Арслан Гыйльметдинов: «Вакытның һәр минуты кадерле”
14нче декабрьдә Ижауның Филармония залында “Шәхес” дип исемләнгән беренче шәһәркүләм фестиваль кысаларында “Шәһәр шәхесе 2013” премиясенә йомгак ясалды.
“8 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. Минем карашка, бар номинантлар да бүләкләнүгә лаеклы. Кемнең җиңү яулавы түгел, хөрмәт белән һәркемнең кулын кысу мөмкинлеге булу мөһим, чөнки бу кешеләр безнең шәһәребез өчен зур эшләр башкара. Мондый кешеләр булганга күрә, шәһәребез яхшы якка үзгәрә”, — дип, үз фикерен җиткерде әлеге тантаналы кичәдә Ижау хакимияте башлыгы Денис Агашин.
Игътибарымны җиңүчеләр арасында ике татар шәхесе булуы җәлеп итеп, “Татарлар кайда да сынатмый”, — дип горурланып куйдым. Алар “Шәһәр һәм җәмгыять” номинациясендә җиңүче итеп билгеләнүче Наил Зыятдинов һәм “Спорт” номинациясе буенча – Арслан Гыйльметдинов иде. Бүгенге сәхифәбездә Арслан Гыйльметдинов белән якыннан таныштырып үтмәкче булдым.
Арслан Гыйльметдиновның спорт карьерасы ныклап 2010 елда башланып китә. Бу елны хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында Россиядә велосипед спорты буенча беренче Россия чемпионаты уздырыла. Әлеге ярышта ул да катнаша һәм 2 алтын медаль яулап, беренче бәйгедә үк илебезнең спорт тарихына кереп кала.
Ә узган 2013 елдагы уңышлары исә таң калырлык: паравелоспорт буенча 2 тапкыр Россия чемпионаты, Канада, Испаниядә узган паравелоспорт буенча дөнья кубогында 3нче урыннар, Канадада узган дөнья Чемпионатында 4нче урын, тайм триал велотрек куышында җиңү яулаган.
— Арслан, сез җиңү артыннан җиңү яулап, шәһәребезнең генә түгел, илебезнең дә горурлыгы булырлык уңышларга ирешкәнсез. Ничек барысына да физик һәм рухи көч, вакыт табасыз?
— Өйдә утырырга, “зомби тартмасын” карап вакыт үткәрергә яратмыйм. Тормышта күп вакыйгалар булып торган да, вакытны бушка уздырырга һич теләмим. Күптән түгел мин әтиемне югалттым. Бу кайгылы вакыйга да, тормышымда очраган башка авырлыклар да мине тормышка һәм вакытка башка күзлектән карарга, яшәүнең һәр минутын кадерләргә этәргеч ясады. Яшәешемне матур, мәгънәле итү өчен үзем ни дә булса эшләмәсәм, минем өчен беркем дә эшләмәячәк икәнлегенә ныклап төшендем. Ә үзем, гаиләм, җәмгыять өчен башкарып чыгасы эшләр шактый.
— Һөнәри велоспортка нинди юллар аша килдегез?
— 11 яшемдә бәхетсезлеккә тарып, аяксыз калдым, мине кулда күтәреп йөрттеләр, инвалид креслосына утырып йөрергә туры килде. Бүгенге халәтемә кайту өчен миңа күп вакыт кирәк булды. Эзләсәң, авырлыкны җиңү юлы һәрвакытта табыла. Мин дә кирәкле җиргә барып кайту өчен уңай булган чараларның төрлесен сынап карадым һәм 2006 елда велосипед таптым. Ул минем өчен яраклаштырылган махсус велосипед иде. Аны сатып алу өчен акчам җитәрлек булмаганга, мин аны кредитка алдым. Кибеткә култык таякларында килгән идем, аны шунда калдырып кайттым. Велосипедка утырдым да китеп бардым. Шуннан башлап аннан төшкәнем юк. Ул минем ярты тәнем сыман хәзер, минем хобби, яшәү рәвешем. Велосипедта йөрергә кечкенә чагымда өйрәнгән идем, әмма аның ярдәмендә һөнәри спортка кереп китәрмен дип һич башыма килмәде. Моның өчен мин тренерым Виктор Кузнецовка рәхмәтле. Аңа кадәр бик күп һөнәрләр алыштырырга өлгердем: саll-үзәктә эшләдем, читекче, диспетчер, кладовщик, сноубордчылар өчен чаралар оештыручы, велосипед төзәтү остасы һ.б.
Бүгенге көндә мин үземне тулы кыйммәтле кеше, дип саныйм. Әйе, мин протез ярдәмендә йөрим, әмма бу миңа яшәргә комачауламый һәм куйган максатларымны чынга ашыруымны чикләми. Иң мөһиме – рухыбыз нык булсын.
— Рух дигәннән, бүгенге көндә тәннәре сау-сәламәт булып та, эчеп-тартып, үз-үзләрен харап итүчеләр бар…
— Мин үзем һәрвакытта да сәламәт яшәү рәвеше яклы. Эчмим, тәмәке тартмыйм. Хәер, дөресен әйтәм, яшүсмер чагымда өлкән булырга теләп, бу “яшерен җимеш”ләрне татып караган булды. Ул вакытта миңа бу гадәти хәл булып тоела иде. Күп кенә танышларым тәмәке һәм исерткеч эчемлекләр белән бүген дә дуслыгын дәвам итә. Андыйларга: “Бу кирәкмәгән эшне ташла инде-е-ее…”- дип үгетләгән чакларым да була. Күрәсең, күпләрне бары тик “тырма” гына өйрәтә.
— Бәйгеләргә бик нык әзерләнәсезме, ярыш алдыннан каушыйсызмы?
— Беренче велоярышлар вакытында бик нык дулкынланган идем. Тренировка ясау – ул бер, ә ярышу – бөтенләй башка нәрсә. Ярышта инде җил, үз-үзең, кыенлыклар белән көрәшергә кирәк. Ныклы физик һәм рухи әзерлек таләп итә ул. Секундлары да бик күп нәрсәне хәл итә. Быел Канадада узган дөнья Чемпионатында бронзага лаек була идем, нибары 5 секунд барсын хәл итеп, дүртенче урынга калдым. Соңрак үзем анализлап, кайда хата ясавымны аңладым, ләкин үткәнгә кире кайтып булмый. Тормыш шулай ук ярышка тиң ул, нидән дә булса соңласаң, иң мөһим нәрсәдән колак кагуың бар. Шуңа да мин җыйнак, төгәл буларга тырышам.
— Параолимпиячеләр һәрвакыт олимпиячеләргә караганда яхшырак нәтиҗәләр күрсәтә. Ничек уйлыйсыз, бу нәрсә белән бәйле икән?
— Алар, минемчә, тормышта зур чыныгу үткән кешеләр, ә ярышлар, нәрсә, алар бит уен, бәйге… Ә аларда катнашып, җиңү яулау өчен беренче чиратта ихтыяр көче, рух ныклыгы кирәк. Бу сыйфатлар параолимпиячеләрдә җитәрлек, дип уйлыйм.
— Велосипедтан кала, башка төрле спортта үзегезне сынап караганыгыз булмадымы?
— Берничә тапкыр хатлар язып, эзли торгач, иганәче табып, махсус сноуборд кайтарттым һәм ныклап шөгыльләнә башладым. 2008нче еллар иде ул. Нәтиҗәләрем бик яхшы иде. Үзем дә бәхетнең җиденче катында булдым. Бәлки Сочидагы Олимпиадага да барган булыр идем, әмма авырып киттем. Аягымны тагын да ныграк җәрәхәтләп, бу төр спортны бары тик мавыгу итеп кенә калдырырга туры килде. Әмма хәзер бу спорт белән 9 яшьлек улым шөгыльләнә, бәлки минем хыялларны ул тормышка ашырыр. Бүгенге көндә ике улым – Әмир һәм Әнвәр үсеп килә. Кечесенә әле бер яшь кенә. Аларны әхлаклы һәм тормышчан итеп үстерү тормыш иптәшемнең һәм минем бурычым.
— Ә сәяси карьера турында уйлап караганыгыз юкмы? Мин Дәүләт Думасында депутат булган берничә параолимпияче турында ишеткәнем бар.
— Бу турыда уйлаганым да юк. Мин бүгенге көндә юристлык буенча югары белем алам. Алла боерса, 2014 елда кулымда диплом булачак. Әмма бу һөнәр буенча эшләмәм, мөгаен. Алдагы көндә хыялым хәрәкәтләре чикләнгән балаларга спорт буенча дәресләр бирү, аларны тормышта үз-үзләрен табарга һәм спорт ягыннан чыныктыру белән шөгыльләнү.
— Арслан, тормышта сәламәтлек буенча авырлыклар кичерергә туры килгән, хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә нинди сүзләр җиткерер идегез?
— Соңгы вакытта безне, параолимпия спортчыларын, массакүләм мәгълүмат чаралары аша бик еш телгә алалар. Моны дөрес аңламаучылар да бар, бу һич кенә дә безгә реклама ясау түгел, ә безгә яшәү дәрте, өмет чаткылары, тормышка ябышып алга бару, караңгы уйлардан арыну, яшәүнең яңа битләрен ачу өчен дәрт өстәү. Инвалид булу – ул яшәү бетте дигән сүз түгел. Ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә. Ә аны лаеклы, мәгънәле итеп яшәү үзебездән тора. Вакытның, һәр сәгатьнең, һәр минутның кадерен белик, язмышка рәнҗемик.
Элмира Нигъмәтҗан.