Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Арбалар парады!
27.06.2013

Арбалар парады!

Июнь ае төрле бәйрәмнәргә бай. Шушы көннәрдә Ижау шәһәрендә «Арбалар парады булып узды. Һәр ата-ана чарага сәнгать ягыннан җитди карап, коляскаларны гына түгел, хәтта үзләре дә тематик яктан зәвык белән киенгәннәр иде. Бәйрәмдә төрле кызыклы бәйгеләр дә оештырылды. Мәсәлән, әтиләр өчен “Иң тиз арба” ярышы уздырылды. Әти кешеләр арбаны этеп, бил­геле урыннан әйләнеп, финишка килеп җитәргә тиешләр иде. Бу ярыш иң кызыкларыннан булгандыр, минемчә, чөнки бер әти кеше шулкадәр нык җиңәргә тырышты, финишка килеп җиткәндә, хәтта арба тәгәрмәчен югалткан иде.

Бәйрәм төрле чараларга бай булды. Психологлардан гаилә мәсьәләләренә кагылышлы киңәшләр алу мөмкинлеге дә булды. “Слингоцентр” дип аталучы балаларны йөртер өчен махсуслаштырылган җайланмалар сата торган оешма да биредә үз продукцияләрен тәкъдим итте. Әлеге җайланмаларның бик уңайлы икәнен күрсәтү өчен әти, әни һәм бәби биюләре оештырылды.

Төрле күңелле чаралардан соң, бәйрәм азагында һәр катнашучыны истәлекле бүләкләр көтә иде. “Иң борынгы арба” исеменә Ореховлар гаиләсе лаек булды. Әлеге коляскага — 35 ел! Гаилә башлыгы сүзләре буенча, кечкенә чакта әлеге коляскада аның үзен йөрткәннәр, балачак истәлегенә ул бу көнне сабыен утыртып чыккан иде. Өченче урынга “Ашыгыч ярдәм” машинасы итеп бизәлгән үзенчәлекле арба хуҗалары — Ивановлар гаиләсе лаек булды. Икенче урынны Ворончихиннар һәм Леонтьевлар гаиләләре бүлештеләр. Җиңүчеләр дип Дәүләтовлар һәм Санниковлар гаиләләре дә билгеләнде.

Катнашучылар әлеге бәйрәмгә бик теләп әзерләнгәннәр: кем гадәти эш көннәреннән арынып, күңел ачар өчен тырышса, кемдер балаларына күңелле рухта матур бәйрәм бүләк итәр өчен катнашкан. Бәйрәмдә тамашачылар да бик рәхәтләнеп күңел ачтылар. Төрледән-төрле кызыклы итеп эшләнгән арбаларга карап таң калсалар, күпләр бәйгеләрдә катнашучы гаиләләр өчен җан атты. Кайбер тамашачылар мөмкинчелекләре булса, үзләре дә катнашырга әзер булуларын белдерделәр. Кемдер алдан гариза биреп җитешмәгән, ә кемнәрдер моңарчы бөтенләй дә бу бәйрәм турында ишетмәгән. Џәркем бу көнне рәхәтләнеп күңел ачып, бик күп уңай, позитив эмоция алгандыр.

Гөлназ Мөхәммәтшина, Ижау шәһәре