаю сәбәпле, балалары үзләре янына кыш чыгарга алганнармы?
Бу йортта элек ишле, бәхетле гаилә гомер кичергәндер кебек тоела, чөнки һәрнәрсә аларның кул җылысын кадерләп саклый. Талгын җил, еллар аша, аларның сөйләм авазларын ишеттерә:
— Әнкәй, без су коенырга киттек!
— Озак йөрмәгез, әтиегез болында печән чаба — әйрән илтеп кайтырсыз…
— Әнисе, сыер кайта, сыер каршысына чык.
— Кайсыгыз бакча ишеген ачык калдырды, тавыклар бакчага тулган?!
Хуҗабикә яулыгын татарча артка чөеп бәйләп, көянтә-чиләк асып, күршеләренең хәл-әхвәлләрен сораша-сораша, коега суга баргандыр.
Ә йорт сабыр гына, сагынып-зарыгып көтә: “Менә беркөн барысы да бергә шаулашып-гөрләшеп кайтып төшәрләр…”
Лапас диварындагы уникеле кадакта чыбыркы, ат дугасы, арба тәгәрмәче эленеп тора.
Йорт әгәр телгә килә алса, вәкарь белән: “Гомеркәйләрнең кадерен белегез!!!” — дияр сыман.
Читән артында бернигә дә исе китмәгән кыяфәттә, тынычландыручы хуш исләрен тирә-юньгә юмарт өләшеп, бөтнек кенә шаулап үсеп утыра…

Серле сандык

Туган нигеземдәге келәттә зур сандык саклана. Узган гасырдан ук калган, бабам үзе ясаган сандыкның калайлары инде төссезләнеп бетеп, буяулары беленер-беленмәс калган.
Балачакта, олылар бу сандыкны ачканда, безгә бәйрәм була иде. Ләкин ул сирәк ачылды. Үсә төшкәч тә, аны сорау­сыз ачарга шүрләдек. Сандыкта, дини ашлар үткәргәндә кунаклар алдына җәяр өчен тас­тымаллар, кызыл башлы киндер сөлгеләр, башы ефәк белән чигүле ак яулык­лар, чигүле күкрәкчә, хәзер театр-музейларда гына күрергә мөмкин булган, бабамның төбе ярты метрлы буйлы ыштаннары, дәү әниемнең ал төстә, алтын чуар белән бизәлгән, бик затлы бәйрәм күлмәге саклана. Элегрәк халык ярлы яшәгәнгәме: “Кыз бала туып, кырык көн узгач та, бирнә җыя башларга кирәк”, — дигәннәр. Шунлыктан безгә — ике кыз оныгына дип аталган чия төсендәге плюш ашъяулыклар да шушында. Һәм тагын сандыкта аеруча кадерләп сакланган зур ак җәймә бар. Аны тоткач та тәннәр чемердәп китә: дәү әнинең өлкән улы урманга эшкә киткән җиреннән фаҗигале рәвештә һәлак булгач, мәрхүмнең гәүдәсен шуңа төреп алып кайтканнар. Искиткеч сабыр, нурлы йөзле, миһербанлы иде ул. Сандык үзе ашлык салынган, агачтан ясалган лар өстенә урнаштырылган. Янында умарта балы аерта торган түгәрәк зур тимер чан, чөйдә — иске ау мыл­тыгы. Янәшәсендә гаять олы, кышкы зәмһәрир суыкларда ат җигелгән чанага киеп утырыр өчен, сарык тиресеннән тегелгән толып эленгән. Келәтнең бер поч­магында тимер башлы карават. Келәтнең астында кар базы булганга, җәен анда җиләс, салкынча һава сакланды. Килгән кунакларның һәм үземнең кечкенә вакытта әтием белән шунда рәхәтләнеп йоклаганым исемдә. Шул ук поч­макта совет чорының кызыл флагы эленгән колга басып тора. Элек безнең якта, түрәләрнең әмере буенча, Октябрь бәйрәмендә һәр йортның капкасына кызыл флаг эленә иде, имеш, бәйрәм төсмере өсти. Күрше апасының флагы булмаганлыктан, чәй өстәленең чия төсендәге ашъяу­лыгын чыгарып эләргә рөхсәт итүләрен дә хәтерлим әле.
Әнә ничәмә-ничә бала үскән сиртмәле бишек. Ә сандыкның бәләкәй тартмасында тагын чылбырлы кесә сәгате, заем кәгазьләре, иске кәгазь акчалары, уймак күрергә мөмкин.
Келәт өстендәге чормада бабам үз куллары белән үргән сигез пар чабата эленеп тора. Шунда ук агач кайрысыннан ясалган бала арбасы да урын алган. Бабам хәлле крестьян саналган, колхозга да алар бер елдан соң гына кергәннәр. Әтиемнең апасы шигырь сөйли иде:

Анысы, шулаен шулай да —
Күмәкләшүдә зур файда.
Анысын беләбез,
Ат, сыер, ындыр, лапасны
Сандыкка җыйган запасны
Ничек бүләбез?!

Сугыштан соң илебезне торгызу максатыннан салым салынган, дәүләткә сөт, ит, май, йомырка тапшырганнар. “Шулай да сыер асрау файдалы — балаларга бераз сөте кала иде”, — дип сөйли иде дәү әнием.
Ничек түзделәр икән алар?!
Еллар үтү белән әтиемнең Мактау тактасында эленеп торган фотосурәте һәм хезмәте өчен бирелгән Кызыл Байрак ордены да ядкәргә әйләнеп келәттәге сандыкка күчте.
Тарихны китаптан укыйсы да юк, чөнки ул ата-бабалар рухы булып, каныбызга сеңгән. Гасырлар аһәңе буыннарга күчкән, ә буыннар арасындагы җепләр аркан кебек, йөзьеллык имән тамыры кебек нык.
Бер безнең нәселнең генә түгел, һәркемнең чоланында якты истәлекләр җитәрлек. Менә шушы мирас белән без горур һәм көчле.