Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Артур Фәләхов: «Һәрвакыт әтигә охшарга тырыштым һәм хәзер дә тырышам!»
15.10.2015

Артур Фәләхов: «Һәрвакыт әтигә охшарга тырыштым һәм хәзер дә тырышам!»

 Йолдызлыгы, туган көне — Игезәкләр, 7 июнь 1990 ел

Һөнәре — Казан Идел буе федераль университеты, филология һәм журналистика факультеты. Журналист.

Хезмәт баскычлары — университетта укыган вакытта, теле­видениедә башта корреспондент, соңрак «Яңалыклар»да алып баручы булып эшли. Университетта актив тормыш рәвеше алып бара, “УРа” университет радиосында эшли, барлык концерт-чараларда катнаша. “Ел студенты”, “Татар егете” бәйгесендә җиңә, шулай ук төрле шигъри конкурсларда, «Шаяннар һәм тапкырлар клубы»нда университет командасы өчен чыгыш ясый. Радиода да яшьләр өчен тапшырулар ясый. Укып бетергәч, армиядә хезмәт итә, кайткач, “Болгар радиосы”на эшкә урнаша.

Кечкенә чакта авылда халык телендә “колхоз радиосы” дип аталган радиодан татар әдәбиятының йөзек кашы булган әдәби әсәрләр, спектакльләр тыңлап үстек без. Ул чакта сөйләүченең тавышы бәгырьләрне айкап ала, күңелләрне иркәли иде. “Саратский яшел гармун, көмеш кыңгыраулары…” Бәрхет тавышлы диктор сөйләп кенә калмый, җырлап та җибәрә. Танылган әдәбият галиме, әдәбият тәнкыйтьчесе, радиода үзенең тавышы белән бик күпләрне әсирләндергән Фоат Галимуллин тавышы әле дә колакта яңгырап тора. Ул заманда Татарстан һәм Башкортстан радиоларын гына тыңласак, бүгенге көндә радиолар бихисап.

Бүген радиоларда алып ба­ру­чыларның сөйләме бик күп­ләр­не борчый. Халыкта “алып ба­ручыларның бернинди дикциясе юк, әдәп-әхлак кагыйдәләре үтәлми, эфир мәгънәсез сүзләр, сөйли белмәүче алып баручылар белән тулды”, — дигән фикерләр күп. Язманы әзерләгәндә, элек “Татарстан — Яңа гасыр” радиосы булган “Болгар радиосы”нда хезмәт куючы каләмдәшебез, “Яңарыш” газетасының элеккеге баш мөхәррире Амур Фәләхнең улы Артур Фәләховны эфирда тыңладым. Саф татар телендә сөйли, сөйләмендә авазларны барлыкка китерүдә кимчелекләре юк, камил артикуляциясе, сөйләм культурасы булган, бер дигән алып баручы! Димәк, егетнең гаиләдә, мәктәптә алган тәрбиясе нигезле, ныклы, үз өстендә эшләү дәрәҗәсе югары булган.

— Артур, вакытларны артка чигереп Ижау шәһәренә кайтыйк әле.
— Мин Ижауда 3нче сыйныфка кадәр укыдым. Сыйныф җитәкчем Гөлназ Галләмова, татар теле укытучыларым Фәридә Айдарова, Гөлнирә Гайфиеваларны яратып искә алам. Нәкъ менә алар үз туган телемне яратырга, белергә кирәклеген өйрәттеләр миңа. Аннан соң югары уку йортында укыганда барлык курс эшләрем, диплом эшем дә “Яңарыш” газетасы тарихына багышланган иде.
— Радиода эш көнең ничек башлана?
— Радиода яңалыклар хезмәтенең эше иртәнге 7.00 сәгатьтә башлана. Сәгать 6.00дә үк килеп, Интернеттан татар халкына кызыклы, файдалы яңалыклар эзлим. Бигрәк тә беренче сәгатьләрдә хәбәрләр «бүген» дигән сүз белән башланырга тиеш. Аларны сайлап алып, татарчага тәрҗемә итәм. Иртәнге 7.00 сәгатьтә эфирга чыгам. Шул рәвешле, сәгать саен тапшыру эшләп, эфирга чыгарып, 13.00 сәгатьтә — беренче сменаны тәмамлыйм. Икенче сменада эшләгән көннәрдә эфирга 14.00 сәгатьтә беренче тапкыр чыгам. Соңгы тапшыру — 21.00 сәгатьтә. Көнем шулай үтә. Алып барудан тыш, коррес­пондент булып та йөрим һәм сюжет-репортажлар әзерлим.
— Яшәү, ярату синеңчә нәрсә ул?
— Бу тормышта яшәү, ярату — үзе бер бәхет ул. Мин әти-әниемне, туганнарым, дусларымны яратам. Эшем бик ошый, коллективыбыз бик дус, тату.
— Синең кумирың бармы?
— Бар, ул — минем әтием. Мин аңа һәрвакыт охшарга тырыштым һәм хәзер дә тырышам әле.
— Игезәкләр йолдызлыгында туган кеше ул күбрәк ике төрле була…
— Юк, йолдызлыгым буенча Игезәкләр булсам да, мин тормышта һәм иҗатта да бер үк төрле.
— Яхшы сыйфатларың?
— Мин күңелле, позитив кеше. Шул ук вакытта җаваплы һәм намуслы да.
— Буш вакытыңны ничек үткәрәсең?
— Буш вакытлар бик аз була минем, ә бул­ганда кичә-корпоративлар алып барам. Күптән түгел «100 чакрым араны җәяү үтү» марафонында катнаштым. Бер тәүлектә 90 чакрым юл уздым. Кышын-җәен Казан тирәсендәге Зәңгәр күлдә йөзәм.
Киләчәккә хыялың?
— Хыялым барча кешеләрнеке кебек — җирдә тынычлык булсын иде дә, һөнәри тәҗрибәмне елдан-ел камилләште­рә барып, чын журналист булып өлгерсәм иде.
— Ижат уңышлары сиңа Артур, кайчандыр безнең Ижау шәһәрендә яшәп, укып киткән егет бит бу дип, безгә дә синең белән горурланырга язсын!

Рәфилә Рәсүлева.