Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Аралашу — бәяләп бетергесез зур тәҗрибә
18.04.2018

Аралашу — бәяләп бетергесез зур тәҗрибә

12-13 апрель көннәрендә Халыклар дуслыгы йортында “Бердәм аралашу” форумы узды. Чарада Удмуртия, Татарстан, Башкортстан Республикалары, Ульян, Киров өлкәләренең шәһәр һәм районнарыннан барлыгы 200гә якын вәкил катнашты.

Форум ике өлештән торды: иң элек, пленар утырышта, бу көнне мәйданчыкларда чыгыш ясаячак белгечләр катнашучыларны сәламләп, үз максатларын билгеләде. Бу өлкәдә хезмәт куючы алдынгылар бүләкләнде. Удмуртиянең милли сәясәт министры Лариса Буранова форум юнәлешен билгеләп: “Бүген милли мәсьәләләрне игътибарсыз калдырырга ярамый. Республикабыз­да милли сәясәтне тормышка ашыручы булып дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, милли иҗтимагый һәм дини оешмалар тора. Шуңа да бүгенге чараны гамәли яктан файдалы итеп оештырырга тырыштык”, — диде. Форумның икенче өлеше төрле мәйданчыкларда тәҗрибә уртаклашу белән дәвам итте. Дискуссия өчен проблемалы 5 тема сайланган:
— Муниципаль берәмлектә дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру процесслары белән идарә итү;
— Дәүләт милли сәясәте өлкә­сен­дә бердәм мәгълүмати киң­лекне формалаштыру;
— Мигрантлар һәм аларны ин­те­грацияләү;
— Милләтара багланышлар;
— Телләрне саклап калу һәм үс­те­рү.

Әлеге актуаль темалар арасында мине иң кызыксындырганы — соңгы вакытта шактый гына ыгы-зыгы кубарган телләр мәсьәләсе булды. Бу мәйданчыкта Татарстан Респуб­ликасында яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телләрен саклау, өйрәнүне тормышка ашыручы күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең Мәгариф үзәге директоры Майя Мануил кызы Хухунашвили чыгыш ясап, үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе рес­публика мәгариф системасының өстәмә белем бирү тармагына карый. Казан шәһәрендә 22 ел дәверендә уңышлы гына эшләп килүче мәктәбебезнең төп максаты – яшь буынга туган телне өйрәтү, аларны милләт тарихы, мәдәнияте, көнкүреше, йолалары белән таныштыру”, — ди Майя ханым. Баштагы елларда мәктәптә нибары 3-4 сыйныф кына эшләсә, бүгенге көндә биредә 22 сыйныф эшләп килә икән. Шуларның 17се – милли, ягъни 17 төрле милләт вәкилләренә үз телләрен өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Калганнары исә вокал, хореография, чит телләрне өйрәнү белән бәйле (инглиз, корея, һинд, төрек телләре). Хәзерге вакытта якшәмбе мәктәбендә 420дән артык укучы белем ала. Биредә шөгыльләнүче балалар гомумбелем мәктәпләренә дә йөри, шимбә-якшәмбе әлеге белем йортына киләләр. Укырга теләүчеләргә бернинди чикләүләр юк икән. Биредә һәркем өчен ишекләр ачык. Майя ханым биредә белем алучы балаларның күбесе катнаш гаиләләрдән булуларын яшерми. “Шунысы куанычлы: балаларын әтиләре алып килә. Безгә йөрүчеләрнең күбесе – чит өлкә, илләрдән килүчеләрнең балалары. Әти-әниләр дә мәктәбебездә үз телләрендә аралашучы милләттәшләрен, кардәшләрен таба”, — ди ул.
Якшәмбе мәктәбендә уку программасы да булдырылган, дәресләр хореография, фольклор элементлары белән үрелеп бара, төрле викторина, бәйрәмнәр баланы кызыксындыру максатыннан эшләнә. Белем учагы урнашкан Татарстан Халыклар дуслыгы йортында 36 милли оешма эшли. Шуңа да киләчәктә якшәмбе мәктәбендәге милли бүлекләрне арттыру теләге бар икән. Бу хакта Майя ханым: “Яңа бүлекләр ачылуга мөнәсәбәтебез бары тик уңай. Стандарт буенча төркемдә 15 укучы булырга тиеш дип каралса да, 8-9 бала җыелса, һичшиксез, тел белгече табып, яңа төркемне ачу ягын карыйбыз. Чөнки бүген 8 бала булса, иртәгә аларның саны 18 булырга мөмкин. Әзербайҗан халкы бу яктан бик актив, күп халык­лар өчен үрнәк итеп куярлык”, — ди җитәкче.
Белем йортында милли телләрне өйрәнү дәресләрендә балалар бушлай шөгыльләнәләр. Башка телләрне үзләштерергә теләк белдерүчеләр дә шактый икән. Инглиз, гарәп, корея телен өйрәнү дәресләрен балалар үз иткән. “Корея телен үзләштерү бүлегенә укучылар хәтта май аеннан ук язылып куя. Бу бүлек укучылар саны белән беренче урында, биредә 60лап укучы белем ала”, — ди Майя ханым. 2014 елдан мәктәп канаты астында җәйге милли лагерь үз эшен башлап җибәргән. Лагерьга якшәмбе мәктәбеннән 100ләп бала, респуб­ликадан 350 бала зур теләк белдереп йөри икән. “Әлеге лагерьда төрле милләт балалары ял итә. Балалар дуслашып, бердәм булып, җәйге ялларын бушка уздырмыйча, телләрне үзләштерүне дә дәвам итәләр”, — ди Майя Хухунашвили.
Әйе, әлеге мәктәп республикада милләтләр арасындагы дуслыкны ныгыту, толерантлыкны үстерү, ә иң мөһиме – туган телне саклап калу, өйрәнү буенча әйтеп бетергесез зур эш башкара. Бу эшчәнлек безнең республика өчен дә үрнәк булып тора.

Ләйсән Әхмәтова.