Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Ары узсаң да кер, туган, бире узсаң кер, туган…
2.02.2022

Ары узсаң да кер, туган, бире узсаң кер, туган…

Грахово районында яшәүче керәшеннәр белән күптәннән танышасыбыз килә иде. Менә, ниһаять, шушы теләгебез гамәлгә ашты. Грахово районындагы керәшеннәр оешмасы җитәкчесе Юрий Данилов белән алдан сөйләшеп, килешеп, 25 гыйнвар көнне “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова белән юлга чыктык.

Порымга керәшеннәр каян килгән?

Юрий Данилов безне Грахово мәдәният йортында каршы алды. Ул безгә очрашу программасы тыгыз булачагын хәбәр итеп, “Беренче очрашу урыны – керәшеннәр күпләп яшәгән Порым авылында”, – диде. Без шунда юл тоттык.
Удмуртия Республикасының көньяк-көн­чыгыш өлешендә ул Порым. Кайчандыр бу авыл урынында куе урман булган. 1812 елда Алабуга өязе Иске Гришкино авылыннан 7 хуҗалык (Петров, Галанкин, Черняев фамилияле туганнар) Порымга күченеп киләләр. Алар чукындырылган татарлар булалар. Күчеп килүчеләр урман кисеп, йорт җиткереп, мал тотар өчен абзарлар салып яши башлыйлар. Менә кайдан бу җирләрдә керәшеннәр! Керәшеннәрнең «Туганай» дип аталган үзәге шушы авылда дип санала. 2012 елда бу авылга 200 ел тулган.
Порым бик матур, төзек авыл, табигатьнең бик гүзәл җирендә урнашкан. Авылда гомумбелем бирүче тугызъеллык мәктәп эшли, мәдәният йорты, спортзал, элемтә бүлеге, медпункт, китапханә, контораны үз эченә алган хакимият бинасы бар.
Хәзерге вакытта авылда керәшеннәр бе­лән беррәттән, удмурт, рус, мари, чуашлар да яши. Керәшеннәр шуларның 6 %ын тәшкил итә. Нәкъ шушы авылда Удмурт халкының танылган шагыйре Ашальчи Оки яшәгән. Аның йорты урынында язучының 100 еллыгы уңаеннан сквер төзегәннәр. Итәгендә кечкенә инеш агып яткан калкулыкта — бик матур җирдә урнашкан ул.
«Мин сезне активлардан да актив, уңган-булган бер ханым белән таныштырудан башлыйм әле, ул сезне өендә көтә», – диде Юрий әфәнде.

Керәшен хатын-кызы шундый була!

Машинабыз Елизавета Тукаева яшәгән йорт капкасы янына килеп туктау белән, ул безне каршы алырга йөгереп чыгып та җитте. Башына бәйләгән чәчәкле шәль-яулыгы бик килешеп тора. Кулында исә шундый ук ачык төстәге тасмалар белән матурлап бизәлгән кыңгыраулы ат дугасы. Дуганы куйды да, шундук йөгереп кенә кереп, кабарып пешкән икмәк тотып чыкты. “Безнең гореф-гадәтләр буенча, кунаклар йортка ат дугасы аша уздырыла һәм, һичшиксез, икмәк белән каршы алырга кирәк. Исәнмесез, рәхим итегез, кунаклар”, – дип сәламләде хуҗабикә. Дугага эленгән кыңгырауның чыңы шундый көчле, бөтен авылга ишетелерлек. Чатлама салкыннан аның кайтавазы ераккарак та китә сыман. Ул кыңгырауларның матур чыңы әле дә колагымда яңгырап тора. Хужабикә әти-әни, әби-бабаларыннан калган бар җиһазларны ядкарь итеп кадерләп саклый икән. Әтисенең иске гаражын исә ул музей бүлмәсенә әверелдергән. Кайбер экспонатларны безгә күрсәтү өчен ишек алдына алып чыгып, кар өстенә тезгән.
Ә ул музейда ниләр генә юк: чигелгән сөлгеләр, әти-әнисенең медальләре тагыл-ган киемнәр дә, элеккеге өй җиһазлары да, әйтик, гөбе, кул тегәрмәне, керосин лампалары, чуен савытлар, йон-җеп эрли торган каба, палас сугу станогы, элеккеге күкеле сәгать, фотосурәтләр һ.б. Елизавета ханым үзе әлеге әйберләр турында шундый мавыктыргыч итеп сөйли, шул әти-әниләре яшәгән вакытка үзең дә кайтып килгән сыман буласың. Кыен заманнар булса да, бик бәхетле яшәгәндер бу йортның хуҗалары дигән фикергә киләсең. Чөнки алар хезмәтне ял, рухи тормыш белән аралаштыра белгәннәр. Елизаветаның әтисе музыка коралларында уйнаган, әнисе җырларга, биергә яраткан. Гомерләренең соңгы көннәренә кадәр үзешчән ансамбльгә йөреп, күңелле итеп яши белгәннәр. Һәм, күз алдыгызга китереп карагыз, өйләнешеп, 71 ел бергә яшәгәннәр! Аерылгысыз булып бергә гомер иткәннәр һәм узган ел бер-бер арт­лы якты дөньядан киткәннәр. “Нәнәгә — 92, тәтәгә 90 яшь тулган иде мәрхүм булганда” (керәшеннәрдә әти-әнине шулай атыйлар икән), – ди Елизавета ханым. Елизавета ханым тормыш иптәше белән 32 ел Украинада яшәгәннәр. Анда ыгы-зыгылар башлангач, улларын алып, туган якларына кайтканнар. “Малайны сугышка алмасыннар дип кайттык, сугышка алалар да, Донбасска каршы атарга кушалар. Ә без үзебез Донбасста яши идек. Үз улыбыз үзебезгә каршы сугышырга тиеш була бит инде! Безнең белән күрше малае да кайтты. Ул инде монда кайткач, өйләнде дә. Кызым ире, дүрт баласы белән анда калды. Улым Дмитрий әле өйләнмәгән. Спорт үзәгендә тренер булып эшли. Элек үзе зур ярышларда катнаша иде. Ә чит илдән кайтучыларга 5 ел ярышларда катнашырга рөхсәт ителми икән. Гомер буе тупланган мал, әйбер, машина барсы анда калды. Бу вакыйгалардан әле һаман айнып җитә алганым юк”, – ди Елизавета Степановна.
“Керәшеннәр токмачлы шулпа белән сыйлыйлар кунакларны”, – ди хуҗабикә. Ә без бертавыштан: “Татарларда да шулай бит!” – дибез. Рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез. Без сезнең үзебездән аермалы бер ягыгызны да тоймыйбыз”, – дибез. “Диалект икенчерәк инде, сездә булмаган кайбер сүзләр бар. Иң зур аерма – без христиан динен тотабыз”, – дип ачык­лык кертергә ашыга әңгәмәдәшләребез.
Елизавета Тукаеваның үзе турында бер китап язарлык. Украинада атыш, үтереш, кан коешларны күреп, гаиләсе белән зур михнәтләр күреп, кире туган ягына кайт­кач, пас­порт, Россия гражданлыгы алу кебек борчу-мәшәкатьләр биш елга сузылган. Узган ел бер-бер артлы әтисен, тормыш иткән ирен, әнисен җирләгән. Бүгенге көндә дә Украинада калган газиз кызы, оныклары өчен ут йотып яшәүче ханымның яшәү дәртен җуймавы, күтәренке кәефле, җор телле булуы сокландыра. Инде пенсиядә булса да, кул кушырып утырмый. «Эшсез күңелсез була башласа, машинама утырам да, “таксовать” итеп кайтам”, – ди. Моннан тыш, әле ул җырларга, биергә дә оста. Кулына гармун алып, керәшеннәрнең дәртле көйләрен уйнап җибәрсәме?! Менә шундый орчык кебек бөтерелеп торучы Елизавета Тукаева белән таныштык Порымда.

Керәшеннәр – кемнәр алар?

Порым авылы мәктәбендә керәшеннәр турында тагын да күбрәк мәгълүмат тупладык. Бу мәктәп кайчандыр үз укучысы булган, подполковник, Чечняда һәлак булган керәшен егете Георгий Щербаков исемен йөртә. Биредә 64 укучы белем ала. Тугызъеллык авыл мәктәбе өчен бу әйбәт сан. Мәктәпнең төзеклеге, пөхтәлек, якты нур әллә каян үзенә тартып тора. Музей экспонатлары белән безне Наталья Юрьевна таныштырды. Биредә керәшеннәр тарихына аерым урын бирелгән. Без монда керәшен орнаментлары, аларның нәрсә аңлатуын, керәшен милли киемнәре, элеккеге кулъязмалар белән таныштык.
Юрий Данилов Грахово районы керә­шен­нәре белән таныштыруны дәвам итеп: “Керәшеннәр биредә Тыловай, Порым, Шарберда авылларында яши. Шарбердада күп түгел, 7-8 кеше генә. Мин биредә яшәүче милләтләр турында бик күп беләм. Чөнки үзем тамырларым белән Граховодан, инде 42 елдан артык мәдәният өлкәсендә эшлим, Грахово районы муниципаль берәмлегенең мәдәният, милләтара мөнәсәбәтләр һәм туризм идарәсе башлыгы булып 25 ел хезмәт куйдым”, – ди ул. Аны биредә бик хөрмәт итә­ләр. Без моны кайда гына барсак та, каршы алуларыннан тойдык. Ул һәр җирдә кешеләр белән җитди сөйләшә дә, көлдерә дә белә, ә иң мөһиме, керәшеннәр өчен җанын-тәнен биреп эшләгәне күренә. Үзе исә балаларча самими итеп: “Мин керәшеннәрне бик яратам, чөнки мин үзем керәшен милләтеннән!” – ди.
“Ә сезнең әти-әниләрегез төп шушы якларданмы соң?” – дип соравыма Юрий Павлович: “Аларның бу якларга килеп төпләнүләре үзе бер тарих. Алар Менделеевск якларыннан. Кайчандыр матур тормыш эзләп, Үзбәкстан якларына киткәннәр. Анда минем 5 абыем дөньяга килгән. Анда авыр вакытлар башлангач, әтием кулына карта алган да: “Каләм очы кайда төртелсә, шунда күченәм”, – дигән. Каләм очы менә шушы Грахово якларына килеп төртелә. Алар кайда барганнарын да яхшылап аңламыйча, Удмуртиягә таба юл тотканнар. Поезддан поездга күчеп утыра-утыра кайталар алар билгеләнгән урынга. “Узкоколейка”да кайтып барганда, әнием әтиемә: “Кара әле, теге йорт минем туган йортыма ошаган”, – дип төртеп күрсәтә. Ә ул исә, чыннан да, аларның үз йортлары була, алар бу хакта соңрак кына аңлыйлар. Менә шулай Граховога барып урнашканнар. Мин алтынчы бала булып, Граховода туганмын. Биредә рус балалар бакчасына, мәктәпкә йөрдем. Абыйларым барсы да хәрби һөнәр сайлады. Мин генә мәдәният өлкәсендә. Училищены тәмамлаганнан соң, мәдәният буенча Мәскәүдә белем алдым. Шушы һөнәремә тугры калып, бүген дә Граховода “Лидер” мәдәният йортында методист, милли эшләр буенча белгеч булып эшлим. Инде балам үсеп җитте, алты оныгым бар. Минем максат – керәшеннәрне бергә туплау, халыкка таныту, ә иң мөһиме, яшь буында халкыбызга мәхәббәт, тарихыбызга кызыксыну тәрбияләү”.

Порым «Тәңкәләре»

Порым мәдәният йортында безне “Тәң­­кәләр” үзешчән фольклор ансамбле керә­шен җыр-биюләре белән каршы алды. Саф татар телендәге җырларны ниндидер язып аңлатып булмый торган дәрт белән башкарды алар.
Үзешчән ансамбль район, республика сәхнәләрендә еш чыгыш ясый, төрле халык­ара фестивальләрдә катнашып, кунакларны каршы алып, халкын сөендереп яши. Безнең белән очрашуга әлеге ансамбльгә йөрүче Роза Петрова, Алевтина Баутина, Серафима Щербакова, Елизавета Тукаева килгән иде. Бик күңелле очрашу булды ул. Ханымнарның һәрберсенең үз тормыш мәшәкатьләре, балалары, оныклары бар, шуңа карамастан, дәрт-дәрман белән, сәхнәләрдә чыгыш ясарга да вакыт табалар, җор телле, яшь кызлар сыман шаярып, көлеп тә җибәрәләр. Ансамбльдә рәхәт мохит хөкем сөрә.
Биредә без китапханәгә дә сугылдык. Ан­да рус, удмурт телендәге газета-журналлар белән беррәттән татар телендәге «Диләфрүз», бердәнбер керәшен газетасы «Туганай» да күзгә чалынды. «Әлеге басмаларның килгәнен укучылар көтеп кенә торалар», – ди китапханәче. Ул икенче яртыеллыкта «Яңарыш» газетасын да яздырырга вәгъдә итте. «Тәңкәләр» ан­самблендәге апалар да: “Газетага язылабыз», – дип калдылар. Ә әлегә танышу өчен без үзебез белән алып килгән газеталарны бүләк иттек.

Түбән Тыловайда кунакта

Порым авылыннан соң Түбән Тыловай авылына сәяхәт көтә иде. Анда безне гажәеп ханым Людмила Данилова шаккатырды. Денис һәм Людмила Даниловлар гаиләсе басу эчендә кайчандыр ниндидер зур бер оешманың ял базасы булган ике катлы зур йортны сатып алганнар. Биредә алар хуҗалык тоталар, мал-туар асрыйлар. Даниловлар 5 бала тәрбиялиләр. Денис Алабуга шәһәренә йөреп эшли, гаиләне тәэ­мин итә. Сүз уңаеннан, шуны да әйтәсем килә: Грахово районында яшәүче күп кенә кешеләр, биредә эш булмаганлыктан, Татарстан заводларына барып эшли. Аларны эшкә вахта автобуслары һәр көнне килеп ала, китереп куя. Ә Граховоның үзендә ит, икмәк пешерү комбинаты кебек оешмалар гына эшли.
Людмила балалар тәрбияли. Тыло­вай авылында мәдәният йортын җи­тәк­ли,иҗтимагый тормыш белән шө­гыль­ләнергә да вакыт таба, «Аккош» ансамблен оештырган. Юрий Данилов: «Людмила беркайчан да вакыт юк дип зарланмый. Бер баласын бакчага, икенчесен мәктәпкә, өченчесен түгәрәккә озата. Мәдәният йортында нинди дә булса чара уздырырга кирәк булса, балаларын үзе белән алып килеп, оештыру эшләрен тулысынча үз өстенә ала. Тыловайда мәдәният йорты иске, утын ягып җылытыла. Людмила үзе ансамбль җитәкчесе, үзе клуб мөдире, үзе кочегар – барсына да өлгерә», – ди. Денис һәм Людмила Даниловлар Граховода йорт төзиләр. Людмиланың хыялы – үзләре Граховога күчкәч, монысында ял базасы оештыру, атлар тоту.
Людмиланың үзенчәлекле гаиләсе белән танышып, кунак булганнан соң, без ул эшләгән Тыловай мәдәният йортына киттек. «Аккош» ансамбле белән таныштык. Сания Данилова, Людмила Данилова, Тамара Кулакова, Анастасия Елисеева ансамбльгә бик теләп йөрүләре турында сөйләделәр. Алар башкарган «Балтырган» дип аталган керәшен халык җырын беренче ишетүем иде. Тыңладым да, отып та алдым һәм бик озак күңелем белән җырлап йөрдем:
Ары узсаң да кер туган,
Бире узсаң да кер туган шул.
Атың армас, туның тузмас,
Исәнлекне бел туган шул!
Клуб каршында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары истәлегенә һәйкәл куелган. Спорт белән шөгыльләнү һәм балалар мәйданчыклары да өр-яңа. Алар Людмила Данилова тырышлыгы белән инициативалы бюджетлаштыру проекты нигезендә төзелгән.
Бу очрашуга авыл советы рәисе Сергей Кулаков та килгән иде. Тыловай авылынында нибары илледән артык кеше яшәве, медпункт, мәктәп, бакча, китапханә, кибет кебек халыкка кирәкле социаль объектлар булмавы, авылда өлкәннәр генә калып баруы турында борчылып сөйләде. Юлларны һәрвакыт ачып торабыз, су белән кыенлыклар юк, авылга газ кертелгән, теләгән, мөмкинлеге булган һәр хуҗа үз өенә газ кертте”, – ди рәис.

Музейда

Сәяхәтебез Грахово музеенда дәвам итте. Ашальчи Оки исемен йөрткән Грахово музее директоры Михаил Козлов шулай ук безне татарча сәламләп каршы алды. Рес­публикабызда татар телендә “Яңарыш” газетасы дөнья күрүен ишеткәне булмаган икән. Безне Казан шәһәреннән килгәннәр дип аңлаган. Удмуртиядә атна саен татар газетасы чыгуына гаҗәпләнүен һәм соклануын белдерде.
Михаил Козлов – үз һөнәренең остасы, музейны башыннан алып үзе күтәргән, Бүгенге көндә 90нчы дистәне ваклавына карамастан, хәтере яхшы. Ул Граховодан чыккан танылган керәшеннәр белән таныштырды. Алар арасында без газетабыз аша таныштырган көрәшче Михаил Кузьмич Землянов турында да бай мәгълүмат бар. Михаил Козлов безгә үзенең тарихи хезмәтләре тупланган китапларын автографларын куеп бүләк итте. Аның белән очрашу үзе бер онытылмас вакыйгага әверелде.
Әлеге сәяхәтебездә без керәшеннәр тормышы белән танышып, ә керәшеннәргә “Яңарыш” газетасын танытып кайттык. Кайбер татарлар яшәгән төбәкләргә барып, анда милләттәшләребезнең телебезне аңламавына, рус телендә аралашуына борчылып кайтырга туры килә. Ә Грахово керәшеннәре татар дөньясыннан читтә яшә­сәләр дә, матур итеп татар телендә сөйләшәләр, җырлар җырлыйлар, үз гореф-гадәтләрен кадерләп саклап яшиләр. Саф татар телендә аралашуыбыз, фикер алышуыбыз араларыбызны тагын да якынайтты. Элемтәбез киләчәктә тагын да ныгыр дигән ышаныч белән, «Балтырган» җырындагыча, ары барсак та, бире барсак та, бер-беребезнең хәлләребезне белешеп яшәргә кирәк икән дип, кайттык без Грахово якларыннан.

Элмира Нигъмәтҗан.